|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2017 Мәдәният
“Не верю” һәм “Представь”: ике фильмда – ике РәхимбайАларның берсе дөньяга – ал, икенчесе сары күзлектән карый. Сүзем продюсер Алмаз Сәмигуллин һәм яшь режиссер Илшат Рәхимбай турында. Алар тамашачыга “Не верю” һәм “Представь” дип аталган кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итте. Кайсы хыял, кайсы чынбарлык?
“Не верю” фильмында вакыйгалар Казанда бара. Төп күренешләр Г.Камал театрында төшерелгән, фильмның баш герое – әлеге театр актеры. Гади офис хезмәткәре булып эшләгән төп героиня аңа гашыйк була. Мәхәббәт өчен төп героиня үз эшеннән баш тартып театрга эшкә урнашырга, гашыйк булган кешесе янында булыр өчен әллә нинди адымнарга барырга сәләтле булуын күрсәтә.
Тик фильм ахырында уйга калдыра: боларның кайсысы чынбарлыкта, кайсысы хыялда гына? Бу сорауга һәр тамашачы үзенчә җавап биргәндер, мөгаен. Кинопродукт яшьләрчә, җиңел стильдә эшләнелгән, әмма шулай булса да аңа тирән мәгънә салынган.
Фильмның төп героинясы Алсу Сөләйманованың киноиндустриядә бу әле беренче адымнары гына.
- Әлеге проектка мин, чыннан да, көтмәгәндә генә килеп эләктем. Шуңа да мин шунда ук ризалашырга ашыкмадым, чөнки күңелемдә икеләнүләр бар иде. Үз өстемә мондый зур җаваплылыкны алгач, мин Илшатны, гомумән алганда, команданы кыен хәлдә калдырырмын, дип курыктым. Ләкин киноны төшерү барышында режиссерның миңа көч бирүе, ышануы бик ярдәм итте, – ди Алсу.
Илшат Рәхимбай әлеге фильм аша үзенең эзләнүдә булуын күрсәтергә теләгән.
- Мин үземнең стилемне тапканчы, төрле форматта эшләп карарга җыенам. Аңа кадәр әле шактый вакыт үтәчәк, башка киноларым да төшерелер. Моңа кадәр әле минем киң катлам тамашачыга күрсәтә алырлык бер генә иҗади эшем бар иде. Ул да булса – “Гастарбайтер” дигән фильмым, – ди яшь режиссер.
“Бу әле башы гына...”
“Представь” фильмы исә башта тулы метражлы фильм буларак ниятләнелсә дә, кино авторлары иң элек аның прологын булдырырга кирәк дигән уйга килә. Шуңа да тамашачыларга тәкъдим ителгән кинокартинаны тулы метражлы фильмның беренче өлеше, дип санарга мөмкин.
Фильмның эчтәлегенә килсәк, ул мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Аллаһны, үзеңне эзләү хакында сөйли.
Вакыйгалар ике авылда төшерелгән. Аның берсе – Марий Эл республикасында, икенчесе Татарстанның Мамадыш районында урнашкан авыл. Бу торак пунктларының сайланылуы режиссер күрергә теләгән локацияләрнең шушы җирлекләрдә булуы белән аңлатыла. Картинаның идеясе VII Казан мөселман кинофестиваленнән соң барлыкка килгән. Шулай ук дөнья буйлап таралган локаль конфликтлар дулкыны да әлеге фильмга этәргеч булган.
Әлеге фильмда мулла ролен башкарган Раушан Шәриф режиссерга үз йөзен табарга кирәк, дип саный. Чөнки беренче эштән үк гениаль әйберләр булдырып булмый. Актер уйлавынча, тагын шундый егетләр булып, аларга ярдәм итсәләр, татар киносының киләчәге булачак.
Атакай ролендә исә Марсель Тимофеев уйнады.
- Төшерү процессына чыкыргач, баш тартып булмый. Ул наркотик кебек. Тәкъдим итсәләр, баш тартуы кыен, – ди актер.
Фильм тамашачыларда нинди тәэсирләр калдырган?
Мансур Гыйләҗев, драматург:
- Кинокартиналарны караганнан соң, миндә ике фильмны да ике төрле режиссер төшергән кебек тоелды. Ләкин аларның берсендә дә финал җитеп бетмәде.
Нияз Игъламов, Г.Камал театрының әдәбият-драматургия өлеше җитәкчесе:
– Мин һәрвакыт татар яшьләрнен яклый башлагач, теге яки бу әсәрдә традицияләр күренми, менталитетлар туры килми, дип әйтәләр. Әйтерсең лә, аның бер генә төре бар. Сәнгатьтә һәрвакыт нәрсәдер әйтелмичә калырга тиеш. Әгәр бар нәрсәне дә ачып салсаң, бу инде сәнгать булмый.
Миләүшә Айтуганова, Мөселман киносы Халыкара фестиваленең башкарма директоры:
- Теләсә нинди кинопремьерага теләктәшлек күрсәтергә кирәк. Күбрәк фильмнар, режиссерлар булган саен, республикадагы кино вәзгыяте дә үзгәрәчәк. Иртәме-соңмы, без саннан сыйфатка күчәчәкбез.
Гөлзада Сафиуллина, Татарстанның халык артисты:
– Залдагы тамашачыларга карап, фильм авторларының хезмәтенә бәя бирергә була, чөнки кино карарга килүчеләр арасында милләтебезнең каймагы бар иде. Моңарчы да фильмнар булды, әмма күп вакытта аларда милләтебезне, татар халкын мыскыл итеп күрсәтелде. Башы бар, дәвамы да булыр. Илшатның әйтер сүзе бар, әгәр булмаса, ул бу эшне башламас иде.
Шунысын искәртик: әлеге фильмнар киң җәмәгатьчелеккә тиз генә күрсәтелмәячәк. “Фильмнарны башта төрле фестивальләргә тәкъдим итәчәкбез. “Не верю” фильмы телевидение, интернет челтәренә бер елдан гына чыгачак”, – ди Илшат.
Беренче кинокартинаны төшерүдә Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәмгә килсә, икенчесен төшерү өчен акча «planeta.ru» краудфандинг платформасында җыелган. Шулай ук ул «БлагоДарение» хәйрия фонды тарафыннан да яклау тапкан.
Шунысы игътибарга лаек: “Представь» фильмының сценарие берничә престижлы Бөтенроссия бәйгеләренең шорт-листларына эләккән, Мәскәүдәге дебютантларның Алтынчы питчингында 250 эш арасында беренче җиделеккә кергән. Екатеринбургта узган «Кинохакатон» питчингында төп призларны да яулаган.
Алинә МИННЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|