поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Мин сине шундый озак эзләдем.
    – Беләм, качып булмады.
Бүген кемнәр туган
  • 08 Июнь
  • Сәрия Мифтахова - журналист
  • Рәис Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәлисә Ширмән - язучы
  • Илүсә Хуҗина - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
13.01.2017 Сәясәт

Камил Исхаковның сеңлесе: «Әни өч кенә көн авырып, кулымда җан бирде»

10 гыйнвар көнне Казанның экс-мэры Камил Исхаков гаиләсе зур югалту кичерде: Камил әфәнденең әнисе Илһамия Газиз кызы 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Ничә яшьтә булуына карамастан, әнисе исән чакта бала – бала булып кала. Әни кеше дә һәрвакыт кирәк, һәрчак кадерле, газиз зат.

– Әби – дөньядагы иң яхшы дәү әни иде, – ди оныгы Кәрим. – Бик сабыр булды, беркайчан тавыш күтәрмәде. Әйтәсе сүзен әрләми-орышмый, тыныч кына җиткерә иде. Шуңа күрә һәрбер сүзе үгет-нәсыйхәт булып истә калды.

Илһамия әби тумышы белән Балтач районының Хәсәншәех авылыннан. Хезмәт юлын гади эшче булып башлаган.  Казандагы 16нчы заводта, тегү училищесында эшләгән. Соңгы эш урыны – «Казан» кунакханәсе. Биредә ул склад мөдире вазыйфасын башкарган.

– Әни – бик оста тегүче. Авыр вакытларда, акча кытлыгы кичергән заманда, безне – дүрт баласын ким-хур итмәс өчен, төннәр буе тегү тегә иде, – дип сөйли кызы Рәшидә ханым. – Савинка бистәсендә үз йортыбыз яшәдек. Бик зур бакчабызда нинди генә төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстермәде әни. Аның түтәлендә генә түгел, сукмагында да бер чүп үләне күрмәссең. Мин әни кебек тәмле итеп гөбәдия пешерүчене күргәнем юк. 85 яшенә кадәр шушы ризык белән сыйлады ул. Безне дә хезмәт белән тәрбияләде. 42 яшеннән өч абыемны һәм мине берүзе аякка бастырды. Барыбызга да югары белем бирде. Әти белән бергә яшәмәсәләр дә, һәрвакыт аралашып тордык, кунакларга йөрештек. Әни белән әти дә дустанә мөнәсәбәттә булды.
 
Ата-аналар балаларын җирләргә тиеш түгел дигән язылмаган канун бар. Әмма тормышта барысы да җайлы гына килеп чыкмый шул. Илһамия Исхакова капкасын да кайгы җиле шакый.  1999 елда өченче улы – Наил, тромблары шартлап, кинәт вафат була.

– Бик әйбәт кенә йөреп торган җирдән, өч ел элек бот сөяген  сындырды әни, – дип дәвам итә Рәшидә апа. – Өлкән яшьтә сөякләр таркала башлый бит. Өйдә аягы чагылып кына киткән. Инде анысы төзәлеп, аякка баскан иде. Бер елдан соң ук тагын шул хәл. Бу юлы элек ялганган урыннан  астарак. Ике операция кичерергә туры килде әнигә. Гомер буе сабыр булды үзе: сызлануын чак кына да сиздермәде. Ятып та тормады. «Ятсам, гел ятып торырга туры килә», – ди иде.

Соңгы өч елын төпчек баласы, бердәнбер кызы Рәшидә апа тәрбиясендә үткәрә  Илһамия әби.

Үләсен сизенгән кебек булды әни. Аз ашады, чәй дә эчмәде. «Әни, менә ниләр әзерләдем, бер генә кашык булса да кап әле», – дип кыстый идем. «Миңа ашарга кушмадылар» дип шаккатырды. Күрәсең, ике дөнья арасында яши башлаган булган инде. Ә дөньядан бик тиз китте. Өч кенә көн температурасы күтәрелеп, грипп белән чирләде. Әмма «үләм» димәде. Соңгы көненә кадәр балаларын, оныкларын танып сөйләште. Җаны чыкканда колагына иман кәлимәсе пышылдадым. Кулын минем учыма салган килеш, бик җиңел һәм бик тыныч кына дөнья куйды әниебез.

Илһамия Исхакованы Яңа Татар бистәсенә, үз әнисе янына җирләделәр. «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, җеназага бик күп кеше җыелган.

Камил Исхаковның, гаиләсенең, Рәшидә апа һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
 

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы