поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2017 Ир белән хатын

Вәсилә Фәттахованың ире: «Күңел әлегә тынычлык таба алмый»

Бүген яраткан җырчыбыз Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә төгәл бер ел булды. 2015 елның 27 декабрендә икенче баласын – кызын тапканнан соң, Вәсиләнең сәламәтлеге начарланып китеп, берничә операция кичерде. Табиблар соңгы минутка кадәр аның гомере өчен көрәште. Тик ул 2016 елның 26 гыйнвар төнендә арабыздан киттеп барды.

Аның "Туган як" җыры хит буларак татар һәм башкортлар арасында гына түгел, хәтта башка халыклар арасында да популярлык казанды. Шуңа күрә аны белмәгән, тыңламаган кеше юк иде.
 
Бүген Вәсиләнең гаиләсе ничек яшәп ята соң? Бу хакта сезнең игътибарга Илгиз Габдерәкыйпов (Вәсилә Фәттахованың ире) октябрь аенда "Шәһри Казан" га биргән интервьюны тәкъдим итәбез.
 
Илгиз Габдерәкыйпов элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч, ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли.
 
– Илгиз, исәнмесез! Хәлләрегез ничек?
– Исәнмесез. Очрашуга хастаханәдән килдем. Әлеге вакытта әни анда балалар белән дәвалана. Стресстандырмы, Кәрим чирләде. Камиләгә дә тикшеренеп, дәвалану курсын алу вакыты иде. Әти кардиоүзәктә ята. Аның өчен дә кәбисә елы авыр булды, 55 яшьлек бертуган энесен дә югалтты.
 
Җәй Кәримне алып, дуслар белән бергәләп диңгезгә ял итәргә бардык. Аңынчы әнисенең үлеме хакында белми иде. Аны һәрвакыт көтте, кунакка килгән һәр кешедән: «Сез әниемне күрмәдегезме?» – дип сорады. Әмма бу хәбәрне аңа җиткерергә батырчылык итмәдем. Ялда булганда дуслар: «Әниеңне Аллаһы тартып алды», – дип аңлаттылар. Әлбәттә, бу хәбәрне ул авыр кабул итте. Диңгездән кайткач: «Минем әнием үлгән», – дип үзе аңлап әйтте.
 
Балаларга әнисез үсү никадәр авыр булачагын күз алдына да китерә алмыйм. Моның барлык ачысын тоюлары алда әле. Мине иң куркытканы: балалар бакчасында сабыйлар әниләренең кочагына «Әни!» дип ташлануларын күреп, Кәримнең моңаюы. Әти буларак, мин алар бәхете өчен гомер буе тырышачакмын.
 
Камиләне әле дә әни карый. Арый. Мин баштан ук няня яисә шәфкать туташын ялламакчы идем, әмма ул каршы килде. Хәзер табиблар няня ялларга киңәш итә. Әни җитешми, моннан тыш үзенең сәламәтлеген дә ныгытасы бар. Бала белән дә ныклап шөгыльләнергә, гимнастика ясарга кирәк. Бала караудан тыш, ашарга да пешергән, өй дә җыештырган әнинең моңа вакыты җитеп бетми.
 
Камилә хәзер үзен яхшы хис итә. Авырлыгы 7 килограмм булды, туганда 900 грамм иде. Карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим.
 
– Концертлар оештыру белән шөгыльләнгәч, тормыш иптәшегезне дә сәхнә артында очраткансыздыр...
– Юк, аңа хәтле бу эш белән шөгыльләнми идем. Ә хәзер Вәсиләсез концертлар оештырасы килми. Җырчылар исемлеге арасында һәрвакыт аның исемен дә күрәсе килә. Мораль яктан авыр.
 
Вәсиләне тәүге тапкыр сеңлесен җирләгәндә күрдем. Мин анда шофер буларак бер танышымны алып кайткан идем. Ә танышуыбыз аның концерты алдыннан булды. Оештыру эшләрендә ярдәм сорап шалтыраткан иде. Кире какмадым, булдырганча ярдәм иттем. Концертына чакыру билеты да биргән иде. Иҗат кичәсе уңышлы үткәннән соң, миңа шалтыратып, рәхмәтен белдерде. Шуннан соң аралаша, смс-хәбәр алыша башладык.  Апрель аенда танышкан булсак, декабрьдә өйләнештек. Ул бит яшәп калырга ашыкты. Үзе: «Илгиз, болай гомер буе дуслашып йөрергә була. Әйдә, язылышыйк», – диде.
 
