поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
13.11.2009 Җәмгыять

АЛАР ҺӘМ БЕЗ...

Халкыбызның үткәненә, бигрәк тә тарихының горурланырлык сәхифәләренә ихтирамсызлыгыннан чыгып фикер йөртсәң, мөстәкыйль дәүләткә ия булмаганлыгына бер дә аптырыйсы юк. Үзеңнең икенче сортлылыгың белән ризалашу, мескенлек, урынлы да, урынсыз да юл бирүчәнлек, тамак туклыгын алгы планга кую һәм шуның хакына теләсә нинди түбәнсетелүне дә җавапсыз үткәрү кебек сыйфатлар кавемдәшләребезнең күпчелегенә хас. Без шул нәтиҗәгә китерерлек күренешләр белән көн саен очрашабыз.

 

Троллейбуста татарча сөйләшеп барасың. Үзгәртеп кору елларына кадәр, бәлки, эт итеп милләтеңне сүгүчесе дә табылыр иде, хәзер аңа ук барып җитү очраклары аз, әмма, һичшиксез, җәмәгать урынында тыныч барырга чакырачаклар, ким дигәндә, берничә кеше, сиңа борылып, карашы белән канәгатьсезлеген белдерер. Шул арада икенче берәүләр рус телендә шаулашырга, хәтта тарткалашырга тотынырга мөмкин, аларга беркем кисәтү ясамаячак. Бу инде шулай тиеш кебек кабул ителгән.

 

Гадәттән тыш саналырлык хәлләрнең нормалашуы – милләтнең рухи таркалышыннан бер хәбәр. Ни кызганыч, тирә-юньдәгеләрнең ризасызлык күрсәтүеннән курыккан татар ханымнары һәм ирләренең русчасы ипи-тозлык булганы да кеше арасында бары тик чит халык телендә генә аралаша. Кайвакыт синең беркемнән курыкмый (?!) сөйләшүеңә күзләреннән яшьләр килеп рәхмәт белдерүчеләр дә юк түгел. Җәйге ялдан матурланып, хөр күңел белән кайткан берәү әйтә куйды: «Их, Төркиягә баргач, рәхәтләнеп татарча сөйләштек». Инде без үз телебездә курыкмый гәпләшер яисә үзебезне кеше итеп сизү өчен чит илгә барырга тиеш булабызмы? Ә бит кайдадыр сине кешегә санаулары белән түгел, шәхесеңне һич югы, туган җиреңдә хөрмәтләтә алуың белән горурланырга кирәк.

 

Үзен хөрмәт итмәгән халыкны башкалар ничек хөрмәтләсен?! Әнә шуны белгән кеше милләтенә булган мөнәсәбәт сәбәбен үзеннән, кавемдәшләреннән генә эзли дә. Руслар мөстәкыйльлек юлыннан киткән элекке союздаш республикаларда да рус телле халыклар белән хисаплаштыру өчен көрәшәләр. Без исә бар гаепне милләт булып сакланган, империясен төзегән, бөтен яшәү идеологиясен, ил сәясәтен халкын һәм динен саклатуга юнәлткән икенче көчле халыктан күрәбез һәм вәссәлам. Русларга сокланырга, аларны милләтпәрвәрлекләре өчен хөрмәт итәргә һәм алардан үрнәк алырга кирәк югыйсә.

 

Нәкъ менә үзен кайгырткан халык кына тарих тәгәрмәченнән сытылмый кала. Кайбер илләр өстеннән канкойгыч сугышлар уза, ирләр кырылып бетә, алар урынын хатыннар ала, ирләр тарткан авыр йөкне хәтта бала-чага да үз җилкәсе белән тарта, сукранмый, еламый, язмыштан зарланмый. Күп вакыт та үтми, әлеге милләт сан ягыннан тулылана, рухи ныгый һәм тагын бәхет өчен көрәшкә баса. Генофонды сафлыгын, милләтенең сан ягыннан үсүен кайгыртмаган милләт юкка чыгуга хөкем ителгән.

