|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2017 Милләт
Метросексуал Илназ Кадыйров: Татар чәчһәвәсе дигән исемемне булдырдым, дип горурланып әйтә алам“Илназ белән телефоннан сөйләшкәндә ул, ике-өч сәгатьтән килеп җитәм, әле бизәнәсем бар, диде. Башка берәр егет бу сүзләрне әйтсә, шаярта дип уйлар идем, ә Илназ шаяртмый. Аңа чынлап та бизәнеп-ясанырга ике-өч сәгать вакыт кирәк”, - дип язган иде Илназның төркемдәше Руфия Рәхмәтуллина 2008 елда. Кем соң ул метросексуал? Моны Илназ болай аңлатты:
– Гүзәллекне яратучы, косметик салоннарга йөрүче, зәвык белән киенүче ир-ат. Метросексуаллар төрле ориентациядә булырга мөмкин. Шәхсән мине хатын-кызлар гына кызыксындыра.
Интервьюны тулысы белән моннан укырга була: http://matbugat.ru/news/?id=341
Бүгенге язма исә Илназ Кадыйровның милли җанлы егет булуы турында. Күпләр белмидер, ул Казандагы матурлык салоннарының берсендә чәчһәвәс булып эшли. Фейсбукта үзенең эше һәм милләт турында болай дип сөйләде:
– Татар теле нигә кирәк ул, дигән татарларга гаҗәпсенәм. Күңелеңдә милли үзаң бар икән, татар мохите үзеннән-үзе туа. Менә мин, мәсәлән, гүзәллек салонында чәчһәвәс булып эшлим. Анда татар теленең, әлбәттә, кирәге юк. Әмма, мин, ун ел эшләү дәверендә үз тирәмә татарча белгән кешеләрне, дусларны, клиентларны тупладым, татар мохитен тудырдым. Һәрбер татар белән үз телебездә гапләшәбез, аралашабыз. Телебезне начар белүчеләр дә тырышып сөйләшә, урыслар татарчалатып исәнләшә. Минем янга шуның өчен дә хөрмәт итеп киләләр. Урыслашып беткән директорым да, соңрак, Аллаһка шөкер, диеп куярга күнекте. Татарча сөйләшә башлады. Миңа гап-гади кешеләр дә, табиблар, укытучылар, хисапчылар, депутатлар, архитекторлар, министрлар, физиклар, язучылар, банкирлар йөри. Аларның һәммәсе, минем белән татарча сөйләшә. Шулай күнектердем, инде башкача булуы да мөмкин түгел. Гомумән, берәүнең дә, татар теленә карата яман сүзләр әйткәне юк. Чөнки мин үземне, телемне, динемне нык хөрмәт итәм. Шуңа мохитемнең дә дәрәҗәсе югары! Татар чәчһәвәсе дигән исемемне булдырдым, дип горурланып әйтә алам. Аллаһка шөкер!!!
--- |
Иң күп укылган
|