|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2017 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтенә эләккән гаиләне машинаны кисеп кенә коткара алганнар (ФОТО)Балык Бистәсе районында үлем очрагы белән тәмамланган юл һәлакәте вакыйгалары ачыкланды. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Искәртеп үтик, фаҗига бүген иртән 9 сәгать 30 минутта булган. Бердәм 112 номеры экстрендиспетчерлык хезмәтенә Саескан тавы –Шәле трассасының 4нче километрында 14нче модельле «Лада»ның Владимир өлкәсеннән булган фургонлы «Пежо Боксер» машинасына бәрелүе турында хәбәр алынган. 3 нче зона янгын коткару отряды һәм 128 нче янгын-коткару часте коткаручылары һәлак булучыны һәм зыян күрүчеләрне җимерелгән машинадан чыгарган. Аларны алу өчен махсус инструмент белән машина түбәсен кискәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|