|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2017 Әдәбият
Иң кадерле бармак (ХИКӘЯ)Марс Нәфикъ улы Яһудин 1950 елда Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туган. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 4 ел авылда укытучы булып эшләгән. 1977 елдан Чаллыда яши. Монда ул слесарь, электромонтер, мастер, социолог һәм янә укытучы. Хатыны Резида белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар. "Студент чагымнан язу эшенә тартылдым. Чаллыга килгәч, шәһәр газетасы оештырган әдәби конкурста җиңеп чыгу, “Орфей” һәм “Ләйсән” әдәби берләшмәләре мәктәбен үтү үз-үземә яңа ышаныч өстәде, газета-журналларда активрак басыла башладым," - ди Марс абый. “Казлар очар су күреп”, “Тормыш бу...”, “Сиртмәле кое”, “Голоса”, “Еллар аша...” һ.б. китаплар авторы ул. Россия Язучылар һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Марс Яһүдинның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Иң кадерле бармак
Меңәрләгән кар бөртекләре, планетаның тарту көченә буйсынып, күктән җиргә таба агыла. Җил аларны кая теләсә шунда куа, алардан ничек теләсә шулай көлә.
Тәрәзә янында басып торучы Нәфисәнең хатирәләре дә, нәкъ әнә шул кар бөртекләре сыман, әле бөтерелә-бөтерелә өскә менеп китәләр, әле баш әйләндергеч тизлектә аска ташланып, җиргә килеп бәреләләр. Шушындый ук буранлы көн иде. Әтисе белән чанада баралар. Кая баралар, билгесез, онытылган. Җил уңаена ат күңелле генә чаба. Юлның кыек урыннарында чана читкә шуып киткән чакларда йөрәк чемер-чемер итеп куя. Әтисе вакыт-вакыт: “Әйдә, малкай, йә!” – дип дилбегәне тарткалый. Толып эчендә йомшак, җылы. Чанадагы печәннең хуш исе чәчәкле аланнарны, җиләкле тау битләрен хәтерләтә. Шул мизгелдән дә бәхетлерәк берәр чагы булды микән Нәфисәнең?
Авыл суы, авыл һавасы җитми аңа монда, шәһәрдә. Аның хәтта, мәхәббәтен бизмәннең бер ягына, бу мәхәббәт хакына баш тарткан элекке тормышын икенче ягына салып, аларны чагыштырып караган чаклары да булмады түгел...
Токмач киселеп бетте дигәндә генә ишек кыңгыравы чылтырады. Нәфисә сискәнеп китте. Пычак, шуны гына көткәндәй, балдак киелгән бармагы өстеннән шуып узды. Хатын, үзәкләренә үтеп әрни башлаган бармагын алъяпкыч итәгенә урады да ишекне барып ачты. Ире икән.
- Ни булды, нигә төсең юк? – диде Миңлехан.
- Бармакны кистем лә, – диде хатын, шкафтан бинт эзли башлап. – Иң яраткан бармагым иде...
Миңлехан көлеп җибәрүен сизми дә калды. Нәфисә шундук кабынып китте:
- Син мине беркайчан да аңламадың инде... Нәрсә, берәрсе белән күңел ачып кайттыңмы?
Миңлехан, сүзне шаяртуга борырга теләп (бармак киселгән имеш, Чечен сугышында ул андыйны гына күрдемени):
- Башлык боергач нишлисең, сөяркәсе булмаганнарны эштән куам, ди бит, - диде.
Ләкин Нәфисә бу сүзләрне, нигәдер, чынга алды. Сүз артыннан сүз чыкты, ирнең бер сүзенә хатын ун сүз белән җавап бирде. Утын өстәлгән саен ялкын дөрләбрәк яна иде. Озак та үтми алар бер-берсенә күтәрелеп тә карый алмау дәрәҗәсенә җиттеләр.
Хатынның чираттагы сүзләре Миңлеханның миен көйдереп алгандай булды. Аның нәрсәне булса да бәреп ватасы, сугып җимерәсе килеп китте. Йомарланган йодрыкларының бар көчен үз-үзен тынычландыруга юнәлтергә теләп, хәрәкәтсез калды. Ахыр килеп: “Ашыңны үзең аша!” – диде дә, ишекне шап итеп ябып, урамга чыгып китте...
