|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2017 Язмыш
Әгәр елап ятсам, бәлки мин аякка да басмаган булыр идемБәла уйламаганда килеп чыга. Кайда егыласымны белсәм, алдан салам түшәр идем, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Йөгереп йөргәндә, дөнья куганда, без бу хакта уйлап җиткермибез. Институтта укып йөргән 21 яшьлек Миләүшә Зарипова белән булган бәхетсезлек очрагы тормышының астын-өскә китерә. Әмма ул, үзен кулга алып, яшәргә көч таба. Авыру килеш хәтта үз бизнесын кора. Башкортстан якларында туып үскән кыз Казанга укырга килә. Теләге – укытучы булу. Әмма беренче елны укырга керә алмый. Миләүшә кулинария училищесына юл тота. Махсус әзерләнеп, икенче елны теләгенә ирешә – Казан дәүләт педагогика институтына керә. Миләүшә бик тырышып укый. Әмма тормыш ул теләгәнчә генә бармый. Урамда егылып, аның умырткаларына зыян килә. Шул сәбәпле, аяклары йөрми башлый. Гаилә кору, балалар үстерү турында хыялланган Миләүшә өчен зур сынауга әверелә бу вакыйгалар. Җитмәсә, әнисе үлгән, әтисе яңа гаилә белән яши. Аяксыз калган кыз ничек тә рухын сындырмаска тырыша. Әнисенең дусты Лилия апасы аны институтка йөртә. “Ярты ел ятып кына тордым. Төркемдәш кызларыма рәхмәт. Алар мине ташламады. Сессиягә килгәндә, миңа өч кенә минут утырып торырга ярый иде. Әмма мин аны уйлап та карамадым. Авыртуларга түздем, укуны ташламас өчен, иптәшләрем белән бергә имтиханнар бирдем, – дип искә ала Миләүшә. – Шуннан соң аерым коммуналь бүлмәгә яшәргә күчендем. Кулымда бер әйберем дә юк иде. Иң беренче итеп суыткыч сатып алдым. Эш эзләп карыйм, мине алучы юк. Таныклыгың булса, машина бирәбез, диделәр. Мин, такси яллап, автомәктәпкә йөрдем. Озакламый машинага утырдым. Машинам булса, эш табармын, тормыш җиңеләер дип уйладым”. Институтны тәмамлагач, ТИСБИга юристлыкка укырга керә ул. Бер үк вакытта диспетчер булып эшли башлый. “Кеше кулына калмас өчен, күбрәк акча эшләү турында хыялландым. Гел өстәмә эш эзләдем. Шулай итеп бер транспорт компаниясенә шалтыраттым. “Мине эшкә алыгыз. Йөзегезгә кызыллык китермәм, әйбәт эшләрмен”, – дим. Шөкер, эшкә чакырдылар. Акча гына түгел, тәҗрибә дә тупладым мин анда. Тәвәккәлләп кредит алдым да үз ширкәтемне ачып җибәрдем, – дип сөйли Миләүшә. – Башта куркытты, билгеле. Әмма елап утырсаң, эш бармый. Мин гел алга карадым. Башта бүлмәле булдым, аннан эшле, аннан бизнеслы, ә аннары фатирлы. Үземнең авыру икәнемне дә оныта идем. Эш күп, сызлануларны да уйларга вакыт калмый. Авыр вакытлар күп булса да, мин сабыр иттем. Сабырлыгым юкка булмаган икән, озакламый булачак ирем Мөнир белән дә таныштым”. Гаилә коргач, Миләүшә бәхеткә чума. Мөнирнең әти-әнисе дә киленнәренең йөри алмавына игътибар итми, мәрхәмәтле кешеләр булып чыга. Туачак сабыйларын алар озак көтә. Моннан берничә ел элек ире белән Яңа елны Таиландка барып каршылыйлар. Ә Казанга кайткач, Миләүшә карынында бала йөрткәнен белә. “Тормышыбызны түгәрәкләп, кызыбыз Алия туды. Хәзер аңа – 5 яшь. Әмма кечкенә булса да, миңа бик тә булыша. Кухняда да бергә эшлибез, өйне дә бергә җыештырабыз. Кызымның һөнәрләре бик күп. Хәзер бар тормышым аңа багышлана. Йөри алмыйм дип тормыйм, коляскама утырып кызымны озатып йөрим. Аның янәшәсендә буласым килә, – ди Миләүшә. – Хәзер без зур йортта яшибез. Иремнең әти-әнисен үзебезгә еш алып киләбез. Алар килгәч, мунча ягам, бәлеш пешерәм. Кунак итеп җибәрәм. Тормышның ямен тоеп яшибез”. Миләүшәнең әле тагын бер бәби алып кайту теләге дә бар.“Мөнирнең яратуы аркасында, бәхетем артты. Тормышта арттан этүче булмаганга, үз көнемне үзем көйләдем. Әгәр елап ятсам, бәлки мин урыннан да тормаган булыр идем. Юлымда очраган авырлыклар яңа максатлар куярга этәргеч булды, – ди ул. – Ә хәзер тормышыма сөенеп туя алмыйм. Мин инвалид дип утырырга ярамый. Киресенчә, үзеңне башкалар кебек итеп тоярга кирәк”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|