поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.01.2017 Аш-су

«Матбугат.ру»дан татар чәкчәге рецепты (ФОТО)

Дөньяда күпләр татарны чәкчәк аша белә. Бу безнең төп милли ризыкларыбызның берсе. Бу юлы чәкчәкне Башкортстанның Илеш районы Кадер авылыннан аш-су остасы Альбина Шәрипова рецепты буенча әзерлибез. Һәрвакыттагыча фотолап һәм адымлап.

 

 

1. Башта туңдыргычтан алып эретелгән 6 йомыркага бер чеметем чәй содасы кушабыз да 10-15 минут миксер белән күпертәбез. 

2. Каты итми генә камыр басабыз. Әзерлеген бармак белән басып карап беләбез. Бармак белән баскач камыр кире үз хәленә кайта икән, димәк, ул әзер дигән сүз. Шулай ук, камырның әзерлеген камырны пычак белән кисеп карап та белеп була. Әзер камырның эчендә һава шарчыклары күренә. Өченче ысул да бар. Камырның үзенчә җырлый-шыртлый башлавы аның әзер икәнлеген күрсәтә. Әзер камырны өч өлешкә бүләбез. 

3. Һәр өлешне җәеп, 5-6 сантиметр киңлегендәге буй-буй телемнәр кисеп чыгабыз.

4. Арытаба буй-буй телемнәрне яртышар сантиметр киңлегендә кисәбез. 

5. Калын төпле кәстрүлгә көнбагыш мае салып, шуңа бераз гына туң май өстәп, газ өстенә куябыз. 

6. Май чыртлый башлауга, вак иләккә салып иләнгән бер бәләкәй генә чәкчәкне кәстрүлгә салып карыйбыз.

7. “Пионер” чәкчәк агарып өскә күтәрелә башлауга калганнарын да аның янына озатабыз. Аннары, кәстрүлне газ өстеннән алып, болгаткан сыман итеп торабыз. Моны без чәкчәкләр ярылмыйча гына кабарсын өчен шулай эшлибез. 

8. Бар чәкчәкләр дә агарып-кабарып бетүгә, кәстрүлне кабат газ өстенә утыртабыз һәм агач кашык белән болгата-болгата пешерәбез. Чәкчәкләр пешкән арада газны әкренләп кенә көчәйтә барабыз. 

9. Чәкчәкләрнең йөзләре алсулана башлауга, вак тишекле чүмечкә алып салабыз. 

10. Чәкчәкләрнең мае калмасын өчен тишекле чүмеч өстеннән алгач чүпрәк өстенә дә салып торабыз. 

11. Партияләп-партияләп чәкчәкләрнең барысын да пешереп бетерәбез. 

12. Чәкчәкне катыру өчен 8 аш кашыгы бал, яртышар стакан су белән шикәр комы алабыз. Шуларны калын төпле кәстрүлгә салабыз да, төбенә утырмасын өчен болгата-болгата кайнатабыз. 

13. Шикәрле бал егерме минутлап кайнаганнан соң ике чәкчәкне манып алып бер-берсенә беркетеп карыйбыз.

14. Сироп әзер булуга аны чәкчәк өстенә агызабыз. 

15. Агач кашык ярдәмендә тиз-тиз генә болгатабыз. 

16. Чәкчәкне өч катлы итеп, хан башлыгы сыман итеп өябез. 

17. Алсу төстәге мармелад белән бизәп табынга куябыз.

 


Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру
№ --- | 24.01.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»