Башы тәгәрмәч астына эләккәннән соң да әле аякларын селтәвен дәвам иткән бака сыман, Нәфисә, миңгерәү бер кыяфәттә кухняга чыгып, бәрәңгесе инде күптән изелеп беткән ашына токмач сала башлады.
Миңлехан караңгы шәһәр урамнары буйлап китте. Шундый чакта барып кухнясында утырырлык, күңелен бушатырлык кешесе дә юк ичмасам. Бәлки, чыннан да сөяркә булдырыргадыр? Барыбер кемедер бар дип уйлый бит. Һәрхәлдә, сөйләгәне дөрес булыр иде.
Нинди урамнардан барганын да аңламыйча, озак йөрде ул. Айнып киткәндә, таныш йорт каршысында басып тора иде. Әнә дусының тәрәзәсе. Ләкин ул караңгы. Төпсез, җансыз караңгылык иде ул тәрәзәдә. Чечняга аларны бергә җибәрделәр. Дусы танк йөртүче иде. Атыш башлану белән танк өстендәге Миңлехан һәм башка солдатлар сикерешеп таралырга өлгерде. Шул ук мизгелдә танкка мина килеп тиде. Дусының инде яртылаш күренгән гәүдәсен ут ялмап алды, һәм ул яңадан күздән югалды... Икенче көнне танк эченнән күмер кисәге табып чыгардылар... Ник исенә төште? Бүген тагын саташып чыгачак димәк. “Бәлки, син бәхетлерәктер әле, дустым. Сине һаман яраталар, юксыналар...” Ә Миңлеханны? Бернәрсә белән дә аңлатып булмый торган көнчелекме бу әллә нәфрәтме? Җиде ел яши хатыны белән, һаман шуның төбенә төшкәне юк.
Әнә, баштан-аяк бертөрле киенгән ике игезәк кыз килә. Буран аларны бөтереп алып фонарь яктысына китереп чыгарды да шундук яңадан караңгылыкка алып атты. Миңлеханга алар, исләре дә китмичә, йөзләгән башка кешегә караган кебек кенә карап уздылар. Ә теге егет белән кызны күр инде. Шыр ялангач сирень куагы үзләрен каплый дип уйлыйлар микән, үбешәләр дә үбешәләр. Алар өчен Миңлехан гына түгел, бөтен дөньясы җәһәннәмгә олакмаганмы...
Суыктанмы, эчке бушлыктанмы калтырана ук башлады Миңлехан. Әйе, ул бу шәһәрдә ике генә кешегә кирәк иде, улына һәм... Кирәк – иде? Йөрәгенә агулы ук килеп кадалгандай булды...
- Кайда йөрисең шул гомер, аш суынып бетте, – дип каршылады аны хатыны. – Әхәт йоклый инде, шаулама, - диде, тавышын әкренәйтеп.
Йокы бүлмәсеннән уллары күренде. Караңгыдан яктыга чыккач бераз күзләрен угалап торды да:
- Әти, - диде, - мин куркыныч төш күрдем. Син тагын сугышка киткәнсең икән дә...
- Ярар, улым, бар, йокла, мин кайттым, – диде әтисе.
Нәфисә аш бүлеп ире алдына куйды. Кашык китерде. Миңлехан, бер кулы тезендә килеш, икенчесенә кашыкны алды. Ләкин... Хатынның шулай бернәрсә дә булмагандай каршылавы аны тәмам коралсызландырды. Ул, кашык күтәрерлек тә хәле юклыгын аңлап, хәрәкәтсез утыра бирде. Нәфисә дә өстәл янына килеп утырды. Иренең күзләренә карыйсы, аның белән бәйләнеш урнаштырасы килде аның. Ләкин Миңлеханның карашы аста иде. Нәфисә көтте... Бер дә булмагач, үрелеп, иренең тез өстендәге кулын алды, аны бар көченә кайнар учларына кысты. Миңлехан, ниһаять, башын күтәрде. Нәфисәнең күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. Миңлехан, өстендәге таудай ташның кинәт юк булуын сизеп, тураебрак утырды.
Марс ЯҺҮДИН |
Иң күп укылган
|