поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2017 Шоу-бизнес

Илсөя: "Хәзер Илфак белән эшләмибез. Миңа хәзер ул иҗат икән җырларны башкарырга ярамый"

Без аның белән “Татарстан – Яңа Гасыр” гримеркасында очраштык. Ул “Болгар радиосы” милли музыка премиясе өчен видеочакыру яздырырга килгән. Ишекне ачып җибәргәндә: “Үләәәм, кеше моннан да матур булмый инде”, – диеп көлә-көлә, битенә кершән сөртә иде.

Беренче карашка үзен жәлләп кенә эшләтүче, матурлык салоннарында гына яшәүче ханым буларак тоелса да, бераз аралашкач, моның болай булмавын ачыклыйсын. Аның ихласлылыгы хәтта сискәндереп тә куя. Ул – Илсөя Бәдретдинова.

 – Илсөя, тамашачы сине берара югалтып торды кебек. Концертларың күренмәде, яңа клиплар чыгармадың.
 
– Тормыш мәшәкатьләре белән сольный концертлар 2 ел булмый торды. Торгынлык чоры дип әйтә алмыйм, чөнки җыелма чараларда катнашырга тырыштым. Ышанасызмы, мин 3,5 ай эчендә 20 яңа җыр яздырдым. Хәзер исә гастрольләр белән авыл-районнар буенча йөрибез.
 
– Яңа җырларыңа килгәндә, аларның исемнәре күңелсез яңгырый: “Дәшмәгез”, “Үкенмимен”. Илсөя күңел төшенкелегенә бирелгән икән дип уйлаучылар пәйда булыр дип уйламыйсыңмы?
 
– Юк. Чөнки яңа иҗат иткән җырлар арасында шаяннары, традицион такмаклар, моңлы, рок юнәлешендә язылган җырлар да җитәрлек. Гомумән, бер-ике җырны гына тыңлап, анализ ясау дөрес түгелдер дип уйлыйм, җырчыны барлык яктан ачарга теләсәң, концертларга килергә киңәш итәр идем. Заказ белән яздырган җырлар күп. Мин гадәттә Сарман районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Вәсимә апа Хәйруллина белән эшлим, “Дәшмәгез” җырын да ул иҗат итте. Әле аннан “Бишек җыры”н сорап яздырдым, көен үзем иҗат иттем.

– Димәк, Илсөя Бәдретдинова – хәзер композитор да?
 
– Юк, әлбәттә. Үземне алай дип атый алмыйм. Бу – минем беренче тәҗрибәм. Баламны күз уңаенда тотып, аналык хисләрен салып язылган көй. Бәлки алга таба да язармын...
 
– Көйләр иҗат итә башлагансың, стилең дә үзгәргән. Бу ике ел эчендә тагын нинди үзгәрешләр булды. Үзеңне кайсы яклардан ачтың?
 
– Холкымда күп үзгәрешләр сизәм, күп әйберләрне аңладым, кешене кешедән аера башладым, артык ышанучан булырга ярамый икәнлегенә төшендем. Элек баламның үскәнен күрмичә гастрольләрдә йөрдем. Әни булуымны онытыбрак җибәргәнмен. Бүген бер генә сорау җавапсыз кала: “Ник кирәк иде бу миңа?”
 
– Гастрольләр булмаса, концертлар куелмаса, популярлык та булмас иде бит...
 
– Әлбәттә... Ләкин яшь барган саен, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Гел юлда йөреп тә ардыра. Тамашачыга синең чирлеме, кәефең юкмы икәне кызык түгел, алар өчен син дөнья йөзендәге иң бәхетле хатын булырга тиеш. Җырлау  ул – минем өчен хобби түгел, яшәү рәвеше, мәгънәсе. Беренче чиратта сәхнә – эш урыны, чөнки минем улымны аякка бастырасым бар. Дөрес аңларга кирәк, әгәр дә бер үлчәүгә танылу, популярлык төшенчәләрен куеп, икенчесенә баламны салып үлчибез икән, билгеле, мин улымны сайлаячакмын.
 
