поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2017 Фаҗига

“Улым суга төшкәндәй юкка чыкты, бер айдан бирле тилмерәм”

Иске елның соңгы көннәрен ваклаганда, Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче Дания Галимҗановага гаять зур борчу килә. Әни кешенең төпчек улы – Рәшит Галимҗанов Биектау районында яшәүче дус кызы янына кунакка киткән җирдән әйләнеп кайтмый, суга төшкәндәй югала. Шул көннәр бирле аннан бер хәбәр дә юк.

Ә Дания ханым исә йөрәк парәсе өчен ут йота, көн туган саен берәр яңалык ишетергә тилмерә.
   
Рәшиткә 24 яшь. 2015 елның июлендә армия хезмәтен үтәп кайткан. Шуннан соң әтисенең агач эшкәртү заводында мастер булып эшләгән.
 
–Төпчек бала йөрәккә иң якыны була ахрысы, – дип елый Дания ханым. – Мин аны соң гына, 31 яшемдә таптым. Ике улыма караганда да Рәшитне артыграк яраттым. Аның белән беркайчан сүзгә килгәнебез булмады. Авылда яшәдек, маллар арасында кайнашып үсте. Идән юудан да тартынып тормый иде. Ничек тә миңа булышырга, авырлык тудырмаска тырышты. Яшьтәшләреннән әллә ни аерылып тормады. Тәмәке тартмады, исерек килеш кайтканын да күрмәдем.
 
Рәшит әнисе белән югалырга бер атна калгач күрешә.
 
–Үз-үзен тотышында, кәефендә берни сизмәдем. Ит сатып алган идем, ул шуны алып кайтты. Аннан соң икәү утырып ашадык. Машинасына тәгәрмәчләр алырга дип Казанга китте. Анда абыйсы Марат яши. Аңа да берни сиздермәгән, күңеле-башы ачык булган.
 
“Мине үз тормышыңда башка күрмәссең...”
 
Рәшит Нократ Аланыннан 4 декабрь көнне Казанга чыгып китә.  5Се көнне исә Биектау районының Каменка бистәсенә килә. Монда аның яраткан кызы Вика яши. Яшьләр инде өч елдан бирле очраша.
 
–Вика бик акыллы, тәртипле кыз. Без аны беренче күрүдән үк ошаттык. Быел Казанда юридик көллиятне тәмамлый. Рәшитнең хыяллары зурдан: “Вика диплом алганчы, акча җыям да, җәйгә өйләнешәбез”, – дип йөрде.
 
Дания ханым сүзләренчә, Рәшит бу көнне Вика янына кайта, әмма алар сүзгә киләләр. Нәрсә өчен диген әле! Вика сөйләгәннәр хак булса, Рәшит аңа: “Нигә “Вконтакте”дан минем белән язышкан “смс”ларны боздырдың?” дип бәйләнә һәм яшен тизлеге белән чыгып китеп, машинасына утыра. Сөйгән кызы аңа шалтыратып: “Нишлисең син, кая киттең?” дип елый. Рәшит исә аңа: “Син мине үз тормышыңда башка күрмәссең”, ди һәм шуннан элемтә өзелә. Шул көннәр бирле егетнең телефоны “недоступен”.
 
"Кичер. Бәхил бул..."
 
–Улыма гел әйтә килдем: “Синнән башка бер әйбер дә кирәкми. Тик кая барсаң да, шалтыратып, исәнлегеңне белдер”, – ди кайгыга баткан ана. – 4се көнне ул Казанга килүен, үзе белән барысы да яхшы булуын әйтте. 5се исә телефонын алмады. Шуннан соң Викага шалтыраттым. Ул сүзгә килүләрен, Рәшитнең машина белән чыгып китүен әйтте.
 
Улыма шалтыратмый, “смс” язмый калган бер генә көнем дә юк. Тик “смс”лар гына кире әйләнеп килә. Бәлки, кайтып керер дип, өйдән дә чыкмыйм. Чыксам да, тиз генә әйләнеп кайтам. Ай ярымнан бирле тынычлап ашаган, йоклаганым юк. Улым уемнан бер генә минутка да чыкмый. Җитмәсә, Виканың өстәлендә “Прости. Прощай” дигән язу калдырган. Вика ул Казаннан ук күңелсез кайткан иде, ди...
 
"Улыгыз исән, тоткында"
 
Чарасызлыктан нишләргә белмәгән Дания ханым күрәзәчеләргә дә барып кайткан инде. Аларның һәммәсе: “Улыгыз исән, тик тоткында”, – дип әйткәннәр. Ана күңеле үзе дә йөрәк парәсен исән дип сизә. Төшләренә дә исән булып керә икән.
 
–Улым, ник болай эшләдең? Ник югалдың? – дип сорыйм, җавап бирми, – дип елый Дания ханым. – Вика белән дә сөйләшеп торабыз. Ул да аптырый, сагына инде. Әле менә Рәшит исән-сау табылсын дип, бабайлар дәшеп, аш уздырдык. Булышырга Вика да килде. Борчылудан ябыгып беткән, елый да елый.
 
"Егет эзсез югалды"
 
Тикшерү комититеның Биектау районара тикшерү бүлеге өлкән тикшерүчесе Руслан Советников белән дә сөйләштем.
 
–Рәшит Галимҗанов һәм аның машинасы федераль эзләүдә. “Безпилотник” белән Биектау районын да карап әйләндек. Урман, чокыр-чакырлар да каралды. Тик егет эзсез югалды. Машинасы бер генә ЮХИДИ посты аша да узмаган. Әнисе сөйләгәннәргә өстәп, шуны гына әйтә алам: Рәшит 2015 елда икенче курста институттан куылган.
 
Өйдән чыгып киткәндә Рәшитнең өстендә кара язулы ак футболка, “Reebok” язулы соры төсле “олимпийка”, шундый ук спорт ыштаны, аклы-каралы кроссовки була. Карап торышка егеткә 25-27 яшь чамасы, чәчләре көдрәрәк, аксыл-җирән төстә,  уң як битендә миңе бар. Үзе белән паспорт, “права”, “Сбербанка” картасы алган. Машинасы ВАЗ – 211230, дәүләт теркәү номеры: «К 218 ОМ/ 43 rus».
 
Әгәр дә бу егет турында берәр ни беләсез икән, 02, 8 (84365) 2-40-02, 8-986-917-98-88  номерларларына шалтыратырга мөмкин.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»