|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2009 Мәдәният
ДӨНЬЯГА ТАНЫЛУ ӨЧЕН БАШНЫ ГИЛЬОТИНАГА ТЫГАРГА КИРӘКМЕ?!Тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова бүгенге көн татар әдәбиятын “телсез” кеше белән чагыштыра. “Әгәр син эндәшмичә яшисең икән, синең хакта ничек белсеннәр ди?” – дип замандашлары алдында сорау куя ул. Гәүһәр ханым татар әдәбиятын тәрҗемә итү традицияләре юкка чыгуына борчыла, югыйсә нәкъ менә тәрҗемә милли әдәбиятка үзе хакында дөньяга аваз салырга мөмкинлек бирә. Күренекле язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул татар телендә бик матур итеп сөйләшә, күптәннән татар әсәрләрен русчага әдәби тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 2007 елдан республиканың “Идел” яшьләр журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Журналның рус теллесен чыгаруга җаваплы буларак, аңа “Идел”дә дә тәрҗемә итәргә туры килә.
Заманча татар әдәбиятын тәрҗемә итү өлкәсендә базар–сатулашу мөнәсәбәтләре хөкем сөрүе турында Гәүһәр Хәсәнова күптән түгел Казанда Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллык юбилеена багышлап оештырылган конференциядә дә сөйләгән иде. “Тәрҗемәчене дә, язучыны да кимсетә торган шартларда яшибез без бүген. Мин моны үз тәҗрибәмнән генә чыгып әйтмим, гомумән вәзгыять шундый хәзер. Еш кына тәрҗемә ителергә лаек язучыларның әсәрләре түгел, ә сөйләшеп килешә алганнарныкы тәрҗемә ителә”, – дип белдерде ул конференциядә Гәүһәр Хәсәнова.
Тәрҗемә мәктәбенең мөшкел хәлдә калуы сәбәбен тәрҗемәче ханым татар әсәрләрен тәрҗемә итүгә аз игътибар бирелүеннән, бу эш системага салынмавыннан күрә. “Бүген әсәрен русчага тәрҗемә иттерергә теләгән язучы үзе тәрҗемәче эзләргә һәм аның белән эш хакы турында сөйләшеп килешергә тиеш. Әлбәттә, күп кенә язучының түләргә акчасы юк, нәтиҗәдә ул күзләрен мөлдерәтеп тәрҗемәче алдында мескен кыяфәттә басып торырга мәҗбүр. Ә тәрҗемәчегә бу очракта нишләргә?.. Кире кагарга да йөрәк базмый, риза булсаң – бушка эшләргә вакыт юк. Тәрҗемәченең дә бит тамак туйдырасы, фатир өчен түлисе бар, – ди Гәүһәр Хәсәнова. – Бүгенге тәрҗемәчеләр алар тулы канлы итеп иҗади эш белән шөгыльләнә алмыйлар: көндез дәүләт эшендә утырырга кирәк, ә тәрҗемәгә инде башкалар ял иткән вакыт – өйдәге кичләр, якшәмбе көннәре, бәйрәм яллары кала. Мин үзем бик тә Мөхәммәт Мәһдиевнең кайбер әсәрләрен русчага тәрҗемә итәргә теләр идем. Әмма моның өчен миңа ким дигәндә бер ел өйдән чыкмыйча гел шуның белән генә шөгыльләнергә туры киләчәк. Ә бу, көн саен эшкә йөреп, әлбәттә, мөмкин түгел”. Гәүһәр Хәсәнова татар әдәбиятын таныту һәм тәрҗемәчеләргә лаеклы эш шартлары тудыру өчен эзлекле рәвештә дәүләт ярдәме булдырылырга тиеш дип ассызыклый. “Үзеңнең иҗатыңны дөньяга таныту өчен башыңны гильотинага тыгарга кирәк микән?! Бәлки аның мәрхәмәтлеләрәк юлы бардыр?” – дип белдерә тәрҗемәче.
Билгеле булганча, соңгы берничә елда Татарстанда Ринат Харисов, Разил Вәлиев кебек татар шагыйрьләрнең русча җыентыклары дөнья күрде. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге ике томлы татар поэзиясе антологиясе белән дә мактана. Антология өстендә Россия Мәдәният министрлыгы грантына берлекнең Лилия Газизова җитәкчелегендәге рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә секциясе эшли.
Айгөл ИСХАКОВА |
Иң күп укылган
|