поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.01.2017 Дин

Татарстан егетләре, картайгач кына барырсыз дигәнгә үч итеп, Хаҗ кылырга велосипедка атланып барган (ФОТО)

Моннан ел ярым элек газетабыз­да, Булат Нәсыйбуллин хаҗга велосипед белән барырга җыена, дип язган идек. Сәгате килеп җитмәгәндер инде, билгеле бер сәбәп­ләр белән, ул елны хаҗга бара алмады. Ә былтыр җәй көне исә аңа тәвәккәлләп барып кайтырга насыйп булды.

Аллага тапшырдык

– Хаҗга җәяү бару теләге унбиш яшемнән үк тынгылык бирмәде. Элек бабаларыбыз хаҗга җәяү барганнар, юлда аның бөтен мәшәкатен-авырлыгын күргәннәр. Мин гомрә хаҗын кылдым, әмма самолетта очып барып, аның тәэсирен бик нык сизмәдем димме, күңелдә канәгатьлек калмады. Шуңа да изге җиргә велосипедта барырга карар кылдым. Беренче талпынышта ул ният барып чыкмады. Ел башында ук һичшиксез барачакмын дип уйлана башласам да, эшләр килеп чыгып, әзерлекне бик соң гына башладым. Минем исәп белән юлга өч ай алдан чыгарга кирәк. Сәфәргә бер ай гына вакыт калган. Соңгы этәргеч Казанга Төркиядән килгән шәех Мөхәммәд Ибраһим Хозыр әл-Әмәди белән очрашу булды. Ул миңа, быел хаҗга барачаксың, кирәге чыгар, дип, чәч кыра торган станок бүләк итте, – дип искә ала ул сәфәргә чыгып китүен.



Кыска гына вакыт эчендә Булатка бөтен яктан уңайлы булган яхшы велосипед эзләргә туры килә. Велосипедны Түбән Новгородта таба. Соңгы товар булганга, аңа җитмеш процент ташлама да ясыйлар. Юлның уңышлы булачагына бу бер фал булды, ди әңгәмәдәшем.

Булатның ялгызы гына барачагын белгәч, дусты Марат, иптәшкә мин дә барам, ди. Юлда нәрсә генә килеп чыкса да, икебезнең беребез, һичшиксез, хаҗга барып җитәргә тиеш дип сөйләшеп куялар. Егетләр юлга 8 июньдә кузгала. Сәфәрне Болгардан башлыйлар. Ульяновскига барып җиткәндә, Марат велосипед педален әйләндерә алмый башлый. Хастаханәдә табиблар аңа өч ай ятып кына торырга куша. Шулай итеп, Булат юлын үзе генә дәвам итә. Әмма ул Волгоградка барып җиткәндә, Марат скутер сатып алып, юлда аны куып та җитә.



Маҗаралы юл

Егетләр Россия шәһәрләреннән соң Баку, Грузияне үтәләр. Төркия, Кипр, Мисыр, Иордания аша Согуд Гарәбстанына килеп җитәләр. Килеп җитәләр дип әйтү генә ансат. Булатка көненә йөз егермешәр, ә иң күбе йөз сиксән чакрым юл үтәргә туры килә. Барысы 4500 чакрымга җыела. Ә юлдагы маҗараларны сөйләп бетерә торган түгел.



– Согуд Гарәбстанына барып җитәрбез дип үзебез дә 100 процент ышанмадык. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл генә кылдык дип әйтергә була. Бердән, хаҗга визаны өч ай алдан алып булмый, бер ай кала гына бирәләр. Без визасыз гына чыгып киттек. Аллаһ ярдәменнән ташламады. Юлда барганда бер генә тапкыр да чирләмәдек. Тауларда суыкта да, салкын җил астында да барырга туры килде. Арып йокыга талганда, иртәгә тора да алмам дип уйласак та, тәндә көч тоеп сикереп тора идек.



– Мондый зур сәфәрдә проб­лемалар чыкмый тормагандыр инде?

– Алар без көткәннән дә күб­рәк. Иң беренчесе Кипрда булды. Паромнар булмаганга, Кипрдан Мисырга самолетта очарга туры килде. Карточкада акча бетте, кесәдә калган акчаларны, интернет аша билет алабыз дип, отельдә эшләүче бер кешенең карточкасына салдык, чөнки офис аша алганда кыйммәткә чыга. Әмма ул карточка белән проблемалар туды. Бер атнадан гына Каһирәгә барып җиттек, анда хәрби режим икән. Юлны велосипедта дәвам итәргә рөхсәт бирмәделәр. Яңадан билетлар алып, Шарм-әл-Шәехкә очтык. Аннан Иорданиягә паромда барырга уйладык. Иорданиянең Акаба шәһәрендә виза бирделәр, әмма биш минут утырып торырга куштылар. Менә шуннан маҗаралар башланды да инде. Өч сәгать утыргач, сәбәбен әйтми генә, сезне депортациялибез, диделәр. Төнлә кире Каһирәгә җибәрделәр. Анда хаҗ операторларына шалтырата башладык. Хаҗга бару өчен документларны иртәнгә кадәр генә кабул итәләр икәнлеге билгеле булды. Бер шалтыратуыбызда Дагыстан кешесенә чыктык.



