поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.01.2017 Җәмгыять

Россия Төзелеш министрлыгы ана капиталын куллануның яңа ысулын тәкъдим итә

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ана капиталы акчасын декрет ялында булган вакытта ипотека кредитының айлык түләвенә тотуны тәкъдим итә. Россия Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары шул турыда "Бердәм Россия" партиясе съездында җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

 "Безнең ана капиталына кагылышлы тәкъдимебез бар һәм мин аның буенча фикерләшергә чакырам. Яшь гаилә ипотека алды, ди, гаиләдә икенче, өченче бала туа. Без нишли алабыз? Әгәр дә әти-әнинең берсе бала карау ялына китә икән, без ипотека өчен ай саен түләнә торган сумманы ана капиталыннан түләү мөмкинлеген тәкъдим итәбез", - диде Никита Стасишин. "Ягъни өч елга, әтисе яки әнисе бала карау ялында булганда, ул эшкә чыкканчы айлык ипотека түләүләрен ана капиталы исәбеннән башкара алабыз", - дип аңлата министр урынбасары.

"Ана капиталын контрольдә тотучы органнар өчен дә бу ачык һәм аңлаешлы булачак", - дип билгеләп үтә ул.

Үз чиратында Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерүенчә, ул Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының ана капиталы акчасын декрет ялында булган вакытта ипотека кредитының айлык түләвенә тоту тәкъдимендә рациональ чишелеш күрә. Уйларга кирәк, дип белдерә ул. “Чынлап та, гаилә ул вакытта бер хезмәт хакына яши икән, аларга кредит алу кыен, алган очракта да түләү кыенга киләчәк. Әгәр дә бу чарага ихтыяҗ бар икән, нигә әле шундый мөмкинлек бирмәскә", - ди министр. Шулай да, аның сүзләренчә, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тәкъдиме әлегәчә булган демографиягә ярдәм чараларын куллануны күз алдында тота, бары тик аны куллану технологиясе генә үзгәрә.


---
Татар-информ
№ --- | 22.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»