|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2017 Криминал
Унитазга бәбиләп, сабыйны чүплеккә чыгарып атканнарУдмуртиянең Глазов районында акылга сыймаслык хәл булган. Әни кеше унитазга бәбиләп, иренә сабыйны чүплеккә чыгарып атарга куша. Хәзер бу коточкыч җинаятьнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты ачыклый. Ирле-хатынлы бу адымга өйдән куып чыгарудан куркып барганнар дип фаразлана. 12 һәм 3 яшьлек ике баласы булган гаилә әти-әниләре белән кечкенә генә ике бүлмәле фатирда яшәгән. Икенче баласын тапканнан соң яшь хатынга: "Башка табасы булма, куып чыгарабыз", - дип әйтә торган булганнар. Аборт ясатырга соңга калган хатын, үзенең өченчегә авырлы булуын яшерергә мәҗбүр булып, баланы төшерергә теләп, төрле дарулар да эчеп караган. Нәтиҗәдә, яшерен генә өйдә унитазга бәбиләп, куркыныч җинятькә ирен дә этәргән, дип яза "Комсомольская правда".
--- |
Иң күп укылган
|