|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2017 Шоу-бизнес
Әлфия Юсипова: “Мәскәүдә дә милли бәйрәмнәр бик мөһим” (ИНТЕРВЬЮ)Кайда гына яшәсәләр дә милләттәшләребез һәрвакыт йолаларыбызны, милли гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирә. Мәскәү каласында татар мәдәниятен саклауга өлеш кертүче автор-башкаручы, Татарстан hәвәскәр композиторлар оешмасы әгъзасе Әлфия Юсипова инде бер дистә елга якын вакыт аралыгын милли гореф-гадәтләр буенча уздырылучы татар бәйрәмнәрен оештыруга багышлаган. Ике югары белеме булган җырчы студент елларында ук мәртәбәле җыр фестивальләрендә лауреат булган шәхес. Әлфия Юсипова бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итсә дә бәләкәй чакта һәр җәйге ялын үткәргән Татарстанын сагына. — Мәскәүдә татар бәйрәмнәрен оештыру эшенә кайчан алындың? Бу эштә нинди үзенчәлекләр бар? — 2008 елдан алып Мәскәүдә иҗат итүче җырчы, композитор, тамада-баянчы Сәит Абдуллин белән туйларда эшли башладым. Башкалада татарча итеп гаилә бәйрәмнәрен уздыра башлауга тиздән ун ел булачак. Башында җыр белән чыгышлар ясап, тавыш операторы ролен үтәп тәҗрибә җыйдым. Бүгенге көндә ансамблебез зурайды: алып баручылар, жырчылар, баянчылар, биючеләр һәм төрле оригиналь жанрда иҗат итүче артистлар белән хезмәттәшлек итәм. Без бит бәйрәм иясенең бар теләкләрен исәпкә алабыз, һәрбер кунагыбыз да игътибарга лаек.
— Мәскәүдә татар туйлары ничек уза? Һәрбер туйда да миллилекне сакларга тырышасыңмы?
— Мәскәүдә күпчелек нижгар мишәрләре белән хезмәттәшлек итәбез. Монда татар туйларына бик күп кунак чакырыла. Һәрбер туйдагыча җырлыйбыз да, биибез дә, уеннар да уйнатабыз. Яшьләргә ихлас теләкләр юллап, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Мәскәү татарлары туй такмакларын җырларга ярата. Туй уртасында исә кияү белән кәләш бүләкләр жыя, шул йола «Стакан» дип атала.
— Күп еллар бәйрәмнәр өлкәсендә эшләгәч бүгенге көндә оештыру эшләрен алып барырга уңайлырактыр?
— Бәйрәм ияләренең теләкләре төрлечә була, шуңа күрә программабызны һәрчак яңартып торабыз, яшьләр соравы буенча аерым сценарий да язарга тырышабыз. Ләкин, мондый бәйрәмнәрдә халыкны тоя белергә, импровизация ягын да карарга кирәк. Бәйрәм чараларын күп еллар алып барганга миңа бу юнәлештә эшләргә җиңелрәк. Бар осталык тәҗрибә белән килә.
— Иҗади эштә дә шәхси элемтәләр шулай ук мөһимме? Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең?
— 2012 нче елдан башлап мин үз җырларымны яздыра башладым. Татарстан авторлары белән дә, Түбән Новгородта иҗат итүче шагыйрьләр белән дә хезмәттәшлек итәбез. Бик актив рәвештә искиткеч аранжировщик һәм композитор Альберт Галимуллин белән эшлибез. Мин иҗат юлымда сәнгать кешеләре белән еш очрашам, алар киңәшләр бирә, ярдәм итә һәм иҗади фикерләр белән уртаклаша. Алга таба тормышка ашырасы уртак иҗади планнар бик күп, берничә җырым эшләнелә. Аерым рәхмәтләремне Гөлфия апа Шакировага әйтәсем килә. Ул минем һәрбер башлангычымны хуплап, иҗатыма дөрес юнәлеш биреп тора. Аның җырларының аерым рухи көче бар. Шулай ук иҗат юлыннан бергә атлаган Сәит Абдуллин һәм Илдар Ногманов кебек сәләтле шәхесләргә рәхмәтләремне белдерәсем килә.
— Шигырьләргә зур игътибар бирәсеңме?
— Күңелгә яткан җырларны сайларга тырышам. Темаларын үзем сайлап берничә җырны махсус эшләттем. Тормыш, милләт һәм, әлбәттә, мәхәббәт турында җырларны башкарырга яратам.
— Сәхнәдә дә даими рәвештә чыгышлар ясыйсыңмы?
— Концертларыбызны еш оештырабыз. Мәскәүдә, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләрендә тамашалар куябыз. Февральдә исә Мәскәүнең татар һәвәскәр композиторлар оешмасы тамашачыларны концертка чакыра. Әлеге концертта Татарстанның һәм Россиянең атказанган артистлары, танылган мәдәният хезмәткәрләре катнаша. Мин дә әлеге зур тамашада катнашырга әзерләнәм.
— Өч бала анасы булып та җитез генә барлык иҗади эшләрне алып бару кыен түгелме? Гаиләгә игътибарны киметмисеңме?
— Хатын-кызның тормышында гаилә һәрвакыт беренче урында. Безнең гаилә зур. Тормыш иптәшемнең һәм ике яктан да әти-әниемнең ярдәме булмаса мин һөнәри яктан да ачыла алмас идем. Яраткан тормыш иптәшемә пәрәмәчләр, өчпочмаклар пешерергә яратам. Балаларым әлегә кечкенә, аларга бар җылымны һәм назымны бирергә тырышам. Алар минем илһам чыганагым, сабыйларым мине яңа үрләр һәм җиңүләр яуларга этәрә.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|