 

Горур холыклы кавказлылар – безгә бер дигән үрнәк. Әзариләр, әрмәннәр, югославлар киң күңелле һәм тыныч Татарстаныбызда гына түгел, илебезнең башка халыкларга яшәү өчен тынычсызрак төбәкләрендә дә үз телләрендә гәп куертырга, трамвай-автобус салоннарын шаулатып барырга тайчынмыйлар. Аларга кем дә булса кисәтү ясарга батырчылык итми, бары тик төшеп китсәләр генә, анда да кайвакыт кына артларыннан дәгъва белдереп калырга мөмкиннәр. Элегрәк төрки халыклар, бигрәк тә үзбәкләр шулай ук, безнең кебек, транспортта тын гына, бер почмакка посып кына йөриләр иде. Хәзер кайдадыр еракта булса да үз илләре барлыгын тойгач, аларның да үзаңы көчәйде. Җитмәсә, монда озак яшәгәннәренең русчасы да шактый шомарып килә, сан ягыннан да ишәеп киттеләр. Алар хәзер теге яки бу урында үз телләрендә аралашырга батырчылык итә башладылар. Билгеле, җылы як халкы базар тирәсендә элек тә хуҗаларча баса иде.

 

Татарлар, чиктән тыш толерант милләт буларак, башка халыкларның үз ана телләрендә сөйләшүләренә кәефсезләнми, мөмкин икән, үзе дә алар теленә күчәргә атлыгып тора. Моның өчен менә горурланырга да була. Шул ук вакытта соңгы елларда безнең арада да читтән килгәннәргә, хәтта Урта Азия һәм башка яклардан туган туфракларына кайтып урнашканнарга да мөнәсәбәт үзгәрә башлады шикелле. Чит кавемнәрнең тәэсире һәркайда сиздерә. Кайберәүләр криминал хәлләрне дә, базарлардагы кыйммәтчелекне дә, хатын-кызның азгынлыгын да, хәерчеләр күплеген дә алар белән бәйләп карый.

 

Үзеңә охшамаганнарга карата түземлелек бары тик гасырлар дәвамында гына тәрбияләнә. Урамда берәү мәчет тирәләрендә хәер сорашучыларны сүгә. Эшләсеннәр, имеш. Кайвакытта аларның шулай көн итүенә толерант кешенең дә эче пошып куядыр. Динебез кеше хисабына көн итүне хупламый. Әгәр күңелдә бала күтәргән яшь ханымнарның хәер эстәнгәннәренә ризасызлык туса, шунда ук уйлыйм: үзең бу адәм заты урынында булсаң – чегән яисә таҗикмы, башка бер кавемме баласы булып тусаң, нишләр идең? Хәер сорашу, бәлки, үз кызларыбызның трассада машина тотуыннан да яманрак түгелдер әле... Һәркемнән алда милләте, паспорты, җенесе йөри. Эшкә дә шуңа карап алалар, тирә-юнь дә шуңа бәйле рәвештә мөнәсәбәт күрсәтә. Бу ноктадан якын килсәң, паспортка милләтне күрсәтүгә каршы килүчеләрне аңларга да мөмкин кебек. Әмма бары тик милләттән качып кына кеше булырга омтылыш – шул ук мескенлекнең бер чагылышы бит инде ул, үзеңнең инсан икәнлегеңне башкача расларга кирәк.

 

Үзгәртеп кору елларында бигрәк тә эшкә алуда төрле юнәлештәге дискриминация, рәсми танылмаса да, эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр тарафыннан катгый кире кагылса да, соң чиккә җитмәдемени? Танышлар арасында да хезмәткәр эзләүчеләр (хәтта хатын-кыз булганнары да!), берәр шәп егет табып бир әле, ди, артыннан ук кат-кат кисәтә: хатын-кыз гына була күрмәсен, онытма. Синең инде йортсыз-җирсез чегәнне, шәһәрдә үзенә урын таба алмаган авыл мескенен, бала белән декрет ялында утырган яшь ханымны тәкъдим итмәячәгеңә ул алдан ук ышанган.

 

Урамда туган чегәннәрнең күбесендә хәтта таныклык та юк. Булсын да ди. Әйтик, үзең ачкан эшкә аларны алыр идеңме, әллә башка халык вәкиленме? Җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләрнең дә хәле шәптән түгел. Хәтта сөттән ак һәм саф булып яшәгәннәр гомерлек эшләреннән колак каккан бер заманда кем аларны хезмәт урыны белән тәэмин итсен?! Бер кара тамга тагылгач, аннан тиз генә, җиңел генә котылу юллары юк шул.

