поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
13.01.2017 Мәдәният

Хуш, бәхил бул, Өлкән апа!

Финляндиядән кайгылы хәбәр килде: хөрмәтле милләттәшебез Өлкән ханым Али вафат. Аңа күптән түгел 80 яшь тулды. Ул Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте рәисе Атик Алиның әнисе. Бу хәбәргә ышанырлык та түгел: әле яңа гына, 28 ноябрьдә, Өлкән апа Казанга, Рәшит Ваһапов фестиваленең гала-концертына килде. Бөтен залга нурын таратып, кояш кебек балкып утырды.

Сәхнәгә менеп, Финляндия татарлары исеменнән мине туган көнем белән котлады. Казандагы яңалыклар белән нык кызыксынды, киләчәккә матур уй-хыяллары бар иде аның…

Өлкән ханым милләтпәрвәр шәхес иде. Ул мәшһүр Абдулла Алиның хатыны иде. Бу гаилә Финляндиядә татар рухын саклап, аны үстерүгә, милләттәшләребезнең Казан, татар дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертте һәм кертә. Озак еллар Финляндиянең Исламия татар җәмгыятен Абулла Али җитәкләде, бүген исә бу эшне аларның улы Атик Али алып бара. Өлкән апа улының бу эшенә борчылып һәм горурланып яшәде.

Өлкән апа озак еллар безнең фестиваль белән тыгыз элемтәдә булды, безнең якын дустыбыз, фикердәшебез, киңәшчебез һәм ярдәмчебез иде. Рәхмәт аңа!

Өлкән апа, аның гаиләсе бик күп татар зыялылары (Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин, Марсель Сәлимҗанов, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева һ.б.) белән дустанә мөнәсәбәттә булып, аларга кадер-хөрмәтен кызганмады.

Өлкән апа Финляндия татарларының тере энциклопедиясе иде. Ул бик күп тарихи материал туплады, аны яшьләргә тапшырып калдырырга тырышты.

Бу олы югалту уңаеннан, Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте рәисе Атик әфәнде Алиның, аның туганнары Сюзан ханым хәм Акиф әфәнденең, гаиләләренең, якыннарының, якташларыбыз, милләттәшләребезнең тирән кайгысын уртаклашам, Ходайдан сезгә сабырлык сорыйм.

Хуш, бәхил бул, Өлкән апа! Урының оҗмахта булсын!

Рифат Фәттахов,
Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры.



 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы