поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.01.2017 Дин

Гөлгенә: «Тәре каршында басып тору куркытмады» (ВИДЕО)

19 гыйнвар көнне православие дине вәкилләре Качману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтте. Чумылдыру йоласы суга чуму яки коену һәм дога кылудан гыйбарәт. Әмма христиан динендәгеләр генә түгел, башка милләт вәкилләре дә бу чарада теләп катнаша.

Милләттәшебез, популяр юмор остасы, автор башкаручы Гөлгенә дә суга чумып таныш-белешләрен шаккатырды! Кайберәүләр башка дингә хөрмәт диеп, Гөлгенәнең бу адымын хуплады, ә кемдер, киресенчә, тәнкыйтьләде!
 
– Гөлгенә, кайсы бәкедә «су коендың»?
 
– Казансу елгасының Киров дамбасы янындагы өлешендә коендым! Мин барганда, сәгать көндезге 10 иде. Икенче кеше булып чумдым. Ул вакытта кеше дә юк иде әле, МЧС хезмәткәре саклап басып торды. Әле кайчан шулай МЧС вәкилләре һәм табиблар карап торганда суда коеныр идек?! (көлә)
 
– Бу адымга барырга нәрсә этәрде сине?
 
– Моның сәбәпләре берничә. Беренчедән, бу – сәламәтлек өчен файдалы. Узган ел ук салкын су белән коена башладым. Гадәттә, мунчадан чыккач, коедан 1 чиләк су алып коенам. Чыннан да, чыныгасың, яңадан туган кебек буласың! Чумылдыруга бару – ул табигать белән элемтәгә керү: һава, кояш, су. Табигать белән дус булырга кирәк. Икенчедән, үземне сынап карарга булдым. Булдыра алырмын микән, дидем.
 
– Алдан махсус әзерләндеңме?
 
– Әйе. 2 атна яланаяк карда йөрдем һәм ваннада салкын су белән коенгаладым. Чыныгу турында китаплар укыдым, табибларның фикеренә дә колак салдым. Интернеттан кешеләрнең чумганын карадым. Аннан соң дин ягыннан да мәгънәсен аңлыйсым килде, шуңа күрә бер мөселман динендәге кеше белән дә сөйләшеп алдым. Рухи һәм физик яктан әзерләнеп бардым.
 
– Тәре каршында басып тору куркытмадымы соң?
 
– Юк, куркытмады. Әгәр дә кешенең йөрәгендә башка дингә карата усаллык, әшәкелек хисе туа икән, бу – фанатизм, яисә атеизм сыйфаты. Мин һәр динне дә хөрмәт итәм. Төрле милләт һәм төрле диндә булган дусларым да бар: африканнар, кыргызлар, христиан, руслар, татарлар, индуслар. Мин аларны яратам, хөрмәт итәм. Ә алар мине. Безнең арада каршылыклар юк. Менә шул дини каршылыклар аркасында кеше арасында конфликтлар, талаш-сугышлар туа да инде. Аллам сакласын!
 
– Суга чумуыңны видеога төшереп интернетка урнаштыргансың. Халык нинди фикердә?
 
– Видеоны социаль челтәрләргә куйгач, һәр кеше үз фикерен яза башлады. Кемдер сокланып, хәтта шаккатып «Афәрин!» ди . Кемдер, киресенчә, бу адымга баруымны ошатмыйча «дөрес түгел», «крещённая татарка», «тәре янында басып торасың» дип ачуланып яза. Минем өчен Аллаһы Тәгалә – бер. Һәм Аллаһы Тәгалә мондый бәхәсләрне хуплар дип уйламыйм. Шуңа күрә минем бу хакта беркем белән дә бәхәскә керәсем килми. Һәркем үз фикерендә калсын. Һәр кешенең дә динне аңлавы үзенчә дөрес. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләгә ышану.
 
– Гөлгенә, иң якын кешең – әниең бу йолада катнашуыңны белдеме?
 
– Якыннарым, туганнарым белә. Сеңлемә алдан ук әйткән идем. Курыкты инде. Казансуга минем белән барды һәм ул мизгелләрдә янымда басып торды. Менә әнием белмәде дә, күрмәде дә әле. Intertat.ru сайтына кереп, бу хакта язманы укыгач кына беләчәк.
 
 

 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 20.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»