|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2017 Мәдәният
Әтәчтән Балыклыга юл ерак булу сәбәпле Инсаф Абдулла туган көнен ике тапкыр бәйрәм итә"Матбугат.ру" да туган көннәр бүлеге бар. Берзаман Инсаф Абдулла туган көне ике датага туры килә башлады. Ялгышлык бугай дип, тизрәк икесен дә сызып аттык. Баксаң, хәлләр бик кызык икән. Танылган конферансье, телевидение дикторы Инсаф Абдулла Казанда театр училищесында һәм музыка училищесында белем бирә. Бүген, 25 гыйнвар көнне, ул үзенең туган көнен билгеләп үтә. Факттагы туган көнен. Паспортына исә 1 март дип язылган. "Кыш бит. Сельсовет күрше авылда, тиз генә барып җитә алмаганнардыр", - дип аңлатты ул әлеге буталчыкны "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. - Бер айдан артык барганнар?
- Соң... Нишлисең инде. Иң мөһиме барып җиткәннәр, - диде ул көлеп.
Инсаф абыйның туган җире - Башкортстанның Федоровка районы Әтәч авылы. Теркәү белән исә Балыклы авылына барырга кирәк булган.
Инсаф Абдуллага бүген 54 яшь тулды. Чын күңелдән котлыйбыз!
"Үтте яшьлек. Әмма барысы да алда әле", - ди бәйрәм хуҗасы.
Амин, шулай булсын!
--- |
Иң күп укылган
|