поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.01.2017 Шоу-бизнес

Илназ Баһтан гаиләне саклап калу өчен КИҢӘШ

Ноябрь ахырында «Пирамида» концертлар залында Илназ Баһның «33 яшькә – 33 җыр» дип исемләнгән тамашасы узды. Аның бай репертуарына, ишле гаиләсенә карап, бер дә 33 яшь бирмәссең. Җитез, уңган һәм тырыш ул.

– Илназ, яңа елга аяк бастык. 2016 ел синең өчен нинди ел булды? 2017гә нинди өметләр баг­лыйсың?
– Бик шәп ел булды. Беренчедән, гаиләбез тагы да тулыланды – өченче улыбыз туды. Рәхәтләнеп иҗат та иттек. Финанс ягыннан авырлыклар булмады. Бер көн дә авырып ятмадым.

2017 елдан нәрсә көтәм? Әл­бәттә, сәламәтлек сорыйм. Эш күп булсын. Әллә нинди зур планнар кормыйм, сау-сәламәт кенә булыйк.

– Малайлар ничек соң? Өйдә Гүзәлгә ярдәм итәсезме?

– Үсәләр, Аллага шөкер! Ул бит бер Гүзәлнең генә түгел, ә гаилә бурычы, шуңа, әлбәттә, бергәләп карыйбыз. Бездә: «Бу – хатын кыз эше, бу – ир-атныкы», – дигән әйбер бөтенләй юк. Кирәк икән, өен дә җыештырам, ашарга да пешерәм. Гүзәл кечкенәләре белән өйдә булгач, өлкәнен балалар бакчасына үзем йөртәм. Ничек тә, Гүзәлгә авырга туры килмәсен, дип тырышам.

– Балаларыма тиешле тәрбия бирә алмам дигән курку хисе бармы?

– Әти булганчы ук бу сорау мине борчый иде, әле дә хафаландыра. Дөресен генә әйткәндә, куркып яшим. Бүген балалар безгә караганда да акыллырак булып туа. Заман да үз таләпләрен куеп тора. Үзебез дә балалар белән бергә үсәбез.

– Балаларга исемнәрне кем сайлый?

– Кыз туса – мин, малай туса, хатын сайлый дигән сөйләшү бар иде. Тик менә миңа чират һаман җитми тора.

– Гаиләгез матур, күз тимәсен. Буйдак, үз тиңен эзләгән егетләргә хатын сайлауда киңәшегезне бирерсез бәлки? Мәхәббәт гомерлек булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм нәрсә эшләргә ярамый?

– Акыл сатарга яратмыйм... Мәхәббәтсез берничек тә булмый. Ул чибәр, ул матур дип кенә өйләнү – дөрес түгел. Акылдан тыш, йөрәк тә хәл итәргә тиеш. Ә кавышкач иң мөһиме – ышану. Бер-береңә ышану, тугрылык –гаиләдә төп фактор. Сүз дә юк, синең хатыныңнан да итагатьлерәк кеше, тормыш юлында аннан да матурракны очратуың бар, акыллырагы да бардыр. Беребез дә идеаль түгел бит. Әмма теләсә кемгә гашыйк булып, аң югалтып йөрергә кирәкми. Бу соклану гына булып калсын һәм аны ничек тә, гаиләне саклап калу өчен, җиңә белергә кирәк.

– Концертларда, банкетларда эшләгәндә балаларыгыз кем белән кала?
– Нянябыз бар. Әмма аңа озак вакытка калдырып китмибез. Моның балаларга психологик яктан авыр булуын яхшы аңлыйбыз. Әтиме, әниме – балалар янында берсе һәрвакыт булырга тиеш дип саныйм. Нык мөһим эшләр булса гына балалар белән няня утыра. Өчесен дә калдырып киткән чак була. Аларны тыеп тоту авыр бит. Өч малай – өч төрле холык. Бергә утыртып ашату да бик җиңел эш түгел: өстәлдән берсе торып китсә, калганнары да аңа иярә. Ә аннары, зуррагы үртәргә, котыртырга да ярата.

– Няняны Гүзәл сайладымы? Сез бу эштә катнаштыгызмы?

– Аны без танышлар аша таптык. Очрашуга Гүзәл үзе барды. Хатын-кыз хатын-кызның психология­сен яхшы белә, яхшырак аңлый. Яхшы педагог, балалар белән уртак тел табардай ханым икәнен аңлагач, хатын аннан шундук канәгать калды. Һәм әлегә ышанычларыбызны аклап килә, алга таба да шулай булсын иде.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.01.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»