поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.01.2017 Спорт

Тольяттида беренче һәм Россия тарихында өченче мәртәбә рәсми рәвештә татар көрәше буенча чемпионат үтте (ФОТО)

Татар халкы гомер-гомергә борынгыдан Сабан туе бәйрәмнәрендә үзара көч сынашып, көрәшеп яшәгән. Үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап, рәсми булмаса да, ил буенча татар көрәше гел уздырылып килгән. Ә менә моннан өч ел элек Казанда җәйге Универсиада уеннары вакытында Россиянең көрәш Федерациясе илнең спорт министрлыгында рәсми теркәлүгә иреште.

Ә бу көрәш ярышларын инде ил күләмендә рәсми рәвештә үткәрү һәм җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга разрядлар гына түгел, спорт мастеры дигән мактаулы исемнәр алу мөмкинлеген дә бирә.

Россиянең көрәш Федерациясе рәсми теркәлгәннән соң, татар көрәше буенча чемпионатларның беренчесе - Уфада, икенчесе Йошкар-Олада уздырылган булган. Ниһаять, мондый бәхет Самара өлкәсенең Тольятти шәһәренә дә эләкте. Ул биредә 2016 елның 10-11 декабрь көннәрендә үткәрелде. Тик нигәдер бу турыда Самара матбугатында тәфсилләп язучылар артык күп күренмәде. “Бердәмлек” газетасы хәбәрчеләрен дә оештыручылар бәйгегә чакырырга онытканнар иде, күрәсең. Без бу хакта Татарстанның “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Бизнес-онлайн” интернет басмасыннан гына укып белә алдык. Дөрес, Тольяттида нәшер ителүче “Спортивное обозрение” газетасында да тәфсилле язма басылган. Аннан Валерий Мальковның интернет-блогында татарча көрәш буенча Россия чемпионатына багышлап төшерелгән фильм дөнья күрде.

Озакка, тугыз көнгә, сузылган яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле татар дөньясында булган зур әһәмияткә ия вакыйга турында “Бердәмлек”тә вакытында укучыларыбызга сөйли алмаган идек. Менә, соң булса да, уң булсын дигәндәй, бу саныбызда Россиянең татар көрәшчеләре бәйгесен яктыртучы тәфсилле язма урнаштырабыз.

Бу зур бәйгедә катнашу өчен әле җомга көнне үк Тольяттига Россиянең утызга якын төбәгеннән йөз иллеләп спортчы килгән иде. Бигрәк тә Татарстан, Башкортостан, Марий Эл Республикаларыннан, Ульян, Самара, Омски, Волгоград өлкәләреннән, Красноярский краен¬нан көрәшчеләрне күпләп җибәргәннәр.

Шимбә иртәсендә Тольяттиның “Волгарь” спорт сараендагы уеннар залында берьюлы ике келәмдә бил алышулар башланып китте. Газетабызның редакторы Валерий Мальков һәм мин бәйгеләр барганда төрле җитәкчеләр һәм спортчылар белән очрашып сөйләштек, аларның фикерләрен ишеттек.

Россиянең көрәш Федерациясе башкарма директоры Равил Әхмәтханов күп төбәкләрдә җирле федерацияләр оештырылуы, спорт мәктәпләре һәм бүлекләре ачылуы турында әйтеп үтте.

- Татар көрәше белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны елдан-ел күзгә күренеп арта бара, - диде ул. - Кушаклар (сөлгеләр) белән көрәшүчеләргә дә самбо, грек-рим ярышларында катнашучыларга да бездә һәрвакыт ишекләр ачык, килсеннәр, татар көрәшен¬дә дә көчләрен сынасыннар.

Биш ел электәге белән чагыштырганда хәзерге эшебезнең зур аермасы бар. Ул вакытта без рәсми рәвештә ярышлар оештыра алмый идек, чөнки оешмабыз иҗтимагый оешма булып кына санала иде. Хәзер без Россиянең спорт министрлыгында махсус теркәү үттек һәм Рәсми көрәш Федерациясе дип аталабыз, регионнарда да шундый рәсми оешмалар байтак.

Турнирның почетлы оештыручысы, дзюдо буенча Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры, күп Сабан туйлары батыры Хәбил Бикташев Тольятти шәһәренең нигә көрәш буенча өченче Россия чемпионатын үткәрү өчен сайлануы турында сөйләде.

- Миңа башта Россиянең көрәш Федерациясеннән бу турнирны Самарада үткәрергә дигән тәкъдим ясаганнар иде. Тик әлегә бездә мондый бәйгеләрне үткәрү өчен спорт заллары юк. Шуңа да ярышны Тольяттида үткәрергә ризалаштык, - диде ул.

