поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.01.2017 Мәдәният

Миләүшә Хузина: “Тавышка туры килде дип кенә җыр сайламыйм” (ИНТЕРВЬЮ)

Балаларны кечкенәдән үк әти-әниләр музыкаль мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Билгеле, аларның барысы да зур йолдыз, танылган җырчы булып җитә алмый, тик шул ук вакытта гаиләдә баланың иҗатына карата ышаныч бар һәм терәк күрсәтелә икән, димәк, өметләр дә зур булырга мөмкин. Ышансалар таулар да күчергә була бит.

Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән яшь җырчы Миләүшә Хузинаның гаиләсе әнә шундыйлардан. Миләүшә бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә вокал бүлегендә белем ала.
— Яңа сәхнәгә килеп кергән җырчы буларак, сәнгать итүдән нинди тәэсирләр аласың? 
— Музыка белән шөгыльләнүдән мин бары уңай эмоцияләр генә алам, чөнки сәнгатьнең минем тормышымның аерылгысыз бер өлеше икәнен яхшы беләм. Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану хисе белән берлектә “Тамашчыга җыр ошармы икән?” дигән сорау фикеремне ала. Тик җырлый башлауга ук тамашачы белән бер дулкынга кереп китәсең, аннары җырны яхшы кабул иткәч тә эшлисе, иҗат итәсе һәм тырышасы килә башлый.
— Нигә дуэтны нәкъ менә җырчы Айгиз Әхмәтов белән яздырырга булдың?
— Айгиз Әхмәтов белән минем вокал укытучысы Ләйсән Камил кызы Уразаева аша таныштык. Нәкъ менә ул мине Айгиз Әхмәтовка тәкъдим иткән һәм, тавышымны ошаткангадыр күрәсең, Айгиз бергә дуэт яздырыр өчен мөрәҗәгать итте. Мин ике дә уйламыйча ризалаштым, чөнки ул мизгелгә Айгиз Әхмәтовның иҗаты белән таныш идем һәм җырларын рәхәтләнеп тыңлый идем.  Бүгенге көндә безнең ике дуэтыбыз бар.
— Ул сине сәхнәгә алып чыгучы булдымы?
— Берсүзсез, Айгиз Әхмәтов миңа бик күп яктан ярдәм итте, үз-үземә ышаныч өстәде. Шулай ук бу юнәлештә мин үземнең вокал укытучысына да рәхмәтле, чөнки аннан башка минем бернәрсә дә барып чыкмас иде. Ләйсән Камилевна ярдәмендә үземнең җырлар да, клиплар да барлыкка килде.
— Мәхәббәт турындагы җырларны иҗатыңда өстен күрәсең. Әлеге хис турында башка темаларга караганда җиңелрәкме җырларга?
— Мәхәббәт турында җырларга миңа һәрвакыт җиңелрәк иде, ләкин үземнең бу хисне әлегә кичергән юк. Җырлау ягыннан гына түгел, ярату турындагы җырларны тыңлаучылар да башкача, ничектер якынрак кабул итә, чөнки кайбер җырлар күңелгә үтеп кереп, андагы хатирәләрне уята торган була.
— Яшь иҗатчы буларак, фотоларны, җырларны интернетка кертү, чыннан да, җырчыга популярлашырга мөмкинлек бирәме? Синең тормышта социаль челтәрләрнең роле зурмы?
— Җырларны социаль челтәрләргә кертү һичшиксез популярлыкны арттыра, чөнки интернетның мөмкинлекләре чиксез дияргә була. Җырларны шундый ысул белән киң аудиториягә җиткерергә зур тырышлыклар кирәкми. Теләгән һәркем җырларын кертә ала, һәркем теләгән җырны тыңлый ала. Минем дә берникадәр танылуым интернетка “Чишмә” җырын керткәч башланып китте.
— Музыкаль белем ягыннан нинди максатларың бар?
— Көллиятне тәмамлауга Казан дәүләт мәдәният институтына керергә ниятлим. Винера Ганиева канаты астына керәсе килә, тик анысы ничек булыр.
— Барлык җырларны  да яратып башкарасыңмы? Тавышка туры килә дип кенә сайланган җырлар буламы?
— Әлбәттә, һәрбер җырымны ләззәтләнеп башкарам, чөнки җыр сайлауга бит ныклап алынам, һәрвакыт “Тамашачы ничек кабул итәр иде?” дигән сорау бирәм. Тавышка туры китереп сайланган җырларым бөтенләй дә юк, чөнки күңелгә яткан җыр булса, аны барыбер башкарып чыгарга мөмкин.
— Гаиләң җырчы булып китүеңне, иҗади юнәлеш бунча атлавыңны телиме?
— Гаиләм һәрвакыт ярдәмгә килә һәм башлаган һәр эшне хуплый. Әнием үзе бик матур җырлый һәм нәкъ менә ул җиде яшемдә мине музыкаль мәктәпкә бирде, анда мин вокал белән шөгыльләнә башладым. Иҗатны ташлыйсы килгән мизгелдә дә әнием янымда булды. “Аннары барыбер үкенәчәксең”, — дип үгетләп барысын да үз көчендә калдырды. Чыннан да, әниемнең сүзләренең хаклыгына хәзер дә инанам. Ул миңа һәрвакыт ышана. Гомумән, минем гаиләм иҗатымны алга этәрүче илһам чыганагы. 


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 12.01.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»