|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2017 Шоу-бизнес
Данир Сабиров ялдан кайтуга хастаханәгә киткән?!Эстраданың популяр артисты, юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял итеп кайтты. Ялдан кайтуга, Сабировлар туп-туры Казанның балалар республик клиника хастаханәсенә юл тоткан. Данирның ике кызы да Дубайда бармакларын авырттырган. «Мин – ялдан, балалар сугыштан кайткан төсле», – ди артист үзе. – Шулай туры килде: икесе дә ялгыш тырнагын өзеп, бармагын авырттырды. Комда уйнап, тырнакларына зыян килгән күрәсең, бармаклары шеште. Казанда хастаханәдә бәйләп куйдылар. Ә гомумән алганда, ялыбыз яхшы узды. Истәлеккә дип үземә гарәп ирләренең киемен сатып алдым. Шул киемнән шаян видео да төшердек. Быел беренче тапкыр әти-әниемне чит илгә алып барырга насыйп булды, Аллага шөкер. Бер атна ял күз ачып йомганчы узып китте. Озаграк торып булмады, чөнки юбилей концертыма әзерләнәсем бар, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|