|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2009 Матбугат
ЭЛЬМИРА СӘЛАХОВА: “ҮЗЕМНЕ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫНА БАГЫШЛАРГА ТЕЛИМ”
Эльмира Сәлахова – журналистлар арасында иң өлгер, иң чая, иң күп язучыларның берсе. Бармаган җире, сөйләшмәгән кешесе калмагандыр инде аның. Бүген менә Эльмираның үзеннән интервью алырга булдык әле.
– Эльмира, син кайсы як кызы?
– Мин бик күп талантларны биргән Башкортстанның гүзәл табигатьле җыр-моңга бай Яңавыл районы Яңа Уртавыл авылыннан. Алтын яфраклы мул уңышлы көз аеның Кыз йолдызлыгы астында дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән җырчы булырга хыялландым. Баналь сүзләр булып яңгыраса да, кайберәүләр кебек мин дә бу теләгемә әнием каршы килде, дип әйтергә мәҗбүрмен. Мәктәпне тәмамлагач педагогика институтына укырга керермен, әлегә аның белән танышып кайтыйм, дип 10 сыйныфта укыганда әнием белән беренче тапкыр Казанга килдем. Ул вакытта КДУ ның журналистика факультетында укучы туганнан туган апам “әйдә журфакка” дип кыстады. Шул көнне үк шәһәрне күрсәтеп, университет бинасына алып барды. КДУ бик ошады һәм мин ике дә уйламый журналист булам, дигән карарга килдем. Язмышымда кискен борылыш ясаганы өчен апама бик рәхмәтлемен.
– Шулай итеп җырлыйсы килү онытылдымы?
– 4 яшемнән бүгенге көнгә кадәр тормышымда җыр минем белән янәшә бара. Мәктәптә укыганда барлык чараларда актив катнаштым. Ул чакта фонограмма юк, гел гармунга җырладым. Казанга килгәч тә иң беренче җырчылар белән таныштым. Тәүге әңгәмәләрем Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән булды. Хәзер мин интервью алмаган, туган авылына барып репортаж ясамаган җырчы калмады бугай инде (елмая).
– Журналист һөнәрен сайлаганыңа үкенмисең, алайса.
– Белем алганда группабызда журналист булып эшләүгә аяк терәп каршы килгән кеше мин идем. Ә бүгенге көндә берничә төркемдәшем генә бу өлкәдә эшли. Бигрәк тә газетада эшләргә исәбем юк иде, телевидениегә тартылдым. Журналист булып китүемдә җитәкчем Раиф Усмановның өлеше зур. Укуны тәмамлагач, ниндидер эшкә урнашу турында уйларга җирлек калдырмады. Тормышымда аның кебек акыллы, итәгатьле, мәрхәмәтле кеше очравына шатмын. Эшкә тотынганчы һәрвакыт үзе белән киңәшәм. Яшермим, язманы өлгертмәсәм, нәрсә әйтим, дип калтырап төшкән чакларым да була. Аның сабырлыгына, кешеләр белән дипломатларча аралашуына сокланам. Йөрәгемдә гомер буе Раифка карата рәхмәт хисе сакланыр.
“Ирек мәйданы” газетасы башта “Күңелле атна” исеме белән чыга иде. Эшләү дәверендә күп кенә үзгәрешләр кичерде, үзем дә төрлелеккә омтылдым. Чөнки холкым буенча түземсез, бертөрлелектән тиз туя торган кешемен. Көннәрдән бер көнне артистлар турында язу ялкыткач мин сәламәтлек темасын яктыртуга алындым. Табиблар белән сөйләшү, киңәшләр ишетү үзем өчен дә кызыклы һәм файдалы булды. Аннары авыл хуҗалыгы турында яздым.