 

Һәр халыкның яшәүгә, традицион көнкүрешен дәвам итәргә хакы бар кебек. Мөселманнар хәтта үз илләрендә дә моны бөтен дөньядан корал тотып таләп итәргә мәҗбүр. Европа илләре, бигрәк тә АКШ аларны үзенчә яшәтү өчен күпме көч һәм акча сарыф итә! Ә инде күчмә тормышлы, яшәр туфрагыннан да колак каккан, бөтен дөньяга сибелгән чегән халкы ничек итеп үзе теләгәнчә яши алсын да, үзен яклап кемгә каршы һәм ничек сүз әйтсен?! Чегәннәрнең бароннары һәм үз иерархияләрендә югарырак баскычта торганнарының тормышыннан чыгып, алтынга күмелеп яши дип уйлау – зур хата. Шөкер, соңгы вакытта русча каналлар аларның авыр матди тормышы турында тапшыруларны күбрәк күрсәтә башлады. Кайберләрен караганда күздән яшьләр акты. Ипигә туйганнары, җылы йортка ияләре бик сирәк.

 

Гаилә тормышын кайгырту хатын-кыз өстенәрәк йөкләнгән чегәннәрдә ирләрнең безнеңчә көнкүреш итәргә сәләтлелеге ташка үлчим генә икән. Җыелалар да тормыштан зарланалар, җыелалар да зарланалар. Бу вакытта хатын-кыз кер юа, ашарга пешерә, күрәзәлек итә, күз буа... Ул кичкә һич югы тамак туйдырырлык ризык алып кайтырга тиеш! Мескенкәйләр салкыннарда-җилләрдә авырып китсәләр, шифаханәгә дә күренә алмыйлар, унөч яшьтән ун күлмәк-ыштан, бизәнү-ясану, ястык-ятак ише әйберләргә сатылган чегән кызлары бала арты бала табалар һәм, шуларны күтәреп, чатларда утырырга мәҗбүрләр. Алар ничек тә ирдән аерылмаска тырыша. Баласыз калса кала, өч тиенлек ирнең итәгенә ябышып яши, чөнки үз араларында социаль статусы югарырак була. Һәр милләтнең үз яшәү кануннары. Аны гаепләп, хурлап булмый, аны ничек бар – шулай аңлап кабул итәргә кирәк. Без генә ул җил кайсы якка иссә, шул якка борылабыз, иман сатып булса да, тормыш зилзиләләреннән исән чыгарга тырышабыз.

 

Гасырлар дәвамында җыр-бию, күрәзәлек белән көн иткән чегәннәр бүгенге цивилизация кысаларына сыймый. Әгәр без борынгы чорлардан үз әби-бабаларыбызны бүгенгегә алып кайтсак, алар хәзерге яшәеш кануннарын кабул итә, җәмгыятьтә хөкем сөргән нормаларга яраклаша алырлар идеме икән? Шикле. Фатих Әмирханның Фәтхулла хәзрәте балалары-оныклары яшәгән заманда да үзенә урын тапмый. Ә монда милләт белән милләт үсеше арасында ничә төр иҗтимагый формация һәм бихисап буыннар тора!

 

Урамда йортсыз-җирсезе дә, «яр» аулаучы төн кошлары да, исерек-сәрхуше дә җитәрлек, һәркайсы бу хәлгә төрле шартларда төшкән. Андыйларны гаепләр алдыннан да үзеңне алар урынына куеп кара. Мин бөтенрәк гаиләдә, матди нык хәлле әти-әни баласы булып сау-сәламәт үскәндә, бәлки, ул интернат баласы булгандыр, диген. Мин ирсез килеш тә бала үстерерлек көч таптым, ә ул Ходай тарафыннан йомшаграк рухлы яратылгандыр, дип әйтеп куй. Кемнеңдер эчкечелеккә тартылуында җәмгыять, тирәлек һәм геннар роль уйнавын да онытма. Шуларның һәрберсе күңелгә килгән саен, Аллага шөкер, дип үзеңә юану тап.

