поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2017 Сәясәт

Минтимер Шәймиевнең сеңлесе Мәдәния ханым: «Сугышка кадәр туган авыл балаларын ачлык, ялангачлык үстерде»

– Сугышка кадәр туган авыл балаларын ачлык, ялангачлык үстерде. Аңа карамастан, без тырыш, эшчән булып үстек. Үзебезне белгәннән бирле һәрчак эштә булдык. Өйдә һәр баланың үз вазифасы бар иде. Олы абыебыз Хантимер маллар янында булса, Минтимер абыем әтигә хуҗалык эшләрендә булышты. Бакчада чүп утаганда һәр кешегә күпме утыйсын бүлеп бирә иде.

Үзенең җирен тиз-тиз генә утап бетерә дә уйнарга чыгып китә. Без бигрәк тә «Городки» уйнарга яраттык. «Шәпи» уйнадык. Минтимер абыйның яраткан уены да шул иде. Тупны сыер ябагасыннан үзебез ясадык.

Минтимер абый бәләкәйдән ат җикте. Аның белән кичкә таба Урта сазлыкка печән чабарга бара идек. Бервакыт, борчак өлгергән чак булгандыр инде, кырга торналар төшкән булган. Минем аларны беренче күрүем, озын муенлы торналарны күреп куркып калганмын. «Абый, Мулла басуында җеннәр йөри, әйдә тизрәк кайтыйк», – дим. Ул чалгысына таянды да кычкырып көлде. Шунда таба йөгереп китте дә торналар һавага күтәрелде.

Укуда да сынатмадык. Мин абый­дан ике яшь ярымга кечерәк. Ул –тугызынчы, мин – унынчы бала. Абый укырга яратты, аңа карап мин дә тырышып укыдым. Башлангыч сыйныфта Хәдичә апа укытты. Беренче белән өченче сыйныфлар бергә иде. Өченче сыйныфка математикадан бирем биреп, без беренчеләрне хәрефләр танырга өйрәтә. Абый, биремне тиз генә чишеп, такта янына укытучы урынына чыга да укыта башлый. Хәдичә апаны бик яратты. Мәктәптә укыганда Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен сөйләгәнебез истә. Әнкәйнең бәйрәмнәргә генә кия торган ефәк шәлен иңемә салып, мин Күбәләк булып уйныйм. Абый биергә дә яратты. Яңа елга чыршы бизәргә дә уенчыкларны үзебез ясый идек. Чыршы бәйрәмнәрендә абый аю була иде. Әтинең кулдан тегелгән тунын әйләндереп киеп, чыршы тирәсендә йөргәне истә.

Абый буларак, ул бөтен яктан миңа үрнәк булды. Кирәк урында җитди дә, кирәк урында шаян да була белде.
 


---
Шәһри Казан
№ --- | 20.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»