поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.01.2017 Мәдәният

Илфир Якупов: "Сәнгать миңа һава кебек кирәк иде..." (ӘҢГӘМӘ)

Театр директоры кем ул? Гәрчә аның эше тавык чүпләп бетермәслек булса да әллә ни күзгә бәрелеп тормый кебек. Артист сәхнәдә уйный - роле аша таныла, режиссер спектакль куя - исеме афишада ук ялтырап күренә. Бәлки директорның барлык вазифаларын бергә кушкач, ул - театрның җаны дияргәдер?

Үзәге дигән билгеләмә дә килешер иде. Хәер, ел әйләнәсендә республика театрлары җитәкчеләре белән очрашып-күрешеп бу сорауга ачыклык кертербез, шәт. Хәерле сәгатьтә! Беренче кунагыбыз Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Илшат улы Якупов. Коллегалары арасында иң яше. Быел аңа 35 яшь тула. Биш ел элек директор итеп билгеләнгән егет кыска гына вакыт эчендә “Камал”ны җанландырып җибәрде. Халыкта “Яңа себерке әйбәт себерә” дигән шаян әйтем бар.  Себерә ул, әмма бернәрсәне дә тышка чыгарып түкми. Элек-электән театрда  сакланган  матур  традицияләрне  яңа идеяләр, яңа проектлар белән баетып, тагын да югарырак баскычка күтәрә.

- Илфир, әңгәмәбезне исемегездән башлыйк әле. Ул нинди мәгънәне аңлата?
- Армиядә әти Илфир дигән егет белән хезмәт итә һәм аның хөрмәтенә миңа шушы исемне куштыра. Мәгънәсенә килсәк - ил күрке.
- Сез итагәтле, ачык йөзле, Сездә мин-минлек, борын чөю юк, ә бит кайбер яшь  җитәкчеләр  һавалы  була.  Бер язучыбыз әйтмешли: “Өлкән буын  картая,  алар  урынына пыяла күзле җансыз компьютер малайлар килә”. Бала чакта ук  “сөйкемле сөяк”  идегезме соң? Яши-яши  (олыгая-олыгая димим, яшьлегегез үпкәләр) үзгәрдегезме?
- Кечкенәдән үк әдәпле идем. Мине әби-апалар бик ярата иде. Шулай ук укытучыларым да үз итте. Чаллы шәһәренең 54 нче татар гимназиясендә укыдым. Бервакыт әни җыелыштан кайтты. “Минем турыда нәрсә әйттеләр”, - мәйтәм. “Безнең Илфир - Илфир инде ул,  диделәр”, - ди.
- Тәртипле укучы – алар өчен бәхет инде ул.
- Шук идем анысы. Тиктормас та идем. Берсендә караваттан сикереп маңгаемны  ярдым. Күрәсең, мине урамда буталып, мәгънәсезгә вакыт  уздырулардан гаиләдәге тәрбия белән сәхнәгә тартылу  көче саклагандыр. Укыганда  шаяннар  һәм  тапкырлар клубына йөрдем, төрле кичәләрдә чыгыш ясадым.
- Сезнең пародияләр хәтта ки, укытучыларны   да шаккатырган икән.
- Күрәсең, уеныбыз ошагандыр, берсендә математика укытучысы кызыксынды. “Ничек боларны уйлап табасың?” -  ди. Малайлар миңа: “Әйдә, сөйлә дә сөйлә”, -  дип төртә, чөнки аларга укымаска кирәк. Мәзәк  сөйли-сөйли дәреснең үткәнен сизмәдек тә.
- Шунысы  сөендерә, чын татар мәктәбендә белем алгансыз. Димәк, кечкенәдән үк  милли  рухта тәрбияләнгәнсез. Нәкъ менә шундый егет-кызлар булганда гына  татарның киләчәге өмет уята. Хуш, сәхнә белән мавыгу, кайчакта, мәктәпне тәмамлагач сүнә,  һәм яшь кеше һөнәр турында уйлана. Кая  документларны  тапшырырга  дип  баш  вата. Нигездә ир балалар техник вузларны сайлый.
- Әйе, безнең гаиләдә дә андый проблема туды. Әти-әни безне: “Фәлән  һөнәрне үзләштерсәң - акчага мохтаҗлык кичермисең”, - дип үстермәде. Без апам белән ирекле идек, алар безнең ирекне беркайчан да  чикләмәде.  Ләкин мин  Мәдәният һәм сәнгать институтына  - актерлык бүлегенә керәм дигәч, алар сагаеп калды.
- Сагаерлык сәбәпләр күп иде шул: артистлар турында төрле гайбәтләр тарала иде.
