|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2017 Язмыш
“Эшем булса, өйләнәм дә әле”, – ди ул. Һәм өйләнә дәАрбор авылы егете Ранил Гыйльванов белән моннан берничә элек Чулпан Габделганиева үткәрә торган “Фикердәш” клубында танышкан идем. Шуннан бирле якын туганнардай аралашабыз. Бер генә бәйрәмдә дә шалтыратмый калмый Ранил. Үзенең шатлыклары белән дә уртаклаша. Зар-моңнарын гына сөйләми. Зарланырга күнекмәгән, тормыш үз сикәлтәләрендә мең кат чарлаган егет шул ул.
– Миңа бер чакны бер психолог: “Син бик бәхетле!” – диде. Күзләрем күрми, кулым эшләми, аягым аксый... Ничек инде бәхетле булыйм, минәйтәм. “Сиңа Аллаһы Тәгалә икенче тормыш белән яшәргә мөмкинлек биргән. Үткән тормышыңдагы хаталарыңны төзәтеп, бөтенләй башкача яшәргә”, – дип аңлатса да, ул чакта әле килешмәдем.
Еллар үткәч кенә аның хаклы булуын аңладым. Ул әйткәнчә, икенче тормыш белән яшәргә өйрәндем. Мин хәзер бер нәрсәдән дә зарланмыйм, зарланган, үземне жәлләгән кешеләрне яратмыйм. Үземне инвалид дип тә санамыйм. Кимсенмим дә. Үз ишләрем белән дә күп аралашам, сау-сәламәт кешеләр белән дә. Сәламәт кешеләр арасында җайлырак та әле. Мин бит тумыштан шушындый түгел, авыруның нәрсә икәнен дә белмәдем, көрәшче идем, – дип сөйли Ранил.
– 1999 елның 1 июлендә диплом якладым. Армиядән кайткач, КАИга укырга кергән идем. 6 июльдә практика башланды. Беренче көн практикадан кайткач, душка кергәнмен дә, аңсызланып, стена буйлап шуып төшкәнмен. Егетләр “ашыгыч ярдәм” чакырган. Хастаханәдә өч тәүлек аңсыз ятканмын. Табиблар “обширный разрыв артерии мозга” (ягъни обширный инсульт) дигән диагноз куя. Сул як параличланган булса да, ул чакта әле күзләргә зыян килмәгән иде. Шул ук елның 1 ноябрендә кабат инсульт булды. Ул чакта инде авылда идем. Бик нык башым авыртты, кан басымым күтәрелгән иде. “Ашыгыч ярдәм” машинасына носилка белән салганнарын гына беләм...
Бу юлы инде 35 көн комада була ул. Тереләсенә табиблар да, беркем дә ышанмый. Реанимация бүлмәсенә мулла чакырып, ясин чыгалар. Ә Ранил... үзенә 24 яшь тулган көнне кабат күзләрен ача. Тик күзләре генә инде дөнья яктылыгыннан мәхрүм калган була шул. Караңгылыкка чорналса да, уң ягы – өлешчә, сул ягы тулаем сизгерлеген югалткан Ранилне якыннары – әти-әнисе Таһир һәм Рузилә, энесе Шамил өмет, ышаныч, наз, җылылык белән уратып ала.
– Әти белән әни миңа икенче тапкыр гомер бирде, – дип искә ала ул үзе бу чакларны. – Өметсезлеккә бирелмәделәр, мине дә ышандырырга тырыштылар. Әти Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Мәскәүдәге данлыклы Бурденко институтына юллама алуга иреште. Уйлап кына карагыз: гади бер авыл мужигы бит ул, баласы хакына әти-әни барысына да әзер шул. 2000 елның гыйнваренда мине носилка белән Мәскәүгә алып киттеләр. Авылыбыз фельдшеры Миләүшә апа Камалиева, үзе теләп, бөтен эшен ташлап, шунда хәтле озата барды, табиблар кулына тапшыргач кына кайтып китте. Ун көннән операция булды. Баш миенең эченә үк кереп, йокы артериясенең ярылган, ачык өлешен ямадылар.
Җиде сәгать дәвам иткән операция уңышлы чыга. Егерме көннән егет авылга кайта. Менә шуннан инде Ранилнең якыннары аны аякка бастыру чарасына керешә. Бу процесс бик озак, үзгәрешләр бик авырлык белән, көттереп кенә килә. Әмма Гыйльвановларның берсе дә чигенми.
Аларның үҗәтлеге, сабырлыгы, ышанычы тиңсез бүләкләнә: уң як тулысынча элекке хәленә кайта, “коляскага утырмыйм” дигән егет, таяк белән булса да, аякка баса, әле берничә елдан анысын да ташлый.