 

Әйе, шөкер, Ходай Тәгалә безгә яшәүнең һич югы кемнекеннәндер җиңелрәк, хәләлрәк юлларын биргән, әти-әниле, аяклы-куллы иткән, яманнардан ерак йөрткән, чыгып булмаслык матди кыенлыкларга тарытмаган, авырлыкларны җиңүнең юлларын күрсәткән... Исереклеге – чир, хәер сорашуы – гадәт. Берсеннән дә җиңел генә котылу юк. Ә милләтне... Ул да әти-әни кебек – аны сайлап ала алмыйсың. Кимсетелгән халык баласы булып туу бөтен яшәү рәвешеңә, уй-фикереңә, үз-үзеңне тотышыңа тамга сала. Милли хокукларыңны яклап көрәшкәндә, рух сынгач, күңелгә шул уй китмәскә дип килә, шуңа да карамастан бу очракта милләтеңнең иҗтимагый-тарихи барыштагы икенчеллеге белән килешергә, гадәти бер хәл дип санарга ярамый. Шөкер кылу әле ул бәхетле яшәргә омтылыш юкка чыгарга тиеш дигән сүз түгел.

 

Салкын кышта бозланган асфальт өстенә катыргы куеп утырган күлмәкчән генә яшь бер ханымга син сәдака да салмаска мөмкинсең. Бу мәҗбүри түгел. Картлык көнендә ишегалдын себереп көн иткән агайга рәхмәт әйтү дә соралмый синнән. Шул ук вакытта бер генә көн шул катыргы өстендә унике сәгать утыра алу-алмавың хакында, урам җыештыручы булсаң, син себергән җирнең сәгать эчендә чүплек урыны кебек нәҗесләнәчәге, иртәгә кабаттан йөзеңне пычрактан арындыргандай аны чистартачагыңны күз алдына китереп кара. Мең тапкыр шөкереңне кылачаксың. Шунда ук ирешкән яшәү рәвешеңне саклап калу турында да уйлануың бар.

 

Светофор янында урам кичәргә торабыз. Янга яулыклы һәм бала арбасы эткән ике хатын-кыз килеп басты. Шуны гына көткән кебек, сул ягымдагы рус ханымы чәрелдәргә кереште. Имеш, Франциядә сездәйләрнең кирәген бирделәр. Яулыкларын умырып аттылар, артларына типтеләр һәм башкалар. Фәлән илдә мөселманнарны шулай итәләр, болай итәләр. Ханымга кисәтү ясадым. Ул инде чәриләп миңа ябышты. Яулыклы мөселман кавемдәшләремә карыйм. Йөзләрендә – борчуны җиңәргә тырышу. Ник дәшмисез, үз илебездә дә үзегезне яклап бер сүз әйтә алмагач, нәрсә була инде бу, дим. Яшьрәге, бер дә аптырамагыз, апа, без андый хурлауны көн саен ишетәбез, сүгәләр-сүгәләр дә, каршы эндәшмәгәч, бераздан туктарга мәҗбүр булалар, ди. Ә болай... Үзеңне якласаң, башкалары да килеп җитеп, сине бөтенләй бетереп аталар, имеш. Җаным сыкрады. Үзеңне яклауның бердәнбер юлы дәшмәү булып калган икән лә! Мин мондый сабырлык яклы түгел, чөнки аның чын исеме – мескенлек. Мондый хәлләргә төшкән һәркемне якларлык кануннар чыгарылган. Тиешле урыннарга хәбәр иткәндә җиңәчәгеңә ышан. Яман гадәтләр төбе-тамыры белән корысын. Шәхесен хөрмәт итүчеләрне үзеңне тотышың белән тәрбиялә. Бер генә җирдә дә, беркемнән дә башка халыкларның кимсетелүенә юл куйма.

 

Кавемдәшем, теге яки бу тәэсирләргә бирелепме, әллә үз башыңда шундый фикерләр туыпмы, башка халыкларга түбәнсетүле караш ташларга тырышма, һәрберебез – Хода балалары. Чикләр белән бүлгәләнеп беткән Җир шары – Ходаның безгә бөтен итеп тоттырган бүләге. Ул җирләр, аның өстендәге илләр – бары тик аныкы гына. Хәле синекеннән дә мөшкелрәкләргә карап шөкер ит, синекеннән яхшыракларга карап гыйбрәт ал, алар кебек булырга омтыл. Бер адәмне инсан буларак түбәнсетер яисә аның яшәү рәвешенә бәйле ниндидер дәгъвалар белдерер алдыннан безнең дә телебез, тырышлыгыбыз, чисталыгыбыз, уйланып корылган бай тормышыбыз, үзебезчә яшәргә омтылышыбыз кемгәдер ошамаска мөмкинлеге турында уйла...


Рифә РАХМАН
Шәһри Казан
№ 109-110 | 13.11.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе