поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2017 Спорт

Кече Рбишчаның киләчәге өметле

Әйе, бу фотода туган авылларының киләчәген тәшкил итәчәк Кече Рбишча мәктәбе укучыларын күрәсез. Аларны истәлеккә К.Октябрь районы буенча “Туган як”ның махсус үз хәбәрчесе Ришат Рамазанов 18 январьдә мәктәптә үткән чираттагы спорт бәйрәменнән соң төшереп алды.

Инде менә берничә ел рәттән балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту максаты белән шундый күңелле спорт чараларын туган авылы мәктәбендә Ансар Насибуллин оештырып килә. Ул үзе эре эшмәкәр дә, югары үрләр яулаган танулы спортчы да түгел, әмма хәләл табышыннан шундый игелекле гамәлләргә акчасын бер дә жәлләми. Футбол-хоккей уйнап һәм көрәшеп үскән бу егет бүген дә төрле спортта яшьләргә үрнәк булырлык чыгыш ясый ала, чөнки ул гомере буе зарарлы гадәтләр белән кызыксынмаган, ә һәрвакыт спортны үз иткән, якын күргән һәм нәкъ шуңа ул яшь авылдашларын да өнди, аларга конкрет ярдәмен тәкъдим итә.

Ул ел саен җирле мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре өчен нинди булса спорт чарасы үткәрә. Мәсәлән, агымдагы атнада ул үзенең туган көне уңаеннан авылдагы төп мәктәптә укучыларга мини-футбол буенча турнир бүләк итте. Кече Рбишча мәктәбе укучылар саны буенча Кызыл Октябрь районындагы уку йортлары арасында кайбер урта мәктәпләргә тиң - биредә җиде дистә укучы белем ала. Ансар әфәнде шушы чараны оештыру буенча алдан ук мәктәп дирекциясе һәм педагогик коллектив белән киңәште, аларның хуплавын алды һәм педагог-оештыручы Сылу Насибуллина, китапханәче Ләйлә Шәрәфетдинова, физкультура укытучысы Гаяз Айсин белән бергәләп турнирны үткәрү буенча әзерлек эшләрен башкарды. Бүгенге көннәрдә бит инде футболны малайлар гына түгел, кызлар да яратып уйный. Иң беренче булып, башлангыч классларда белем алган 30 укучы 5әр кешедән торган 6 командага бүленеп туп тәгәрәттеләр, аннары өлкән класс укучыла- рыннан торган 8 команда үзара ярышты. Судья вазифасын, алдан килешкәнчә, Гаяз Айсин башкарды. Укытучылар һәм укучыларның әти- әниләре балалар өчен җан атып футбол карадылар. Кече һәм өлкән категория төркем футболчылар арасыннан җиңүче һәм призлы урыннарны яулаган командаларга мәктәп дирекциясе исеменнән мактау грамоталары, ә спонсор Ансар Насибуллин тарафыннан барча катнашучы укучылар өчен акчалата бүләкләр әзерләнгән иде. Ансар әфәнде педагогларга һәм укучыларның әти-әниләренә дә “Адҗа авыл” төркеме исеменнән бүләккә календарьләр тапшырды. Бүгенге кризислы заманны да исәпкә алсаң, әлбәттә, бу олы ихтирамга лаек эш.

Шундый авыл җанлы егетләрнең гел хәрәкәттә булып, үсеп килүче буынны сәләмәт һәм рухи тәрбияләүгә көч куюлары алдагы көннәргә карата өмет тудыра. Кече Рбишча мәктәбе дирекциясе кайчандыр үзе дә шуннан белем алып чыккан Ансар Насибуллиның туган авылы мәктәбенә бер терәк булып даими рәвештә ярдәм күрсәтүен югары бәяли. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр шушы игелекле егет исеменә рәхмәт белдерделәр, аны туган көне белән котладылар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм киләчәктә дә шундый гамәлләре белән сөендереп торырлык аңа көч-куәт теләделәр. Зур Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәинов Ансар әфәндене туган көне уңаеннан һәм авыл советы депутаты буларак үз вазифасын намус белән үтәгәне өчен грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләде.

P.S. Шушы турнир призерлары арасында авылның кече хоккейчысы Хафиз Ибраһимов та бар иде, моннан бер көн элек ул Лыскау шәһәрендә үткәрелгән “Алтын алка” өлкә хоккей турнирында Сергачның “Лидер” командасы составында 2 урынны яулады һәм медаль белән бүләкләнеп кайтты. Мәктәп күләмендә “Сәламәтлек көне” уңаеннан бу көнне һәр класста ачык дәресләр дә үткәрелде.


Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 20.01.2017
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»