поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.11.2009 Спорт

“БЕЗНЕҢ СПОРТ” – СПОРТ ТУРЫНДА БЕРЕНЧЕ ТАТАР ГӘЗИТЕ

Татар матбугатында яңалык. Октябрь аенда спорт дөньясын яктырта торган “Безнең спорт” исемле гәзит чыга башлады. Әлеге яңа басма турында аның баш мөхәррире Илназ Фазуллиннан бер-ике сүз.

  

– Татар матбугатында спорт турында материаллар, нигездә, сәхифә буларак кына бирелә. Бу күренешкә ризасызлык нәтиҗәсендә чыгарасы иттегезме “Безнең спорт”ны?

 

– Әйе шул. Бу өлкәдә сай йөзүче журналистлар да шактый. Без спорт турында аналитик язмалардан торган сыйфатлы гәзит чыгарырга алындык.  Үзем нәшрият өлкәсендә күптәннән эшлим. “Ихлас” дигән нәшриятыбыз да бар, китаплар чыгару белән шөгыльләнәбез. Күптәннән газета чыгарасым килә иде инде. Дустым Радик Сабировның спорт турында гәзит чыгарасы килүен белгәч, тагын да рухланыбрак киттем. Нәтиҗәдә уртак бер фикергә килдек. Бу идеяны Илнар Хөснуллин да күтәреп алды. Спортны яктыртучы  татар гәзитләре бөтенләй юк бит. Төп авторларыбыз - татар спорт дөньясында танылырга өлгергән журналистлар Радик Сабиров һәм Илнар Хөснуллин. Бер кешене дә кире кагарга җыенмыйбыз, язсыннар, тәкъдим итсеннәр, хезмәттәшлек итәргә әзербез.  Ләкин материаллар иләк аша үтәчәк. Гәзитнең беренче саны дөнья күргәч,  электрон адресыбызга хатлар килә башлады - фикерләр, киңәшләр һәрвакыт кирәк, игътибар белән укыйбыз.

 

Укучыларыгызны нинди язмалар, сәхифәләр белән җәлеп итәргә уйлыйсыз?  

 

– Планнар эш процессында төзелә. Эксклюзив материаллар, татар спортчылары тормышы, милли көрәшкә игътибар зур булачак. Чөнки рус матбугаты әлеге спорт төре турында бөтенләй язмый, язсалар да “тәмләп” түгел. Бездә татар спортчыларының тормышы, республикабыз командаларына бәйле вакыйгаларны яктыртып барачакбыз, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаячакбыз. Казанда үткәреләчәк Универсиада турында гәзиттә аерым бер сәхифә булачак. “Безнең спорт”тагы язмалар берничә елдан студент буласы, бүгенге көндә авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларда шушы чарада катнашасы килү теләге уятырга тиеш.  

 

Гәзитебезне күргән, укыган һәркем мактый, эчтәлеге ягыннан борчылырга җирлек юк. Көчне күбрәк аны таратуга, язылуны оештыруга сарыф итәргә кирәк. “Безнең спорт” Яңа елга кадәр айга бер тапкыр чыга әле. 2010 елның беренче яртыеллыгында каталогка да кереп, айга ике тапкыр дөнья күрәчәк. Аннары хәлнең торышына карап, бәлки, атналык гәзиткә дә әйләнер.

 

– Эшләп торган гәзитләр ябылган, кыскарган чорда яңа эш башлап җибәрергә курыкмадыгызмы?

 

– Курыксаң, эшкә тотынмыйсың да ул. Ә башлагансың икән, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бу очракта ике төрле җавап кына була ала – әйе һәм юк. Без максат куйдык, иң югары үрләрне алырга тырышабыз, укучыларыбыз да  байтак булыр дип уйлыйм. Спорт төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге кешеләрне, ир-атларны, хатын-кызларны берләштерә. Һәм аның хакында язучы гәзиткә ихтыяҗ бар.

 


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ - | 18.11.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»