поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2009 Мәдәният

ФИЛАРМОНИЯНЕ АКЧА САНЫЙ БЕЛМӘГӘННӘР ГЕНӘ ЧИТ ИТӘ

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дигәч, Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары дәүләт оркестры, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстан Республикасы эстрада-симфоник оркестры, опера һәм камера музыкасы бүлеге, татарның асыл җырчылары Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Резеда Галимова исемнәре тел очына килә.

Соңгы елларда исә филармония, аның директоры Кадим Нуруллин раславынча, акча саный белгән эстрада артистларының да мөнбәренә әйләнде. Әмма бүген вәзгыять тагын да катлауланды. Күп очракта дәүләт хисабына яшәп яткан мәдәният учаклары үз көннәрен үзләре күрергә тиеш булды. Бүген филармония ни хәлдә, нинди максат, уй-хыяллар белән яши? Әлеге сорауларны без Кадим Нуруллинга юлладык.

 

– Сорауга урабрак җавап бирим әле. Филармониягә килгәнче Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында Марсель Сәлимҗанов, Шамил Закиров янәшәсендә тәҗрибә туплаган идем инде. Үзгәртеп корулар дәвере иде ул. Берзаман артистлар гастрольләргә бара алмый башладылар. Шунда мин иҗат төркеме өчен тик торуның шактый зыянлы булуын күрдем. Ә 1998 елда яңадан иҗади сәфәрләр башланды. Коллективка яңа сулыш, җан керде. Филармония белән җитәкчелек итәргә алынганда, ул да бер урында таптану халәтендә иде. Минем алдыма беренче максат итеп коллективларны чит төбәкләргә һәм чит илләргә алып чыгу бурычы куелды. Беренче гастрольләребез 2004 елның көзендә республиканың симфоник оркестры белән Көньяк Кореяга 54 көнлек сәфәрдән башланды һәм филармониянең башка коллективлары белән дистәләгән чит илдә дәвам итте.

 

– Филармониянең иҗат коллективлары тагын кайларга сәфәр кыла?

 

– Филармония коллективлары, планлы концертлардан тыш, актив гастроль эшчәнлеге алып бара. Алар Россия һәм Татарстан шәһәрләренә генә түгел, чит илләргә дә концертлар белән чыгалар. Безнең иҗади сәфәрләребезнең саны бер сезон эчендә ике йөздән арта. Болар – чит илләрне исәпкә алмыйча, Россия һәм Татарстан буенча куелган концертлар саны. Димәк, киләчәктә без тагын да күбрәк һәм нәтиҗәлерәк эшләргә әзер, дип авыз тутырып әйтеп була.

 

– Күп кенә мәдәният учреждениеләре быелгы сезонны автоном оешма сыйфатында ачып җибәрде. Ә бу исә дәүләт ярдәменә исәп тотмаска дигән сүз. Финанс мәсьәләсен ничек хәл итәргә җыенасыз?

 

– Бу мәсьәләне хәл итүдә хөкүмәт тарафыннан бүленеп бирелә торган грантлар бик зур ярдәм булып тора. Тик беренче чиратта мондый проблемаларны үзебезнең иҗат коллективына таянып хәл итәбез. Без бүген концерт чыгымнарын билет саткан акча белән капларга өйрәндек. Бу бик авыр, чөнки юлга ике автобуска төялеп 7-8 дистә тирәсе кеше чыгып китә. Юл чыгымнары хәйранга җыела. Әмма халык филармониячеләрне ярата, безнең бер җирдә дә буш залга эшләгәнебез юк.

 

– Тамашачыны җәлеп итәр өчен нәрсәләр эшлисез?

 

– Һәр сезон тамашачы кызыгырлык яңалыкларга бай була. Әмма бу гына җитми. Сезон эчендә "утраучык"лар булырга тиеш. Мисалга Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрын алыйк. Бүген аның йөзен Федор Шаляпин һәм Рудольф Нуриев фестивале билгели дисәк, ялгыш булмас. Филармониягә дә шушындый чаралар кирәк иде. Аның беренчесе Илһам Шакиров исемендәге яшь башкаручылар конкурсы булды. Натан Рахлин исемендәге симфоник музыка фестивале дә безнең иҗат коллективы йөзе булырлык иде. Әлеге чараны ике тапкыр уздырырга өлгердек, шуннан соң симфоник оркестр Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залына күчте. Узган сезонда исә аңа алмаш булырдай "Филармониада" халыкара фестивален башлап җибәрдек.

