поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.01.2017 Бәйрәм

Искечә Яңа ел: «утырып» алмасаң, әллә ничек...

Хөкүмәтебезгә рәхмәт: ун көнлек бәйрәмнәрдән яңа арынып, эшкә керешеп киләбез. Кем ничектер, алардан гарык булучылар да бихисап. Бер чабарга өйрәнгән атны кинәт туктатсаң, тора алмаслык егыла диләр бит. Кышкы каникулларда үзен шул ат белән чагыштыручы танышларым да бар. Ял күп була димени?

Әнә бит, СССР заманында бары тик 1 гыйнвар гына ял көне булган. 2 гыйнвар көнне завод-фабрикалар да, хастаханә, комбинатлар да гадәти режимда эш башлаган. Ә хәзер мәктәп укучылары белән бергә каникулга чыгабыз да, алар белән бергә китәбез. Ун көн буе кеше ашарга да, эчәргә дә, кунактан-кунакка йөрергә дә өлгерә.

Шулай итеп, кемдер эш атнасы башлануын бармак бөгеп көтә. Кемдер ялларны тартып-сузып узмавын тели. Әмма бәйрәм итәргә яраткан Россия халкын бернишләтеп булмый. Бүген Искечә Яңа ел ләбаса! Кемдер бу бәйрәмне шуның кадәр көтә ки, хәтта 10сыннан 13енә кадәр булган ара «разминка» гына алар өчен. Куанмас җиреңнән сикерерсең, быел атна ахырына туры килүен әйт әле.

Кичә кичтән үк икешәр-өчәр шешә шампан шәрабы белән запасланучылар хәйран иде кибеттә. Мандаринны да килолап алалар.

– Искечә Яңа ел – гадәти бер бәйрәм инде, – ди Рамил Абдулвалиев. – 31 көнне иртәдән үк ниндидер серлелек тоясың, бәйрәм рухы сизелеп тора. Чыршы да матуррак, бүләкләр дә бирешәсе килә. Бәйрәм табынына дигән каз да үз чиратын көтә. Ә 13 гыйнвар исә – гадәти көн белән гадәти бәйрәмнең кушылмасы. Бу көнне бәйрәм итү дә әллә ничек, «утырып» алмасаң да сәеррәк.
   
Чыннан да, Искечә Яңа ел чыршы белән бер елга хушлашу көне кебек. Яңа елга кадәр тылсымлык бөркеп янган гирлянда утлары да тора-бара ничектер төсен җуя, кардан ясалган сыннарга да игътибар кими. Гадәттә, Иске Яңа ел көнне гаиләләр Яңа ел бәйрәмнәре узган мәйданнарны әйләнеп кайта. Яңа ел уздымы, кыш бетте дигән фикер дә яши халыкта. Димәк, Искечә Яңа ел бәйрәмгә әзерләнгән матурлыкны җыеп алу өчен кирәк. Ике атна карадык, сокландык, шуннан артыгы кирәкми.



Алексеевскида яшәүче Гөлнара Хәлилова 13 гыйнварны көтеп ала. Бу көнне аның иренең туган көне. Шуңа күрә, ике куянның койрыгын берьюлы тоталар.

Искечә Яңа елны ел башы дип санаучылар, ышанучылар да юк түгел. 31 декабрь якшәмбегә туры килеп, ЗАГС бүлеге эшләмәгәнлектән, никахларын 13 гыйнвар көнне рәсмиләштерүчеләр дә бар. Янәсе, яңа тормышка Яңа елдан атлыйлар.

Искечә Яңа елны бәйрәм итү каян килеп чыккан соң? Бер генә Яңа ел җитмиме безгә?

Россиядә Яңа бу гадәт революциядән соң формалаша. Сәбәбе: Юлиан календареннан Григорианныкына күчү. Ике календарь арасында аерма 13 көнне тәшкил итә. Димәк, рәсми төстә Яңа елны каршылаганнан соң иске стиль белән бәйрәм итү арасы да 13 көн. Яңа календарь белән яши башлау, бәлки, ел башлану датасын үзгәрткән дә булыр иде. Тик моңа рус проваслав чиркәү әһелләре каршы төшә.

Ун-унбиш еллап элек Искечә Яңа елны бәйрәм итүгә артык әһәмият бирелми иде. Хәзер ул елдан-ел популярлаша бара. Календарьда кызыл төс белән күрсәтелмәсә дә, халык мәш килеп көтә  бу көнне. Телевидение исә Яңа ел программаларын һәм традицион фильмнарны кабатлап күрсәтә. Күрми калучылар өчен менә дигән мөмкинлек.

Ярый әле, кемдер канун проекты кабул итеп, календарьда 13 гыйнварны кызыл белән билгеләтми калган. Чөнки 2101 елдан башлап, ягъни 84 елдан искечә Яңа елны 14 гыйнварда бәйрәм итәчәкбез. Ике бәйрәм арасындагы 13 көн гасыр саен арта бара.

Вконтакте социаль челтәрендә Intertat.ru укучылары арасында сораштыру да уздырдык. «Бу көн сезнең өчен бәйрәмме?» дигән сорауга 41,9 %ы  «Юк, әле Яңа елны яңача бәйрәм итүдән һаман хушка килеп ятыш...», 38,7 %ы «Әйе, Яңа елны искечә бәйрәм итми калмыйм – бәйрәм күп булмый!» дип җавап бирде.

Яңа һәм Иске еллар турында кызыклы фактлар:

– 1699 елның 20 декабрендә император Петр I Россия империясендә елларны яңача исәпләүгә күчү һәм ел башлануны бәйрәм итүне 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерү турында карар чыгара.

–  Әлеге карар буенча, 1700 елның 1 гыйнварында өйләрне Гостиный дворда куелган үрнәк буенча нарат, чыршы ботаклары белән бизәргә кирәк була. Күңелләрне күтәрү өчен кешеләр бер-берсен Яңа ел белән һәм гасыр башы белән мәҗбүри котларга тиеш булалар.

– Кызыл мәйданда утлы өермә уйнатыла, туплардан һәм мылтыклардан салютлар бирелә.

– Мәскәү кешеләре үз өйләре янында мушкеттан атарга һәм ракеталар очырырга тиеш булалар.

– Рус православие чиркәвенең яңа елы 1 сентябрьдә билгеләнүе дәвам итә.

– 1917 елгы инкыйлабтан соң Раштуа һәм Яңа елны бәйрәм итү бетерелә.

– 1935 елда гына әлеге бәйрәм балалар бәйрәме буларак кире кайтарыла.

– 1937 елның гыйнвар башында Мәскәүнең Колонналы залыңда беренче тапкыр рәсми Чыршы утларын кабыза.
 
– Әлеге вакыйга «Советлар берлеге» (Советский Союз) киножурналында күрсәтелә.

– Алдагы елда бөтен ил буйлап меңнәрчә чыршылар бизәлә.

– 1947 елның 23 декабрендә ССРБ ЮС президиумы указы белән 1 гыйнвар бәйрәм һәм ял көне итеп игълан ителә.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 13.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»