–Таяк белән йөргән чак иде. Урамда 25 градус салкын. Өйдә телевизор карап ятам. 80 яшьлек әбием Рашидә (хәзер инде мәрхүм) керде дә: “Нәрсә аунап ятасың, тор, урамда йөреп кайт”, - дип чыгарып җибәрде. Әбине тыңламыйча буламы инде, чыктым, йөрдем... Шуны гына әйтәсем килә: мондый чакта кешене никадәр күбрәк жәллисең икән, ул шулкадәр көчсезләнә, бирешә.
...Ә Гыйльвановларның бирешергә исендә дә юк: алар яңа көрәшкә керешә. Күпме табиблар: “Булмый, гаеп күзләрдә түгел, йөрмәгез”, - дип кире борса да, Ранилне дәваларга алынмаса да, алар улларының сукыраюы белән килешергә теләми. Берсеннән икенчесен йөри торгач, андый бердәнбер шәфкатьле табибә дә табыла. “Акмаева Майя Кәримовна миңа: “Син яшь әле, җиңәбез", - диде. 2008 елга кадәр аның кул астында РКБның күз авырулары бүлегендә елга икешәр мәртәбә дәваландым. Нәтиҗәсе күз алдыгызда: мин бүген кеше ярдәменнән башка да йөри алам. Ике күзем белән дә көн яктысын булса да шәйлим, уңы белән шәүлә генә итеп булса да, күрәм. Медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибәсе Майя Кәримовнага хәзер инде 70 яшь, күптән РКБда эшләми инде, әмма ул мине ташламады, әле дә дәваларны шуннан алам”.
Ә егет тагын көрәшә. Башкалар кебек үк эшлисе, кирәкле, файдалы кеше буласы килә аның. Авылда беренче дипломының кирәксезлеген аңлаган егет, икенче югары белемен ала. Читтән торып, дистанцион рәвештә укып (әле аңарчы Казандагы сукырлар җәмгыяте китапханәсенә барып, айлар буе Казанда яшәп,укырга, компьютерда эшләргә өйрәнә), 2011елда юрист белгечлеге ала. Кызганычка, башта әле беркем дә эшкә алам, дими.
– Ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка кердем. “Эшли алырсыңмы?” – диде. “Эшлим, эшем булса, өйләнәм дә әле,”– дидем. Аның фатихасы белән Чепья авыл җирлеге каршында юридик консультация оештырдык. Баштарак килүчеләр аз иде, аннан үз клиентларым барлыкка килде. Компьютерыма да, кәрәзле телефоныма да махсус программа кертелгән, бөтен мәгълүмат әйтеп барыла, кыенлык сизмим. Марат Хәевичка биргән вәгъдәмдә дә тордым, 2015 елда өйләндем,– ди ул.– Иске Пукшинер кызы Гүзәлия белән 40 яшем тулган көнне туй үткәрдек. Аның беренче никахтан туган Алия белән Гөлия исемле кызлары бар, алар мине ничек кабул итәр дип бик кайгырган идем. Бик тиз бербөтен гаиләгә әйләндек. Мин аларның өчесенә дә бик рәхмәтле! Өчесе дә миңа ярдәмгә килергә әзер тора, Гүзәлия машина йөртә, эшкә китереп куя, алып китә, ул булмаганда кызлар да авырсынмый...
Өйләнгәнче үк Балтачтан фатир сатып алган идем. Башта ике ай Чепьяга йөреп эшләдем. Аннан бүгенге район башлыгы Рамил Нотфуллинга, хәлемне аңлатып, гариза яздым. Шул арада уңай хәл итте. Юридик консультацияне Балтачка күчерделәр, “Факел” клубында бик матур, заманча бер бүлмә бирделәр, бүген инде ярдәм сорап килүчеләр бик күп. Бездә бит бөтен хезмәт тә түләүсез, шуңа бөтен район буенча киләләр.
Авырып, урында яткан чагымда ук, исән-сау аякка бассам, бөтен кешегә дә ярдәм итәр идем, дигән идем. Мине бит әле сукырлар җәмгыятенең Балтачтагы бүлекчәсенә җитәкче итеп тә билгеләделәр. Тормыш булгач, төрле хәл була. Ә андый чакларда кая барырга, нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми аптырап каласың. Бу яктан да, юридик яктан да ярдәм кирәк булучылар шалтыратсын иде. Эш телефоным: 2-43-77. Ышаныгыз, бу тормышта яхшы кешеләр бик күп. Ни хикмәттер, аларны еш кына ике күзлеләр күреп бетерми. Аны күрер өчен күңел күзе кирәк...
Уен-көлкеле, бик тә аралашучан Ранил белән сөйләшкән, аралашкан саен ничектер үзеңдә энергия, көч арткандай тоясың. Син дә тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың...
Гөлсинә Гарипова, "Хезмәт"
--- |
Иң күп укылган
|