Безнең танышуга, миңа багышланган җыры да бар иде бит. Тик, кызганыч, аны сәхнәдән җырлый алмады. «Минем язым – синеке» дип атала ул, аны Эльмира Сөләймановага бирдем. Ни өчен аңа? Чөнки Вәсилә фикеренчә, татар эстрадасында ул иң матур тавышлы җырчыларның берсе. Эльмира ул җырны яратып башкара, тамашачы да битараф түгел.
 
2007 елның 22 декабрендә өйләнештек. Туй бүләге булыйммы дип, Камилә дә, ашыгып, нәкъ шушы көнне туды бит. Бала тапканнан соң, өйгә кайтты, хәле әйбәт иде. Болай буласын беркем дә уйламады. 29, 30 декабрьдә авыртына башлады. 31е, туган көнендә, ятып кына торды. 2 гыйнвар көнне хастаханәгә салдылар. Шунда ул, сизеп: «Үлмәсәм генә ярар иде»,  –  диде. Өчесе көнне шалтыратып: «Әйберләремне китер әле, тикшеренергә башка хастаханәгә күчерәләр», –  диде. Соңгы тапкыр күргәндә: «Балалар белән бар да әйбәт, синең белән дә яхшы булачак», – дигәч. Ул «юк» дигәндәй, уңга-сулга башын гына болгады. Күрәсең, барын да сизгән.
 
Ул исән чагында балага исем кушарга өлгердек. Хәзрәтне хастаханәгә чакырттык. Исемне Вәсилә сайлады: дәү әнисенең әнисе дә Камилә исемле булган.
 
Вәсиләнең нинди әйбәт хатын булганы турында сөйләп бетергесез. Гаилә аның өчен һәрвакыт беренче урында булды бит. Нинди генә банкетта, концертта чыгыш ясау булмасын, ул башта минем белән киңәшләште. Районнарда, башка шәһәрдә чыгыш ясыйсы булса, бергәләп бара идек.
 
– Якыныгызны югалтканнан соң, интернетта нинди генә хәбәрләр булмады... Күпләр табибларны гаепләргә ашыкты, кемдер күрәчәге шул булгандыр диде...
– Табиблар белән судлашып үлгән кешене кайтару мөмкинлеге булса, әлбәттә, тавыш куптарырга булыр иде. Берсен дә гаепләмим, бар да Аллаһы кулында. Табиблар көченнән килгәнчә көрәште.
 
Вәсиләнең әнисен машина бәргән иде бит. 10 көн реанимациядә яткан. Табиблар игътибары җитеп бетмәгән. Интервьюларның берсендә, Вәсиләдән журналист: «Ни өчен табибларны судка бирмәдегез?» – дип сораган. «Башка кешенең язмышына кара тап салудан мәгънә тапмыйм», – дип җавап биргән Вәсилә. Килешәм.
 
– Әниегез белән аралары аеруча якын булганы турында интервьюларда берничә тапкыр әйткәне бар иде.
– Әйе, үз әниседәй кабул итте ул аны. Килен һәм каенана дип әйтмәс идең аларны. Һәрвакыт бергә булдылар. Кияүгә чыкканчы ук Вәсиләнең үзенең бакчасы белән агач йорты бар иде. Бергәләп шунда йөрергә яраттылар. Камилә тугач та, быелгы җәйне анда уздырырга планлаштырганнар иде. Өйдә намаз укыганнан тыш, җомга саен мәчеткә гарәп телен өйрәнергә йөрделәр. Ул Аллаһы Тәгаләгә нык ышана иде. Иң якын кешеләрен югалтканнан соң, ул ышану аны ничектер тынычландыра иде.
 
– Ялгызлык белән ничек көрәшәсез?
– Вәсилә интервьюларның берсендә: «Үткәннәр белән яшәргә ярамый.  Дөньядан киткәннәрнең рухын, истәлеген күңелнең иң яшерен почмагында сакларга кирәк», – дигән. Ничек кенә авыр булмасын, ул әйткәнчә яшәргә тырышам. Ялгызлык белән көрәшеп булмый. Аңардан кайда гына качып китмә, барыбер яңадан әйләнеп кайтасың. Күп вакыт эштә үтә, Кәрим белән бассейнга йөрибез, кунакка еш барабыз... Әмма барыбер, күңел әлегә тынычлык таба алмый.
 
