|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2017 Криминал
Биш кыз 11 яшьлек сыйныфташын теше төшәрлек итеп кыйнаганВладимир өлкәсендә 11 яшьлек кыз сыйныфташ кызлары кыйнау аркасында хастаханәгә әләккән, дип яза Риа Новости. 18 гыйнварда кызны биш сыйныфташы мәктәп янындагы йорт подъездына чакырып алып, кан чыкканчы кыйнаганнар. Зыян күрүченең бер теше төшкән, баш мие селкенгән һәм тәнендә гематомалар барлыкка килгән.
Әлеге "акылга утырту" мәктәп эчендә килеп чыккан конфликтның дәвамы булган. Кыйналган кыз күптән түгел генә әлеге мәктәпкә башка мәктәптән күченгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|