поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.01.2017 Фаҗига

Казанда гомере фаҗигале рәвештә өзелгән Ралинаны соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

Бүген, 16 гыйнварда Кара диңгез өстендәге Ту-154 очкычы авиаһәлакәтендә hәлак булган Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлаштылар. Матәм чарасы Казанның Киров районында, артистка яшәгән йорт ишегалдында узды.

Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов, РФ Саклану министрлыгы, А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбле, Ралина белем алган уку йортлары вәкилләре, якыннары, дуслары килде.

Ралинаның җәсәде Россия Саклану министрлыгы күзәтчелеге астында Казанга махсус борт белән кайтарылган. Матәм чарасы дога уку белән башланды.

“Бүген безнең барыбыз өчен дә авыр көн, без Ралина белән хушлашабыз. Яшь, матур, алда дөнья кадәр перспективалары булган кызны, кызганычка каршы, шушы фаҗигале очрак бездән алып китте. Якты истәлеге булсын”, - диде Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин үз чыгышында.

Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов Ралина Гыйльманованың үз укучысы булуын һәм аның белән һәрчак горурлануы хакында сөйләде: “Балаларның балалрына да мондый хәсрәтләр күрергә язмасын. Ралинаның әти-әнисенә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин кайгы уртаклаклашу сүзләрен җиткергәч, “Кеше турында хәтер яшәгәндә, ул исән”, - дип белдерде. Ралина укыган 15 нче татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүлия Габдуллина уку йортында артистканың истәлек почмагы булдырылачагы хакында хәбәр итте.

Ралина Гыйльманова белән хушлашырга Краснодар краеннан аның булачак ире – ансамбль хоры җырчысы Михаил Васинның әнисе дә килгән иде.

Ралина Казанның Юдино бистәсендәге зиратта мөселманча җирләнде.

Исегезгә төшерәбез, Ралина Гыйльманова һәм Михаил Васин 25 декабрь көнне Сочи шәһәре янында, Кара диңгез өстендә һәләкәткә юлыккан Ту-154 очкычы пассажирлары иде. Авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында "Беренче канал", "НТВ", "Звезда" телеканал журналистлары, халыкта доктор Лиза буларак билгеле Елизавета Гланка һәм Александров ансамбле артистлары. Ансамбль Сириядәге Россия хәрбиләренә яңа ел концерты куярга тиеш иде.

Ралина Гыйльманова 1994 елда Казанда туа. Казан хореография училищесында укый, параллель рәвештә Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.«Кострома» балетында эшли, 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.


Зилә САФИНА
Татар-информ
№ --- | 16.01.2017
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»