|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2017 Фаҗига
Туташның ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәве аркасында 21 яшьлек егет үлгән (ВИДЕО)Фаҗига Петропавловск-Камчатский шәһәрендә була. Ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында киртә булып, туташ утырган иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча иномарка йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин туташ моны эшләргә ашыкмый. Табиблар аңа мөрәҗәгать итүгә карамастан, ул юлдан машинасын алмый. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир фельдшерларга яный башлый, хәтта капотка да сикерә. Ярдәмгә ашыгучылар ЮХИДИ чакыртырга мәҗбүр була. Шуннан соң гына җәнҗал куптаручылар вакыйга урынын ташлап кача. Нәтиҗәдә чакырылган адреска 3 минут эчендә килеп җитәргә тиешле ашыгыч ярдәм машинасы 10 минут кадерле вакытын югалта. Ярдәм таләп ителгән 21 яшьлек егет җан тәслим кыла... Тулырак: Шокирующий случай на Камчатке — скорую помощь заблокировал водитель иномарки (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|