Иртәгә безнең кеше Мәскәүгә документлар тапшырырга бара, паспортларыгызны шунда җибәрегез, ди. Хәрби режим булганлыктан, паспортны биреп җибәреп булмый, паспортсыз калсаң да төрмәгә тотып ябулары бар. Ничарадан бичара дигәндәй, Маратны полиция тотмасын өчен, чүлдәге бер караңгы авылга озатып, Мәскәүгә очтым. Туры рейс булмагач, Греция аркылы очарга туры килде. Мәскәүдә паспортларны тапшырдым, аванс итеп 45 мең сум бирдем. Тагын 120 мең бирәсе калды. Калган өлешен бирергә акча юк. Дагыстан кешесе, бүген түләмәсәгез, паспортларыгызны визага тапшырмыйм, ди. Мәскәүгә әйләнеп кайтуымны кешегә белдерәсе дә килми бит әле, хурландыра. Алай да дустыма хәлне сөйләдем дә, ул Казаннан акча җибәрде. Иртән исә арадашчы телефонын алмый. 45 мең дә, паспортлар да аңарда калды. Ниш­ләргә, өч көн, өч төн йокламаган, елыйсы да, кемгәдер үпкәлисе дә килә. Әллә мошенниклар кулына эләктекме дип уйлыйм. Аптырагач, киңәш сорап, шәехкә яздым, ул бары өч сүз язган: Аллаһка зекер кыл. Төне буе зекер кылып чыктым. Кабат танышларыма шалтырата башладым. Дагыстандагы диаспораларга, әллә кемнәргә шалтыратып бетердем. Нәтиҗәдә паспортларны алып калган дагыстанлыга ниндидер бер абруйлы кеше чыгып, барысын да җайлады.

«Хаҗга картайгач барырсыз»


Дүрт көннән визалар әзер булып, Булат кире Каһирәгә оча. Аннан егетләр кабат Иорданиянең Акаба шәһәренә юл тота. Визалары булса да, таможня начальнигы кабат депортациялибез дия башлый.
– Башта, хаҗга картайгач та барырга өлгерерсез, әлегә гөнаһларыгызны җыя торыгыз, дип киреләнде. Аннары икесенең берсен сайларга кушты: «Йә депортациялибез, яки өч йөз доллар түлисез дә законлы рәвештә (имештер!) бер кеше чик аша чыгарып куя». Җир өсте визасы гына булгач, самолет белән дә оча алмыйбыз булып чыга. Киттек машинага утырып. Нәтиҗәдә Мәдинәгә кадәр барырга туры килде. Машина йөртүче автомобилен махсус безнең исемгә теркәгән икән. Согуд Гарәбстаны законы буенча, без аның белән йә Мәдинәгә, йә Мәккәгә кадәр барырга тиеш булып чыктык. Анысы өчен тагын алты йөз доллар сорады.



Мәдинәгә җитәрәк, безне туктаттылар. Хаҗга автобусларда төркемләп килүчеләрне генә кертәбез, башкаларга юл ябык, дип аңлаттылар. Машина йөртүче, сезне барыбер кертмиләр, кире алып кайтам, димәсенме?! Шунда каяндыр болытлар килеп чыгып, чүлдә каты итеп яңгыр ява башлады. Машинадан чыктым да кулымны күтәреп, Аллаһыдан изге Мәдинәгә керергә мөмкинлек бир инде дип, ярдәм сорадым. машинага кире кереп утыруга, полицейский йөгереп килеп, гафу итегез, ялгышканбыз икән дип, юлны дәвам итәргә рөхсәт бирде. Дога менә шулай секунды белән кабул булды. Бер үкенечем калды – планлаштырылган юлны велосипедта бара алмадым. Хәзер инде Мәдинәдән Мәккәгә булган 500 чакрым араны, һичшиксез, велосипедта үтәчәкмен дигән идем, андый рөхсәт юк диделәр. Мәдинә губернаторы исеменә хат яздым. Ул кабул итте, иң башта селфи ясады. Миңа калса, социаль челтәрләрдән иң күп кулланучылар – гарәпләр. Алар селфи белән «чирлиләр». Озаклап сөйләшеп утыргач, язмача рөхсәт бирде. 46 градус эсселек, баштагы алтмыш чакрымны көчкә бардым.

Температурам күтәрелде, тамак, иреннәр кипте, хәл бетте. Туктап, кулларымны күтәреп, Аллаһы Тәгаләдән хәлемне җиңеләйтүен сорадым, ышанасызмы-юкмы, бер могҗиза белән температурам да төште, хәл дә кереп китте. Эсселекне дә сизми башладым, хәтта салкын җил дә исеп куйгандай булды. Шулай итеп, 500 чакрымны үтеп, хаҗ башланырга бер көн алдан барып та җиттем. Телевизордан мине күрсәткәннән соң, халык юлга махсус чыгып баскан, мине күреп елыйлар, ашарга, эчәргә бирәләр. Менә бу хаҗ миңа чынлап та канәгатьлек бирде. Андагы атмосфераны тәнемдәге бөтен күзәнәкләрем белән тойдым. Мин шушында килгәндә нинди генә кешеләр белән очрашмадым, нинди генә авырлыклар алдында калмадым, Аллаһ ярдәменнән ташламады. Ул мине юл буе озата барды. Теләге булган кешегә, әлбәттә, Аллаһ юлны ача. Әмма, куркыныч бер видеодан соң, моны кабатламавыгыз сорала дигән кебек, мин дә мондый катлаулы юлга үз көчегезгә ышанганда, физик әзерлек булганда гына чыгарга була дим. Матди яктан да барысына әзер булырга кирәк.



Велосипедта чыгып китүне кайберәүләр арзанрак булганга дип уйладылар, һич юк, бу сәфәр вип-хаҗ бәясеннән дә кыймәтрәккә чыкты. 16 тапкыр самолетка гына утырырга туры килде. Аның каравы, сәфәрдән зур канәгатьләнү алдым. Күпләр хаҗга баруны, төрле сәбәпләр табып, кичектереп килә. Мөмкинлек булуга ук, соңга калмыйча барырга кирәк. Иң мөһиме – Аллаһка тәвәккәл кылырга. Ул ярдәм итми калмый.

 


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»