- Өебездә иртән үк “чыбыклы радио”ны кабызалар иде. Әни: “Әй, балакаем, уйладыңмы соң? Мин ишетәм бит, артистлар аерылып, әле берсенә, әле икенчесенә өйләнә.  Тормышмени инде бу! Әйдә, Чаллы педагогия институтына кер”, - дисә, әти: “Теш табибы һөнәре кулайрак, улым”, - дип үз ягын каера. “Ник медицинага кыстыйсың?” -  дим. “Картайгач тешләрем бозылыр да, син дәваларсың”, - ди. Ул безнең шаянрак кеше. Әнине: “Бөтен артистлар да бер чыбыктан сөрелмәгән”, - дип тынычландырдым инде. “Артист һөнәренә өйрәнгән яшьләрнең барысы да сәхнәдә уйнамый”, - дип тә әйттем әле. “Юк, артистлыкка укыйм!” - дип, үземнекен куәтләгәч, бүтән үгетләмәделәр, мине - 17 яшьлек егетне, Казанга китереп, чыбык очы туганыбызда  калдырдылар.
- Ахырдан “их!” дип үкенмәдегезме соң?
- Үземнең мөмкинлекләремне белү, үземнең дөньямны ачу ягыннан актерлык бүлегендә укуым бик нык ярдәм итте.  Алай гынамы, кыюлык, ышаныч өстәде. Тәвәккәллеккә өйрәтте. Биш ел буе “Камал”да күмәккүренешләрдә  катнаштым, олы артистлар белән гастрольләргә чыктым.  Театрда мин зур “тормыш мәктәбе” уздым.  Уку практика белән ныгытылса гына, нәтиҗәсе була. Өченче курста  “Пазик”ка төялеп бер төркем артистлар белән Оренбургка  юл тоттык.  Мин Хәлим абый Җәләй  белән янәшә  утырып  бардым.
- Димәк, иҗат сукмагына  басар өчен  берничә адым гына калган.
- Әнигә: “Барысы да сәхнәдә уйнамый”, - дип  әйткәндә, мин киләчәгемне  алдан ук  күзаллаганмын ахрысы. “Барысы”ның берсе - мин идем.  Тиктормас холкым аркасында  өченче курста  Интертат ру.га штаттан тыш хәбәрче булып урнаштым. Каләмемне сынап карыйм әле, дидем.
- Бу табигый теләк, язарлык җирлек  бар, иҗат Казанында кайныйсыз.
- Театрдагы  һәрбер  яңалыкны  күзәтеп  бара идем. Информация кытлыгы юк. Каядыр артистлар белән әңгәмә оештырам, фестивальләрдән язма әзерлим. Бу гына җитмәде, директор Шамил  абый Закиров  өстәмә вазифа  йөкләде. Кичләрен спектакльләргә рус теленә синхрон тәрҗемә ясадым. Диплом спектакле  белән Актанышка җыенгач, төркем башлыгы итеп тә ул мине билгеләде. Күрәсең, оештыру сәләтемне чамалагандыр, һәр нәрсәгә диярлек “борын тыгуымны” өнәгәндер, берсендә “Зәңгәр шәл”дә  массовкада уйныйм, режиссер ярдәмчесе:  “Директор чакыра”, - ди. Шамил абый берни аңлатмады. “Мәдәният министрлыгына бар әле”, -  генә  диде. Курка-курка киттем.  “Язмаларымда  хата  җибәрдем микәнни”, - дим. Министр урынбасары А.А.Заппаров  эш тәкъдим иткәч кенә тынычландым.  “Бездә хезмәт хакы әллә ни шәп түгел”, - ди урынбасар. “Зур акча артыннан кусам - сәнгатькә якын да килмәс идем”, - дигән җавабым аңа бик ошады. Анда өч ел сәнгать бүлегенең театрлар буенча әйдәп баручы белгече булып эшләдем.
- Акчага идол итеп табынган заманда  Сез рухи кыйммәтләрне өстенрәк санагансыз. 2005 елда Илфир Якупов  сәнгатьтән  бөтенләй ерак өлкәдә - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ярдәмчесе. Үзенә күрә түрә! Кулда кәттә телефон, ноутбук, капка төбендә машина, иркен, якты кабинет, чит илләрдә рәсми очрашулар һәм...  матди яктан бөтенлек. Яшьләрнең хыялы түгелме соң бу?  Ә Сез җылы урыныгызны ташлап яңадан театрга әйләнеп кайткансыз. Хәтта ки министрның “җибәрмибез!” дигән катгый сүзе дә тәэсир итмәгән.