Бу фикерне көрәш буенча Самара өлкәсе Федерациясе җитәкчесе Марат Әкъсәнов та куәтләде. Аның әйтүенчә: “Тольяттидан да яхшырак урын бүген әле юк. Ул Идел буе округының уртасында урнашкан, биредә спортчылар өчен уңай кунакханәләр, спорт заллары бар. Монда көрәш белән инде күптән шөгыльләнәләр, соңгы вакытларда талантлы көрәшчеләр үсеп чыкты. Елдан-ел татар көрәше киңрәк җәелә, аның абруе күренеп арта бара".

Татар көрәшенең популярлашуын күп Сабан туйларында Татарстанда гына түгел, Самарада һәм Тольяттида да батыр исемен яулаган Ильяс Галимов, Сергей Павлик кебек зур тәҗрибәле көрәш осталары да расладылар.

Мәсәлән, Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәү¬че Сергей Павлик әле 2012 елда ук үзенең Татарстанның спорт мастеры исемен алуы, ә инде моннан бер ел элек көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булуы турында сөйләде. Казанда үткәрелгән җәйге Универсиада да ул үз үлчәмендә батыр калган иде.

- Минем элек тә дзюдо, самбо буенча халыкара спорт мастеры дигән дәрәҗәле исемем бар иде, хәзер менә татар көрәшендә Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булдым. Моның белән мин, әлбәттә, горурланам, - диде Сергей Павлик. - Дөрес, көрәш әлегә олимпиада уеннары исемлегенә кертелмәгән. Киләчәктә моңа да ирешәчәкбез, дигән өметебез юк түгел.

Ильяс Галимов та соңгы вакытларда көрәшнең техник яктан сизелерлек үзгәрүен билгеләп үтте: “Моңа кадәр мин, гадәттә, гел чиста гына җиңә торган идем. Ә хәзер бу бик җиңел бирелми, чөнки лаеклы көндәшләр күбәеп китте. Шуңа күрә күбрәк баллар җыеп, уңышка ирешергә туры килгәли”, - диде ул.

Ә менә Уфадан килгән көрәш буенча тренер Фәнис Узарбахтин элек тә рус көрәшчеләре кушаклар (сөлгеләр) белән көрәшкәннәр, дип искә алды. Ул хәзер дә бу традициянең татар көрәшенә әйләнеп кайтуын билгеләп үтте.

- Баштарак без сөлгеләрне билгә бәйләмичә генә көрәшә торган идек. Бүгенге көндә сөлгеләрне бәйләп көрәшәбез. Бу файдалы, әлбәттә. Татар көрәше бик тә үзенчәлекле бит ул. Шуңа кем көчлерәк, шул җиңүгә ирешә дә инде. Мин Татарстан көрәшчеләрен бу яктан билгеләп үтәр идем, - дип сөйләде Фәнис әфәнде.

Турнирның судья урынбасары Марсель Кадыйров шулай ук элек-электән Татарстан һәм Башкортостан көрәшчеләренең бик тә көчле булуларын билгеләп үтте. Ә хәзер исә финалга башка төбәкләрдән дә көрәшчеләр чыгуы күзәтелә. Бу турнирда да шулай булачагына ышаныч белдерде Марсель әфәнде.

Шимбә көнне көндезге сәгать бердә чемпионатны ачу тантанасы булды. Казаннан килгән Россиянең көрәш Федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов ярышта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп кенә калмыйча, тольяттилыларга җылы каршы алулары һәм турнирны шундый шәп итеп оештырулары өчен, рәхмәтен белдереп, бүләкләр дә тапшырды. Федерациянең алтын һәм көмеш билгеләре төбәкләрдә көрәшне үстерергә көчләрен жәлләмичә эшләгән энтузиастларга бирелде. Алар арасында Тольяттидан Сабан туйларын үткәрергә үзенең зур өлешен керткән, күп талантлы көрәшчеләр тәрбияләгән Шамил ага Гайнуллов та бар иде.

Ульян өлкәсенең ике көрәшчесенә шулай ук көрәш буенча спорт мастеры билгеләре һәм таныклыклары тапшырылды.

Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче “Идел” бию ансамбле артистлары турнирны ачу тантанасында чыгыш ясап, ярышларда катнашучыларны һәм тамашачыларны үзләренең дәртле биюләре белән шатландырдылар. Казаннан бәйрәмгә махсус чакырылган Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев та үзенең матур моңлы җырларын бүләк итте.

