|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2017 Шоу-бизнес
Динара Нуруллина: “Җыр безгә юаныч булды” (ИНТЕРВЬЮ)
Шагыйрә Гөлфия Шакирова социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә еш кына үзенең иҗат җимешләрен урнаштыра. Түбәндәге шигъри юллар күп кулланучыларның игътибарын җәлеп итте: “Синең безгә кирәклегең адым саен сизелә.
Сагышларым күңелемә моңнар булып тезелә”.
Фәнир Галимов көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырын яшь башкаручы Динара Нуруллина махсус яздырган. Әлеге җыр якты дөньядан иртә киткән әтисенә багышлана. Динара үзе Башкортстан кызы. Җыр өлкәсенә бәләкәйдән үк кереп киткән җырчы бүген инде һөнәри музыкаль белем ала.
— Динара, әтиеңә җыр багышларга күптәннән теләгән идеңме?
— Әлеге җырым әтиемнең якты истәлегенә багышлана. Бу җырны яздыру теләге әтине югалту белән туган иде. Ниһаять, теләгем быел тормышка ашты. Сагышлы вакытта гаиләм белән бергәләп тыңлыйбыз да, җырлыйбыз да.
— Сүз авторы Гөлфия Шакирова белән җырның эчтәлеген махсус әтиеңнең тормыш юлын чагылдырырлык итеп эшләдегезме?
— Әйе, нәкъ шулай. Гөлфия апага барлык тормыш юлын, үземнең хисләрне сөйләдем, ул исә барысын да шигъри юлларга салды. Әфганстаннан исән-сау әйләнеп кайтуга да карамастан әтиемнең гомере кыска булды.
— Сәхнәдә беренче чыгышларың ничек үтте? Җырлау сәнгатенә кайчан кереп киттең?
— Җыр сәнгатенә мәктәп елларында ук, төгәлрәк әйткәндә, башлангыч сыйныфларда укыганда кереп киттем. Безнең өчен оештырылган җыр түгәрәгенә йөрдем, чөнки шул вакыттан ук җырга тартылган идем. Сәхнәгә дә беренче тапкыр мәктәптә аяк бастым. Шул вакыттан иҗади тормышым башланып китте дә инде.
— Гаиләдә “Әтиемә” җырын ничек кабул иттеләр?
— Гаиләмдә «Әтиемә» җырын көтеп алдылар, чөнки һәрберебез өчен дә юану чарасы булды ул. Гаиләдә без өч кыз үстек. Мин иң төпчеге. Апаларым Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, үз гаиләләре белән яши. Апаларымның балаларын бик яратам, буш вакытымны аларга багышлыйм. Ә иң якын кешем – әнием. Аның янына авылга еш кайтып йөрергә тырышам. Гаиләм минем өчен зур терәк.
— Бүгенге көндә кайда белем аласың?
— Бүгенге көндә мин Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институтында белем алам. Аңа кадәр Октябрьский шәһәренең музыка көллиятендә халык җырлары юнәлеше буенча укып, аны 2016 елда уңышлы гына тәмамладым.
— Нинди җырларны башкарырга яратасың?
— Мин күп жанрдагы җырларны башкарырга яратам, әмма татар халык җырлары күңелемә күбрәк якын. Шул юнәлеш буенча укыганга да әлеге җырларны тирән үзләштердем, репертуарым халык җырлары белән бик баеды.
— Үрнәк булырдай җырчың бармы? Кемнеңдер җырлау алымнарын үз иҗатыңда кулланасыңмы?
— Үрнәк алырдай җырчыларым бик күп. Уку вакытында Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева репертуарларыннан татар халык жырларын башкардым. Ә эстрада җырчыларыннан Ризван Хәкимовны hәм үзебезнең Октябрьский музыка көллиятендә укып чыккан Филүс Каһировны һәм Ришат Төхвәтуллинны яратып тыңлыйм.
— Алга таба иҗади яктан нинди хыялларыңны тормышка ашырырга уйлыйсың?
— Тагын да матур эчтәлекле җырлар иҗат итәсе килә.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
--- |
Иң күп укылган
|