поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
24.01.2017 Шоу-бизнес

Илшат Яппаров: “Эстрадага уйнап кына кергән идем” (ИНТЕРВЬЮ)

Башкортстанның Ишимбай районында туып-үскән Илшат Яппаровны Татарстан тамашачысы сөйкемле елмаюы, хисле чыгышлары һәм “Сөеп-сөелеп яшә” җыры аша таный башлады. Заманында беренче булып “Черные глаза” җырын татарча башкарган артистның иҗаты бүген яңадан-яңа тамашалар белән гөрләп бара.

— Иҗатыңны заманында популяр булган “Кара күзләр” җыры аша башлагансың. Ни өчен сайлау нәкъ шушы җырга төште?
 
— Бу җырны миңа тәкъдим иттеләр, ләкин ул миңа ошамый иде. “Черные глаза” җыры чыккач та аңа ничек биергә, ничек башкарырга икәнен күз алдына да китерми идем. Үземне исә “Кара күзләр” җырының уңышлы чыгачагына ышандырдылар һәм җырларга күндерделәр. Әлеге җыр, чыннан да, танылды һәм мине дә танытты. “Кара күзләр” белән чыгышларга да чакыра башладылар. Шушы җырның авторлары Светлана Шәрипова һәм аның тормыш иптәше Илдар Дәүләтовка зур рәхмәтлемен. Нәкъ менә әлеге җыр белән минем иҗади юлым башланып китте.
 
 
— Туйлар белән бәйләп оештырылган концерт кую теләге кайдан туды? Бүгенге көндә гади тамашалар гына халыкны кызыксындыра ала дип уйлыйсыңмы?
 
— Күп җырчылар никтер үзләренең тамада булып эшләүләре хакында сүз башламыйлар, ә мин исә яшермим. Җырчы һәм алып баручы буларак халыкның күңелен күтәреп, уйнатып эшли башлагач, шундый бәйрәмнәрдән илһамланып кайтканнан соң үземнең дә артист булып китәсе килде. Туйларда акча эшләп, шул акчага җырлар сатып алып, бәйрәмнәр ярдәмендә артист буларак күтәрелергә этәргеч булды инде. Былтыр яз көне Мирхәт Гайсин үзебезнең тамадалар икәнне халыкка күрсәтеп концерт куярга тәкъдим итте. Әлегә без программа өстендә эшлибез, аны әзерләп бетердек дияргә була. Шушы тамаша белән Башкортстанда гастрольләргә чыгарга ниятлибез.
 
Гади концертлар да халыкны кызыксындыра дип уйлыйм, тик һәрбер тамашага да заманча өлеш һәм яңалык кертергә кирәк. Без концертны уеннар оештырып, тамашачы белән дә эшләп үткәрмәкче булабыз. Тамашачылар барысын да концертларыбызда бәяли алачак.
 
— Музыка юнәлеше буенча кайда белем алдың? Нинди музыка уен коралларында уйныйсың?
 
— Мин Уфа шәһәренең 2 нче санлы педагогик көллиятен музыка укытучысы белгечлеге буенча тәмамладым. Авылга кайтып биш ел дәвамында балалар бакчасында һәм мәктәптә эшләдем. Аннары читтән торып Стәрлетамак шәһәрендә педагогик академиядә белем алдым. Эстрадага уйнап кына кергән идем, чынлап калырга да насыйп булды. Фортепиано, баян, тальян һәм гармунда уйныйм. Мин бары тик тынлы музыка уен коралларында гына уйный белмим. Әле менә гитара сатып алдым, анда уйнарга өйрәнәм.
 
— Кабаттан балалар укытасы киләме? Артист тормышы белән укытучы һөнәрен чагыштырырлыкмы?
 
— Укытучы һөнәрен сагынып искә алам, чөнки эшем бик ошый иде. Биш ел эчендә балаларга музыкаль белем бирү юнәлешенә ныклап кереп киткән идем. Авылда үскәндә безнең яхшы музыка укытучысы булмады, ул чакта ук мин үземә бу һөнәрне үзләштерергә сүз бирдем. Биш елга булса да максатымны тормышка ашырдым, ә алга таба күз күрер, бәлки, укытырга да җай чыгар. Залдагы тамашачы бала кебек бит ул. Сыйныфта укытучы ничек балаларны үзенә җәлеп итә белә, артист буларак мин дә шулай тамашачының игътибарын үземә юнәлтергә өйрәндем. Шуңа да һөнәрне сайлап ялгышмаганмын дип исәплим.
 
— “Сөеп-сөелеп яшә” җыры синең иң танылган җырың булып тора һәм аны еш башкарасың да. Җырлардан тую күренеше җырчыларга хасмы?
 
— Мин үземнең җырларны бик яратып җырлыйм, туйган юк. Җырларны башкарган саен аларны халык яхшырак кабул итә. Күп концертларда яңа җырлар тамашачыга үтеп бетмәскә мөмкин, ә элеккеге җырларны халык яратып кабул итә, көтеп ала дисәк тә була. Араларында яңа җырларны да тәкъдим итәргә җитешәбез.
 
— Гастрольләр вакытында артистлар күңелле яшиме? Бер-берегезнең кәефен ничек күтәрәсез?
 
— Күңелле яшәргә тырышабыз инде. Без бит сәхнәгә чыкканда гына артистка әйләнәбез, башка көннәрне шул ук кеше. Уң аягың белән торсаң күңелле яшибез, сул аягың белән торсаң кәеф булмый инде. Тамашачы каршында күңелсез булып күренергә ярамый. Тормышта да сөенеп яшәргә кирәк, бары бер генә яшәргә килгәнбез бит.
 
— Гаиләңдә җырчылар, иҗатчылар бармы?
 
— Әтием баянда уйный иде, ә әнием бик моңлы җырлый. Балачактан ук һәрбер табында әти уйный, әни җыр суза иде. Әнинең әтисе шулай ук матур җырлаган. Алар үзешчән җырчылар, ләкин артистлардан тавышлары калышмый, уен коралларында да әйбәт уйныйлар иде. Иҗади мохиттә үстергән якыннарыма бик рәхмәтлемен.
 
 
— Ике альбом чыгардың, һәрдаим чыгышлар ясап торасың. Алга таба иҗади яктан нинди зур максатларың бар?
 
— Алга таба җырчы һәм алып баручы буларак тагын да күтәреләсе килә. Без үткәргән концертлардан, бәйрәмнәрдән тамашачы күңелләренә матурлык, җылылык һәм рәхәтлек алып кайтып китсәләр без инде бәхетле булыр идек. Әлбәттә, хыяллар күп. Аларны сер дип калдырырга ияләшкән инде. Һәркемгә дә рәхәт тормышта яшәргә язсын, барыбызның да хыяллары чынга ашсын.
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 24.01.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы