|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2017 Мәдәният
Кытай татарлары фольклорыннан "Әти-әни" җырына яңа КЛИП чыктыТатарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Кытай татарлары фольклорыннан "Әти-әни" җырына яңа клибын әзерләп бетерде. Клипның идея авторы – ансамбль җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Клипмейкер - Айдар Әхмәтҗанов. Клип Гарәп Әмирлекләрендә, Абу-Даби каласында 2016 елның декабрендә төшерелде. Ансамбль ерак сәфәргә Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Александр Ефимов чакыруы буенча “Зәйед Шәех мирасы” фестивалендә катнашу өчен барган иде. Кытай татарларының тагын бер җыры –“Лимонад”ка клип мартта өлгерергә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|