- Әлеге эш җаныма ятмады, ул минеке түгел иде. Сәхнәдә уйнамасам да, мин сәнгатьтән аерылып яши алмыйм, сәнгать миңа  һава кебек кирәк иде. Министр  гаризамны   өч  тапкыр ертты, дүртенчесендә барыбер куйдырттым. Шамил абыйга шылтыратып хәлне аңлаттым, икенче көнне үк  Фәрит Бикчәнтәев  белән  алар мине театрга чакырды. “Сине кем сыйфатында эшкә алыйк?” - дигәч: “Сезнең маркетинг буенча  кешегез юк”, -дидем. “Элемтәдә” мин ярты  Аурупаны әйләндем. Чит илләрдәге үзгәреш-яңалыкларны гел күзәтә идем. Театр җитәкчелегенә иң беренче  халык арасында   социаль сораштыру үткәрик, дидем. Идеяләр байтак иде. Директорның маркетинг  буенча урынбасары штаты ачылды. Моңарчы республика театрларында мондый бүлек юк иде., шуңа күрә башта:  “Нәрсә ул?” - дип аптырадылар. Аллага шөкер, элеккеге проектларыбыз бүген дә гамәлдә.
- Ул чакларда,  мин дә бәлки директор кәнәфиенә утырырмын әле,  дигән уй  күңелегезне  кытыкламадымы, Илфир?
- Юк, кытыкламады. Мин кәнәфиләргә кызыкмадым. Кызыксам, Сез “түрә” дип тамгалаган эшемне ташламас идем. 2012  елда Шамил Зиннур улын “мәңгелек йорт”ка  озаттык. Мондый шәхесне югалту  әйтеп бетермәслек  тирән хәсрәт иде. Аның эше ярты юлда тукталмыйча, дәвам итәргә тиеш иде, Фәрит абый мине ТР Мәдәният министрлыгына алып барды. Менә, безнең кандидатура, диде.
-  Сез җиде ай чамасы директор вазифасын башкаручы  статусында гына тордыгыз. Көндәшләрегез шактый иде. “Кем? Кайсысы?” - Интернет шартлый  язды.  Бездә халык “җитез”, берсе фәлән иптәшне “куйса”, икенчесе аны “алып атты”.
- Мәдәният министрлыгында эшләгәндә дә  мин “Камал” белән элемтәмне өзмәдем бит.
- Шулай шул, Сез бер-берегезгә ефәк җеп  белән бәйләнгән кебек идегез.
- Җеп белән генә микән? Аркан белән! (Көлә.)
- Бүген һәр өлкәдә диярлек дөнья арбасыннан төшеп калмас өчен нинди генә алымнар, нинди генә чаралар уйлап тапмыйлар. Аның кайберләрен “мөгез чыгару” дип тә әйтәләр. Менә Сез дә, тамашачыны җәлеп итәр өчен, узган елда флешмоб  үткәрдегез. Моның бер-бер нәтиҗәсе булдымы?
- Булды, билгеле. Безгә яшьләр тартыла башлады, ягъни тамашачыбыз яшәрде. Театр нәрсә ул? - Ул көн саен ашый торган ипи түгел. Әгәр син: “Җәмәгать, театр бар!” дип кычкырмасаң, кеше башын аска игән, дөнья куып чаба,  ә синең тавышыңны ишеткәч, адәм баласы  ирексездән күтәрелеп карый. Мине дә тәнкыйтьләделәр. Ничек инде академия театры артистлары  җир астында  Булат җырын җырлый, янәсе. Бу бит түбәнлек, янәсе. Дөрес, метро түбәндә - аста, әмма да ләкин  без өстә! Кешеләр моңсу иде, сүлпән иде, җыр яңгырагач йөзләре яктырды.  Күбесе безнең артистларны фотога төшерде. Флешмоб үз-үзен аклый. Вируслы реклама дияр идем мин аны, тирә-якка тиз тарала ул.
- Әйе, халыкны төрткәләп уятмасаң, тирән йокыга талуы ихтимал. “Вирус” бүтән театрларга йокмады, шикелле.
- Йоксын гына! Мин моңа бик шат. Без бер-беребезгә көндәш түгел, барыбыз да  татар милләте тегермәненә су коябыз.
- Сез әле театрда экскурсияләр оештыру турында да уйланасыз икән. “Пәрдә  артында  ниләр  бар?  Күрегез!” -  кебегрәк  тоела  ул миңа. Театрдагы  серлелек   югалмас   микән? Тамашачы  театрны могҗизага тиңләп килә ләбаса.
- Тамашачы нәрсә күрә? -  Касса, гардероб, зал. Ә театрның завод кебек үк  оешма икәнен берсе дә белми.
-  Белмәве әйбәтрәк бит инде! Аның өчен иҗат беренчел.
- Ә бутафория  иҗат  түгелмени? Сәхнәдә күз явын алырлык  “сусыл алмалар” эленгән, ул - иҗат җимеше. Тегү цехында  бер генә данәдә тегелгән күлмәк шулай ук - иҗат!
- Ничек кенә исбатласагыз да, мин Сезнең белән килешмим, Илфир. Бутафор алмаларны чын дип кабул итсен  тамашачы, их, өзеп ашарга иде дисен!