 

– Ул нидән гыйбарәт соң?

 

– Филармония – күп төрле жанрларны бергә туплаган оешма. "Филармониада" да шушы нисбәттән чыгып төрле жанрларны үз эченә алган чара буларак билгеләнде. Фестиваль классик әсәрләрнең һәм фольклор музыкасының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалау һәм популярлаштыру, төрле музыка жанрларының традицияләрен торгызу, шулай ук яшь башкаручыларның осталыкларын үстерү һәм республикабыз талантларын югары дәрәҗәгә күтәрү максаты белән оештырыла.

 

Быел II Халыкара "Филармониада" фестивале 8, 9, 10 декабрь көннәрендә үткәрелә. Өч көн дәвамында тамашачы төрледән-төрле тематик кичәләр карый ала. Фестивальне Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле ачып җибәрә. Коллектив халык игътибарына 73 еллык тарихы эчендә үз фондына туплаган җәүһәрләрне тәкъдим итәчәк (халык җырлары, татар композиторлары әсәрләре, дәртле биюләр һ.б.).

 

Фестивальнең икенче көненә филармония сәхнәсендә хатын-кызлар арасында дөньядагы иң яхшы өч пианистның берсе Екатерина Мечетина чыгыш ясый. Яшь, чибәр һәм бик талантлы йолдыз башкаруында иң яхшы классик әсәрләр яңгыраячак.

 

"Филармониада"ның соңгы көнендә Казан тамашачысын сюрприз көтә. Фестивальне дөньядагы иң көчле тенорларның берсе, халыкара конкурслар лауреаты Данниил Штода ябачак. Аның белән бер сәхнәдә шулай ук халыкара конкурслар лауреаты Елена Цветкова һәм Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова чыгыш ясаячак.

 

– Ишетүемчә, Илһам Шакиров фестивале дә үткәрергә җыенасыз икән.

 

– Филармониянең сәнгать җитәкчесе Илһам Шакировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан быелгы концерт сезонын Илһам Шакиров елы дип игълан иттек һәм аңа багышлап фестиваль үткәрергә карар кылдык. Әлеге декада татар эстрадасыннан Илһам Шакировка мәдхия булачак.

 

Илһам Шакиров чордашлары – Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова һәм башка күренекле җырчылар тамашачыларыбызны кабатланмас моң дөньясына әйдәр. Филүс Каһиров, Илһам Вәлиев чыгышларын да халык яратып кабул итә. Катнашучылар барысы да Илһам Шакиров репертуарын башкара. Фестиваль кысаларында татар эстрадасының иң шау-шулы җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилеен да билгеләп үтәргә җыенабыз. Илһам ага киңәше белән тупланган, хәзер ун яшьлегенә аяк баскан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә халык хозурына чыга. Ә Салават концерты һәрвакыттагыча сюрпризлы инде ул. Декаданың тагын бер игелекле эше – күз уңыннан югалып торган җырчыбыз Газинур Фарукшинның янә сәхнәгә кайтуы.

 

– Киров исемендәге мәдәният йортын Татар дәүләт филармониясенә тапшыралар икән дигән сүз чыккач, күпләр башларын чайкады. Янәсе, бинаны халык йөрерлек итеп үзгәртеп кора алырлармы икән? Бүген дә филармония бинасын ошатмыйча читләтеп узучылар бар. Аларга ни дияр идегез?

 

– Киров исемендәге мәдәният йортын үз карамагыбызга алып төзекләндерү эшләрен башлагач, без сәхнәне универсаль итәргә иде дигән максат куйдык. Бу максатка ирештек дип саныйм. Бүген безнең сәхнәне театр төркемнәре дә үз итә. Әйтик, узган елны Салават башкорт драма театры сәхнә тотса, быел Яшьләр театры сезонын ачып җибәрде. Түбән Кама, Буа театрлары үз чиратлары җиткәнне көтә. Эстрада йолдызлары, рок-төркемнәр дә безне чит итми.