Турнирны ачу тантанасыннан соң да берьюлы ике келәмдә көрәшүләр дәвам итте. Әңгәмә биргәндә җитәкчеләрнең, судьяларның һәм аерым көрәшчеләрнең әйткән фикерләре тагын бер раслану тапты. Татарстан һәм Башкортостан көрәшчеләреннән тыш, чит төбәкләрдә дә абруйлы көрәш осталары барлыгы һәм кайберләренең югары урыннарга дәгъва итүләре ачыкланды. Шимбә кичендә тугыз үлчәү категориясендә чемпионатның финалына чыгучыларның һәм соңрак өченче урын өчен көрәшәчәк спортчыларның исемнәре билгеле булды.

Якшәмбе көнне, ярышларның финал өлешендә, бигрәк тә тамашачыларның һәм спортчыларның хисләре шартлардай булып ташып чыкты дияргә дә буладыр. Мәсәлән, 75 килограммлы үлчәүдә Ханты-Мансий округыннан Игорь Волобуев Татарстан һәм Башкортостан көрәшчеләрен артта калдырып, җиңүгә ирешә алды. 100 килограммга кадәр үлчәү категориясендә шулай ук Марий Эл Республикасыннан Муса Галләмов батыр булып калды. Ә инде 100 килограммнан да артыграк үлчәүдә Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәреннән (ин¬де әйткәнебезчә, Самара, Тольятти шәһәрләре Сабан туйларының абсолют батыры) Сергей Павлик көрәш пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.

- Көндәшеңне күтәреп аркасына салганда, һичшиксез, келәмнән аны ничек булса да аерып алырга кирәк. Сөлгеләр белән билләрне бәйләгәч, иң авыр үлчәүдә иң мөһиме көрәшченең үз авырлыгы һәм көче барсын да хәл итә. Бу юлы да миңа шул сәбәпле бәхет елмайды, - диде Сергей Павлик финал бәйгесе тәмамлангач.

Татарстан спортчылары бу турнирда да гомум командалар бәйгесендә беренчелекне кулларыннан ычкындырмадылар. Үзләре белән алар дүрт алтын медаль алып киттеләр. 60 килограммлы үлчәүдә - Илсур Гыймадетдинов, 80 килограммлылар арасында - Илдар Гыйниятуллин, 85 килограммлы үлчәүдә Ренат Кәлимуллин җиңү яуладылар.

90 килограммлы үлчәү категориясендә батыр калган Булат Мусинҗиңү яулаганнан соң үзенең шатлыгын яшермичә: “Бу минем шушындый Россия чемпионаты кебек дәрәҗәле турнирда беренче җиңүем. Мин моның белән горурланам”, - дип белдерде.

Гадәттәгечә, икенче урынны Башкортостан спортчылары алды. Рамил Галимов белән Артур Зөлкарнаев 65 һәм 70 килограммлы үлчәү категорияләрендә 2 алтын медаль яуладылар. Ханты-Мансий округы, Марий Эл Республикасы, Ульян өлкәсе көрәшчеләре янчыгына берәр алтын медаль эләкте.

Ә менә Самара өлкәсеннән 90 килограммлы үлчәүдә көч сынашкан Раил Фәрдиевка әлегә бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Самаралыларның җиңүләре әле алда, күрәсең.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Россиянең спорт министрлыгы һәм Россия көрәш Федерациясенең дипломнары һәм акчалата бүләкләр дә тапшырылды.

Беренче урын өчен спортчыларга - 100 мең сум, икенче урын өчен - 60 мең сум, ә бронза медальләре алучыларга (ә алар һәр үлчәүдә икешәр иде) 40ар мең сум акча бирелде. Акчалата премияләр белән шулай ук спортчыларның тренерлары да бүләкләнде.

...Менә көрәш буенча чираттагы Россия чемпионаты тәмамланып килә. Зал өстендә җырчы Алмаз Ишморатов башкаруында “Көрәш” дип аталган җыр яңгырый:

Көрәшчеләр көрәшәләр,
Сөлге бәйләп биленә.
Көрәшче дигән исемең
Керсен халык теленә.
Мәртәбәле ярышлар бар
Бөтен ил күләмендә,
Бездә батырлар сынала
Сабан туй бәйрәмендә.
Әйдә, егет, көндәшеңнең
Үлчәп торма чамасын.
Ал күтәреп, сал сыртына,
Күктән йолдыз санасын!

Махсус “Бердәмлек” өчен “Спортивное обозрение” газетасы хәбәрчесе
Әлфия ЯРУЛЛИНА, Тольятти шәһәре.


Әлфия ЯРУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 20.01.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»