|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2017 Криминал
Казанда ана белән баланы бәрдергән исерек машина йөртүчене кыйнаганнарКазанда исерек килеш руль артына утырып чыккан ир-егет җәяүлеләр өчен каралган светофорсыз кичүдән юл аша чыгучы ана белән баланы бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Әлеге юл һәлакәте кичә сәгать кичке 5тә Чуйков урамындагы 66 нчы йорт каршында булган. Аек булмаган 32 яшьлек ир-егет 14 нче модель «Лада»да светофорсыз җәяүлеләр кичүеннән әнисе белән чыгып баручы 4 яшьлек малайны бәрдергән. Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенгән һәм ул хастаханәгә озатылган.
Вакыйганың шаhитлары сөйләгәнчә, һәлакәт урынында сугыш башланган. Һәлакәтне күреп торган кешеләр исерек машина йөртүчене кыйнарга тотынган.
Машина йөртүчегә карата беркетмә төзелгән, машинасы штраф-стоянкага озатылган.
--- |
Иң күп укылган
|