|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2017 Мәдәният
Мәдәният институты һәм Камал театры актерлык курсына студентлар кабул итәКазан дәүләт мәдәният институты һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2017-2018 уку елына татар актерлык курсына студентлар кабул итәләр. Театр факультеты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар хәзерли. 1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә. Уку дәвамы – актерлар өчен 4 ел. Гаризалар 15 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр кабул ителә.
Керү өчен кирәкле документлар:
гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, БДИ тапшыру турында белешмә,
сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.
Имтиханнар 17 июльдән 26 июльгә кадәр дәвам итә. 4 бюджет һәм 4 түләүле урын. Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри.
Имтиханнар турында тулы мәгълуматны www. кazgik.ru www.kamalteatr.ru сайтларыннан алырга мөмкин.
Кабул итү имтиханнары институтта уза.
Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән азат ителәләр.
--- |
Иң күп укылган
|