 

Башкарып чыккан төзекләндерү эшләренә нәтиҗәне исә без Минтимер Шәймиев белән очрашуда ясадык. Президентыбызга, безгә күрсәткән бәя биреп бетергесез ярдәме өчен, олы рәхмәтебезне җиткердек һәм проблемаларыбызны да әйтми булдыра алмадык. Ул ярдәм итәргә вәгъдә бирде һәм һәрвакыттагыча сүзендә торды, мең рәхмәт аңа.

 

Бердәнбер борчыган мәсьәлә – залның 608 кешегә генә исәпләнгән булуы. Әмма безнең тагын йөз урын өстәргә мөмкинлегебез бар һәм якын арада шулай эшләрбез дип тә уйлыйм. Ни өчен шулай өздереп әйтәм, чөнки бу мәсьәләнең матди ягы кадерле. Бүген без читтән ярдәм өмет итә алмыйбыз. Хәтта дәүләт тә түләүләр буенча иллегә илле булсын дигән шарт куйды. Без бу проблеманы көчебездән килгәнчә үзебез чишәргә тырышабыз.

 

Бүген филармония концерт залын читләтеп узучы артистлар юк дип әйтеп була. Безнең быелга һәр көнебез планлаштырылган. Ә башка сәхнәне акча саный белмәгән җырчылар гына сайлый. Чөнки бездә аренда бәясе керемнең ун процентын гына тәшкил итә.

 

– Сәнгать юлын сайлавыгызга җитди сәбәп булгандыр, күрәсең. Миңа калса, бизнес юлыннан китсәгез дә югалып калмас идегез.

 

– Мин гармунчылар гаиләсендә үскән егет. Шуңа күрә кечкенәдән гармун телен үзләштергәнмен. Армиягә алынасы елны каенлыктагы сабан туена да гармун күтәреп килдем. Бәйрәмдә күрекләрне тартмый мөмкинме соң инде! Бию көен уйнап җибәрдем. Ул арада мине халык уратып та алды. Читтән генә мәдәният институтында соңгы елын укучы егет сынап карап торган булган. Ул гармунга ымлап кына, укыдыңмы, ди. Мин, юк, укымадым, үзлегемнән өйрәндем, дим. Ул моңа каршы үзе укыган белем йортына өнди башлады. Армиядән дә котылырсың, ди, күз кысып. Бардым, имтихан бирдем. Гармунда уйнавымны ошаттылар да кебек, әмма нота танымавым гына кыенсындыра имтихан алучыларны. Минем бәхеткә, шул елларда халык иҗатын пропагандалаучылар бүлеге оешкан иде. Анда нота танырга да өйрәнерсең дип, шунда укырга тәкъдим иттеләр. Гармунда гына түгел, башка күп кенә халык музыка уен коралларында да уйнарга өйрәтәселәрен белгәч, шатлыгым эчемә сыймады. Шулай итеп, мин сәнгать дөньясына баштанаяк чумдым.

 

Ә бизнеска килгәндә, чыннан да, тормышымда андый форсат туган иде. Мәскәүдә үз эшемне башлау мөмкинлеге дә бар иде кебек (студент вакытта елның 3-4 ае Мәскәүдә үтә иде). Әмма язмыш мине Камал театрына китерде. Һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Миңа тормышта үз урынымны табарга ярдәм иткән Шамил Зиннурович Закировка чиксез рәхмәтлемен.

 

Биш ел филармонияне җитәкләгән дәверемдә бу оешманың эше һич кенә дә артка китмәде кебек. Шөкер, яңадан-яңа проектларны тормышка ашырабыз, алдыбызга югарыдан-югары максатлар куеп, киләчәккә карап яшибез.