- Сезнеке  дә дөрес, Нәбирә апа. Бу  хакта  коллективта да төрле фикерләр ишетелде. Баш рәссам Сергей Скоморохов:  “Нишләп халыкны цехларга кертәбез?” -  дип, ризасызлык белдерде.
- Бәхәстә генә хакыйкать туа, диләр. Сез һәрвакыт  киңәш-табыш итеп эшлисез, мөгаен, ниндидер уртак  фикергә килерсез. Һәр яңалык, гадәттә, каршылыклар тудыра. Кул кушырып утырган җитәкчегә генә яшәве  җиңел. Яңалык дигәннән, шуларның тагын берсен игътибарга лаек дип саныйбыз. Киләчәктә спектакльләрне  онлайн  күрсәтүләр  оештыру турында хыялланасыз икән.
- Ул тормышка ашар дип уйлыйм. Аның файдасы бик зур,  ул безнең аудиториябезне киңәйтәчәк.  Әлегә эш финанс мәсьәләләренә килеп төрәлә. Мини-ПТСлар сатып алырга кирәк. Кызганыч, бүгенге көндә әйбәт аппаратуралар чит илдә ясала.
- Элек “Барысы да балалар өчен!” -  дигән шигарь  бик популяр иде. Чөнки алар  - безнең киләчәгебез, безнең өметебез дип ышандык. Камал театры да: “Барысы да  тамашачылар өчен!” - дигән  принцип белән яши. Сезнең өчен тамашачы иң кадерле, иң хөрмәтле кунак. Хәтта ки авыл-районнардан спектакльләргә  күмәкләшеп килгән очракта  театр автобусын да җибәрәсез, ди. Кыскасы, алма пеш - авызыма төш, дип утырмыйсыз.
- Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди. Узган елгы сезонда 140 мең кеше җыйганбыз, бу - әйбәт күрсәткеч. Димәк, төрле чаралар кулланып, тамашачыны театрга тартуыбыз җилгә очмаган.
- Мөгаен, Сез дә хәтерлисездер: без заманында радиоспектакльләр тыңлый идек.  Шәүкәт Биктимеров, Ринат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева, Ирек Баһмановларның тавышын ишетеп, шуларны бер күрсәң иде дип хыяллана идек.  Бүген бездә  тозсыз һәм мәгънәсез тапшырулар күбәйде, эфир - сүз боткасына  әйләнде. Ник  шуннан сәхнә әсәрләре тапшырмаска ди!
- Балачакта мин үзем дә спектакльләр тыңлап үстем. Бер радио җитәкчесенә идея бирдем, әйдәгез, без артистларны җибәрәбез, микрофон алдында өзекләр уйнарлар, дидем. Әлегә бу хәл ителмәде.
- ИншәАллаһ, боз кузгалыр дип өметләник. Сездәге үҗәтлек, Сездәге җитезлек  белән таш-таулар актарырга мөмкин. Биш ел... Бәләкәй генә түгәрәк сан. Шушы еллар эчендә фәлән-фәлән  уңышларга ирештем,    мин үз-үземнән канәгать диярсез микән?
- Әгәр  җитәкче канәгать дисә, ул үзен дә, бүтәннәрне дә алдый. Камиллекнең чиге юк, менә берәр эшне төгәллисең дә, ахырдан, туктале, моны бит тагын да яхшырак итеп эшләргә була иде, дисең.
- Алда нинди бурычлар билгеләдегез дип төпченмим, алар - бихисап. Сез  шул хәтле театрпәрвәр ки, шунда куна-төнә эшләр генә идегез, өйдә гаилә көтә, гаилә. Аннары, тулаем сәнгатькә багынып  кына яшәргә дә ярамыйдыр.
- Аллага шөкер, тормыш иптәшем Алия белән бик матур гаилә корып яшибез. Мин өч бала  әтисе. Олы кызыбыз Әминәгә тугыз, уртанчы улыбыз Даниярга алты яшь, ә төпчегебез Хәлимәгә 3 ай. Аңа исемне озак эзләдек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) ның сөт анасы - Хәлимә булган.
- Ял итәргә вакыт табасызмы?
- Табам, билгеле. Хатыным Балык Бистәсеннән. Иптәшемнең әнисе Олы Солтан авылыннан. Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләй кебек  танылган артистлар туып-үскән төбәк ул. Без, гаиләбез белән шунда кайтып йөрибез. Мин аның табигатен дә, кешеләрен дә яратам.
Әңгәмә барышында  кабинет ишеген әледән-әле ачып яптылар, түземсез кесә телефоны  да  туктаусыз  шылтырады. Хак, директор театрның җаны икән ул!

 Нәбирә Гыйматдинова, Сәхнә журналы, гыйнвар 2017.


---
Камал театры
№ --- | 10.01.2017
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»