|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2017 Хәвеф-хәтәр
Казанда янгын 6 кешелек гаиләне йорт-җирсез генә түгел, ә бернәрсәсез калдырган (ФОТО)Whatsapp мессенджеры аша көне-төне килеп торган хәбәрләрнең кайсының чын, кайсының ялган булуын да белеп бетерә торган түгел. Шуңа күрә Казанның Привольный бистәсендә алты кешелек гаиләнең йортлары тулысы белән янып беткән һәм алар ярдәмгә мохтаҗ, дигән хәбәр килеп ирешкәч тә, ышанырга да, ышанмаска да белмәдек. Шулай да әлеге мәгълүматның дөреслеген тикшереп карау нияте белән "Шәһри Казан" журналисты элемтәгә керде.
Кызганычка каршы әлеге фаҗигале хәбәр дөрес булып чыкты. Йорттан бер кат кием белән генә чыгып калган әлеге 3 балалы гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, (акчалата, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар белән), редакциянең (843) 562-50-12 телефонына шалтырата аласыз.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
--- |
Иң күп укылган
|