Очрашудан соң, Илгиз Вәсилә Фәттахованың соңгы аудиоязмаларын, фотосурәтләрен җибәрде. «Бу тормышта иң яратмаганы нәрсә?» дигән сорауга Вәсилә болай җавап биргән:
– Гайбәт сөйләргә яратмыйм. Ошамый бу эш миңа. Кеше турында юк-бар сөйләп, ахырда үзең начар кеше булып каласың. Чиратта торырга яратмыйм. Бу инде түземсезлегем белән бәйле. Тагы да иң яратмаганым – Яңа елда кешеләрне котлау. Анда бит миллион кешене котларга кирәк! Җитешеп булмый. Өстәвенә, туган көнем дә бит. Килгән барлык котлауларга да рәхмәтемне җиткерергә кирәк. Аннары, Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, күңелдә – канәгатьсезлек. Кемнедер котламый калганмын, ул миңа үпкәләгәндер дип уйлап йөрим. Күп кешегә игътибар бүләсе килә, әмма моңа вакыт җитеп бетми.
 
Әти-әниләрен иртә югалткангамы, Вәсилә Фәттахова туганнары белән аеруча җылы мөнәсәбәттә иде. Очрашканда, аларны еш телгә алды. 26 гыйнвар көнне яраткан җырчыбызның арабыздан китүенә бер ел булды. Шул уңайдан апалары белән аны искә алырга булдык. Туган җанлы Вәсиләне алар бик сагыналар һәм әле дә булса кайтыр дип көтәләр...
 
Разыя Сираева:
– Вәсилә үлгәч, ятим иде, беркеме дә юк аның, диделәр. Юк, без аның туганнары – күпләрбез. Мөнәсәбәтләребез бик яхшы булды. Уфага нинди генә йомыш белән барма, һәрвакыт матур итеп каршы ала, озатып куя иде. Хастаханәгә барасы булса, анда йөртә, иренми иде. Аның йортына кунаклар килеп керсә, секунд эчендә өстәл әзерләп куя. Ите пешкән, шулпасы әзер. Токмачы алдан ук кисеп куелган. Аның кебек нәзек итеп токмач кискән кешене очратканым булмады. Районнан кем генә килмәсен, ул аларның һәркайсын зур кунак итеп каршы ала иде.
 
Җирне ярата иде бит ул. Югыйсә, уйлап карагыз инде: Уфага күченеп килгән яшь кыз ни өчен үзенә бакча участогы сатып ала?! Көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Ул кияүгә чыкканчы, килеп бәрәңгесен дә утыртыша идек. Күршеләре бакчасын сатарга булгач, аларныкын да сатып алды да бакчасы тагы да зурайды.
 
Тәмле телле иде Вәсилә. Нәрсә генә эшләмә, мактарга иренми иде.
 
Сеңлесе Әлфия үлгәнгә дә 10 ел булды. Ул да бик акыллы балакай иде. Мәктәптән кайтып дәресләрен, эшләрен эшли дә өй җыештырырга тотына иде. Табак-савытын кабат юып чыга, тузаннарны сөртә... Бер минут тик тормый. Тик торса да, китап укый иде. Китап укырга яратты. Ул бигрәк яшьли үлде – унҗидедә. Мәктәпне тәмамлап, институтка гына кергән иде.
 
Вәсилә белән күңелсез хәлләр булганда, мин кызым янында Новосибирскида идем. Әле декабрь башында (2015 ел) скайп аша сөйләштек. Казанга «атказанган артист» исемен алырга, бүләкләү тантанасына барырга җыена иде. «Разыя апа, нәрсә кияргә?» – дип сорады. Көн дә булмаса да, көнаралаш скайп аша «очрашып» тора идек. Казаннан кайткач та сөйләштек әле. Вакытыннан алда кызы туды, үзенең хәле начарайды. Илгиз кияү 4 гыйнвар көнне операция ясаганнарын хәбәр итте. Борчылдык, Аллаһыдан аның аякка басуын сорадык. Тагы бер операция, тагы... Аннан «Вәсилә үлде» дигән хәбәр килде. Кан басымым төшмәде, аякларым йөрмәс булды. Кызым: «Әни, Уфага кайтыйк, Вәсилә белән хушлашыйк», – диде. Юк, аякка басып булмады.
 
Кызганычка, соңгы елларда Уфага сирәк барылды. Ирем дә авырый, аны берүзен калдырып булмый. Вәсилә кияүгә чыкканчы, кунакка еш барыла иде. Барсам, бергәләп җырлый идек. Вәсилә матур итеп фортепианода уйный. Карыйбыз, сәгать  төнге унбер. «Күршеләр уянмасмы?» – дим. «Разыя апа, тагы бер генә җыр җырлыйк әле», – дия иде...
 
 
 

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 26.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»