поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.01.2017 Җәмгыять

Менә дөнья рәхәте: аягына басканы да, артына утырганы да кесә телефоны тоткан

Телевизордан без яшь чактагы мәгънәле кино бара. Фильм героеның фатирында телефон чылтырый. Мин авыз ачып карап утырам: ал инде, ал телефоныңны! Баксаң, бу телефон минем фатирда чылтырый икән. Мин, ашыгып телефон янына килеп җиткәнче, ул тынды.

Бер-ике минут үттеме-юкмы, кесә телефоныма чылтыраттылар. Ахирәтем икән: “Кайда йөрисең, нигә өй телефоныңны алмыйсың?” – ди. “Өйдә идем, кино карыйм, трубканы алырга өлгермәдем”, – дим. Сөйләштек, аңлаштык. Заманның шушы җайлы аралашу чарасына бәйле хатирәләр искә төште.

Безнең авыл зур булса да, телефон дүрт-биш кенә йортта бар иде. Берсе – миндә. Эш буенча кирәк булгач, урнаштырдылар. Чылтыратасы булса, авыл халкы төнлә безгә килә. Көндез авыл советына, колхоз идарәсенә, почтага баралар. Аэропорттан кемнедер каршы аласы булса, үлем-китем телеграммаларын ирне яки малайны ияртеп, төнлә дә илтеп тапшыра идек. Менә хәзер дөнья рәхәте. Диваныңа кырын яткан килеш дөньяның төрле почмагына чылтырата аласың. Урамга чыксаң, аягына басканы да, артына утырганы да кулына кесә телефоны тоткан.

Акчаны да бик күп ашый бит әле ул. Кирәкме-түгелме, бигрәк тә яшьләр колакларыннан һич аермыйлар шуны. Кайвакыт таныш-белешеңнең, хәтта туган-тумачаң баласы да, килеп бәрелмәсә, күрми үтәргә мөмкин. Әле бит хәзер – соңгы чыкканнарында аның телефоны гына түгел, фотоаппараты да, диктофоны да, хат кабул итә, җавап юллый торган тагын әллә ниләре бар. Ир белән хатын яки очрашып йөргән егет белән кыз, бер-беренең телефоны кулына эләксә, әллә нинди смсларын укып талашып, пыр тузып бетәләр. Аннан урамда шул телефонны талап, урлап алып күпме тавыш-гауга чыга, хәтта җинаятькә кадәр барып җитәләр.

Һәр яхшы әйбернең бер начар ягы булмый калмый шул. Әле бит кешенең дәрәҗәсен дә билгеләүче әйбер икән ул. Телефонын әллә ун меңлек диде бер танышымның улы. “Ул кадәр ни һөнәрләре бар соң аның?” – дип көлеп сораган идем бер кергәнемдә. “Апа, миннән күпкә грамоталы ул, белмәгәне юк, хәтере дә бик яхшы”, – дип көлдерде. Куанычы булсын, файдасын күрсен берүк.

Бервакыт кесә телефонымны югалттым. Киемнәрне дә селектем, сумкаларны да актардым (алары да күп аның хәзер) – юк телефоным! Үткән көнне балаларга барган идем, өч яшьлек оныгым сумка тирәсендә бик нык бөтерелгән иде. Шул алып берәр җиргә куймады микән дип, киенә башладым. Шунда башыма каяндыр бик акыллы фикер килде: өй телефоныннан кесәнекенә чылтыраттым. Чылтырый башлады бу – тумбочка тартмасына тыкканмын икән.

Хәзер шулай, әбиләр дә телефонсыз тора алмый. Рәхәтен белеп бетердек. Бик күпләр фатирларындагы телефоннарын да өздереп бетерделәр инде. Безнең кебек элекке заман кешеләренә барыбер анысы уңай, якын. “Син кайда? Мин хәзер кирәкле кешене өйгә алып кайтам, чәең-мәең әзер, өең җыештырылган булсын”, – дип чылтыратты бер танышымның ире. Ә хатын дигәне миндә кунак булып утыра. “Ярый, ярый, хәзер кибеткә генә барып кайтам да, барысы да син дигәнчә булыр”, – диде ахирәтем. Хәзер барлык кирәк-яракны кибеттән күтәреп кайтасы инде. Корыны бушка әйләндереп тә акча ясый торган әллә нинди җирләр бар бит хәзер. Дәүләттән айлык хезмәт хакы тамганны көтеп утырмыйлар. Хәер, анысы инде, кем әйтмешли, бөтенләй бүтән тема...


Халисә ШӘЙДУЛЛИНА, Сарман районы, Җәлил поселогы
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.01.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»