 

Кадим Нуруллин турында

 

Илһам Шакиров, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе:

 

– Биш ел элек филармония бусагасын яшь, чибәр, гайрәтле җитәкче Кадим Нуруллин атлап керде. Кадимнең филармониябез өчен җан атып йөрүе, аның бу иҗат оешмасында эшләү өчен барлык шартларны тудырырга тырышуы нәтиҗәсендә без тарихта беренче тапкыр "йортлы-җирле" булдык. Монда инде тамашачы яратып өлгергән һәм үз иткән филармониянең концерт залы күз алдында тотыла. Ниһаять, артистларга үз иҗатларын югары дәрәҗәгә күтәрергә, бер-берсе белән аралашып иҗат итәргә мөмкинлекләр тудырылды.

 

Яшь җитәкче эшчәнлегенең тагын бер игътибарга лаеклы ягы – ул филармониядә үткәрелүче фестивальләр һәм конкурслар. Аларның саны елдан-ел арта бара.

 

Аллага шөкер, безгә, өлкән буын җырчыларына да, олы ихтирам күрсәтелә. Филармониядә даими рәвештә татар халкының данлыклы җырчыларының иҗат кичәләре, юбилей концертлары уздырыла. Гүр ияләре булган бөек шәхесләребезне дә истән чыгармый яшь җитәкчебез.

 

Кадим филармония белән җитәкчелек итә башлаганнан бирле зур алга китеш күзгә күренә. Аңа алга таба да зурдан-зур уңышлар, яңа үрләр яулавын телим. Кадим Нуруллин кебек кешеләр Габдулла Тукай исемендәге иҗат учагыбыз белән җитәкчелек иткәндә, җыр сәнгатенең киләчәге өчен, гомумән, сәнгатьнең киләчәге өчен күңелем тыныч.

 

Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе:

 

– Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблен җитәкләүгә чакыру (бу инде филармониягә эшкә килү дигән сүз), опера һәм балет театрында җырчы буларак эшчәнлегемне тәмамлау, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укытучы эшчәнлегемне башлап җибәрү – барысы да бер чорга туры килде. Өч эштә – өч җитәкче. Шулар арасында Кадим Нуруллин иң яше иде.

 

Филармониянең тормышын, эшчәнлеген, шәһәр эчендә эленгән афишаларны, радио һәм телевидениедән яңгыраган игъланнарны концерт залында үткән концертларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Бу зур оешманың эшчәнлеге өчен аның автотранспортын, матди-техник базасын булдыру, матди чыгымнарын капларлык мөмкинлекләрне эзләп табу, филармониянең гомумән эшчәнлеген җайга салу – болар барысы да директор җилкәсендә.

 

 Соңгы елларны филармония кысаларында узган фестивальләр (Натан Рахлин исемендәге симфоник музыка фестивале, халыкара "Филармониада" музыка сәнгате фестивале), шагыйрьләр, язучылар, җырчыларның иҗат кичәләре, яшь тамашачыдан башлап урта буын вәкилләре, өлкәннәр өчен узган төрле чаралар, филармониянең 70 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән тарихи китап һәм башка бик күп чаралар – барысы да җитәкченең җентекләп эшләү нәтиҗәсе.

 

Анатолий Шутиков, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры сәнгать җитәкчесе:

 

– Кадим Нуруллин тырышлыгы белән безнең гастроль картабыз киңәйде. Без республикабыз һәм Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләргә дә чыгып концертлар куябыз. Беренче чиратта сүз Көньяк Корея белән хезмәттәшлек итү турында бара. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының бу илгә гастрольләрен оештыруда филармониянең өлеше гаять зур.

 

Узган сезонда без "Россия-Корея – 2008" халыкара фестивалендә катнашып Гран-при яуладык. Безнең оркестрның концертын "SBS" телекорпорациясе бөтен дөньяга трансляцияләде. Бу ил белән безнең бик яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Тиздән Кореяга яңадан сәфәр кылырга җыенабыз. Бу юлы безнең белән опера һәм камера музыкасы бүлеге дә барачак.

 

Җитәкчебезгә кагылышлы тагын бер әйтеп китәсе килгән сүзем – аның милли сорауларны бик төгәл, матур һәм әдәпле хәл итүе. Бу өлкәдә аңлашылмаучанлыклар булмавы күңелне сөендерә.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 228-229 | 13.11.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»