– Элек башкарган җырларың хәзер ишетелми. Сәбәбе нидә?
 
– Хәзер Илфак белән эшләмибез. Ул иҗат икән җырларны башкарасы килмәгәнлектән түгел... Хәзер аларны миңа җырларга ярамый.
 
– “Дәшмәгез” клибы турында да сөйләшик әле. Халык арасында аны бик кыйммәтле клип дип сөйлиләр.
 
– Клипны үзем башкарып чыктым. Сценариен дә үзем яздым, ташландык завод хуҗасы белән дә сөйләштем, бөркетне дә үзем таптым. Нибары бер камерага төшерелгән клип ул, анда төшкән музыкантлар да – үз төркемемнән. Шул.
 
– “Дәшмәгез” җырын беренче булып “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалына алып килдең, “Кайнар хит” тапшыруына бирдең.
 
– Әйе. Ни өчен без популяр? Ни өчен безне башка илләрдә, чит төбәкләрдә дә беләләр? Чөнки халык “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалын карый. 13 ел буе бергә эшләдек, Алла боерса, алга таба да дуслыгыбыз ныгыр диеп ышанам.
 
– “Кайнар хит” тапшыруында клиплар төрле була. Син бөркет белән бина эчендә ябылып төшкәнсең. Шул сәбәпле, тамашачылар фикере дә төрле.
 
 – Клип сюжеты легендага нигезләнгән булырга тиеш иде. Сугыш вакытларында һәрвакытта да бер кош килеп чыгып, халыкка азатлыкка илтә торган юл күрсәтә торган булган дип сөйлиләр. Бөркет тә миңа дөрес юл, ишекләр күрсәтергә тиеш иде.
 
– “Кайнар хит” тапшыруы турында аерым сөйләшик әле. Хит-парадтан узган җырчылар “Болгар радиосы” милли музыка премиясенә лаек булалар. Сине дә быел лауреатлар исемлегендә күрергә мөмкин.
 
– Әйе, әмма “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчесе итеп түгел, ә аерым бер номинациядә җиңүче буларак. Бер серне чишим әле. Бу елда “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы үзгә булачак. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре белән беррәттән төрле кызыклы номинацияләр дә булдырылган. Шуңа да афишаларда күренгән исемлек тулы түгел! Сюрпризлар күп булачак. Тамашаны данлыклы, олпат шәхесләр дә бизәячәк! Тантанада татар эстрадасының җәүһәргә тиң үткәнен дә олылаячаклар!
 
– Һәр җырчы үз образын кайгырта, күлмәкләр тектерә. “Болгар радиосы” милли музыка премиясенә әзерлек башландымы әле?
 
– Мин әлегә эзләнүдә. Һәр елдагыча “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасына бик җитди карыйлар һәм бу елны бар катнашучыларга да күлмәк тектерәчәкләр. Танылган модельер белән килешү төзелгән, тукымаларны гына сайлыйсы калды.
 
– “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасының тагын нинди серләрен укучыларга чишә аласың?
 
– Бу елны сәхнә бизәлеше чын мәгънәсендә шаккатырачак. Көнбатыш шоуларындагыча ясалган сәхнә турында әле озак сөйләшерләр. Минем мондый грандиоз декорацияләрне әлегә күргәнем булмады. Шунысын да әйтергә кирәк: җырчылар чыгышы вакытында фильмнардагы кебек махсус эффектлар да кулланылачак.
 
– “Кайнар хит”та тагын катнашып, җиңү өчен көрәшерсеңме?
 
 – Бирсен Ходай. Яңа җырлар, клиплар төшереп, “Кайнар хит”ка бирү теләге зур. Киләсе елда “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе лауреаты исемен яулау хыялы юк түгел. 

Айсылу ХАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.01.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»