Соңгы 4-5 елда безнең газетада гыйбрәтле хәлләр, фаҗигалар күп урын алды. Бүген үземне шушы фаҗига белән тиңләштерүләрен бер дә яратмыйм. Чөнки күңелем белән шат күңелле кешемен. Әлеге өлкәдә махсуслашып, ныклап эшләгәнгәдер күрәсең кешедә шундый ассоциация туа. Кайберәүләрнең: “Сез фаҗига язып акча эшлисез”, диюләре йөрәккә ук булып кадала. Җәмгыятьнең камил булуын ничек кенә теләсәк тә, җинаять кылулар булган һәм була тора, моны бернишләтеп булмый. Тәртип сакчылары җинаятьченең эзенә төшә, судья хөкем итә, бу аларның төп вазыйфасы. Ә мин шул хакта язам, чөнки монысы минем эш. Төрмәләргә, прокуратурага йөрү, районнарга чыгып җитәкчеләр белән очрашу башта кызыксыну уятты. Ләкин мондый журналист тикшерүләре тора-бара күңелгә шулкадәр үтеп керә икән. Аеруча балаларга кагылышлы вакыйгалар үзәкне өзә. Ятим калган сабыйларны кызганып күзләремә яшь килә. Андый язмаларны хәтта елый-елый язам. Алар аеруча эчтәлеклекле, кайберләрен тетрәнми укып та булмый. Фаҗига язуны эшкә караган кебек кенә кабул итәргә тырышсам да, соңгы арада уйлана башладым. Командировкаларда йөрү җиңел нәрсә түгел, моның авырлыгын үзем генә беләм. Әмма психологик ягы тагын да ныграк тәэсир итә. Бәлки теманы һәрдаим үзгәртеп торырга кирәктер. Психологлар да биш ел саен эшчәнлекне үзгәртү яхшы дип әйтә. Әмма мин хәзер үземне гаилә тормышына багышларга телим.
Элегрәк бер белмәгән төбәккә попутка, маршрут автобусы, таксилар белән бара идем. Фаҗига турында язам дип Мордовиягә кадәр барып җиттем. Аллага шөкер, кайда гына барсам да юлым уңа, мәрхәмәтле кешеләр очрап тора.
– Юлда йөргәндә нинди хәлләргә юлыккан бар?
– Фаҗига турында язам дип йөреп, берничә тапкыр үзем дә чүт кенә үлми калдым. Узган ел 6 июньдә Чүпрәле районыннан таксида кайтып барыш. Таксистның арткы утыргычта калган телефоны шалтырый башлады. Шуңа үрелүе булды, машина юлдан төшеп тә китте. Аздан гына күлгә капланмадык. Безне коткаручылар исән-имин кала алуыбызга шаккатты. Бу хәлдән соң шактый вакыт машинага утырырга курктым. Икенче вакыйга исә берничә ел элек Алекссевск районында булды. Ундүрт балыкчы боз өстендә калып бата язган. Шул турыда язарга дип чыгып киттем. Елга буена барып җиттем. Көз ахыры, бик салкын. Балыкчылар эчтәрәк утыра. “Мин журналист, әңгәмә корырга иде, чыга алмассызмы, дип үтендем. Алар исә: “Үзегез монда керегез”, – диде. Ир-ат булса да мине китергән таксист керергә кыймады. Ә мин тәвәккәлләдем. Боз үзе нык та кебек, барыбер шикләндерә, баскан саен чытыр-чытыр килә. Өстемдәге туным белән суга төшеп китсәм, гомер чыгарлык түгел. Сөйләшә торгач, караңгы да төшә башлады, балыкчылар кайтырга әзерләнә. Берсе “Буран” белән иде, үзенә утырырга тәкъдим итте. Кузгалып китүгә арттан боз чәрдәкләнергә тотынды. Монда да Ходай рәхмәтен салды. Ничек шулай йөри алдым икән, дип үз-үземә гаҗәпләнәм хәзер. Гомеремне куркыныч астына куюым турында уйланылмаган да.
– Моңсулыкка бирелгәндә кәефеңне ничек күтәрәсең?
– Күңелем төшкән чакларда дусларым белән аралашам. Фитнеска барып кайту, йөзү файда бирә. Тимераякта шуам, концертларга йөрим. Кичләрен руль артында барганда үземә ошаган җыр тыңларга яратам.
– Туйлар алып баручы буларак та билгеле бит әле син.
– Тамадалык белән 7 ел шөгыльләнәм. Шул дәвер эчендә йөздән артык туй үткәргәнмен. Хәтта Төркиядә дә туйда булырга туры килде, әмма бездәге туйларга берни җитми.
– Әти-әниең, бертуганнарың турында да беләсе килә.
– Әтием Рәзиф нефтьче, әнием Илүсә бухгалтер. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Гаиләдә без ике бала. Көттереп кенә 8 һәм 12 елдан соң дөньяга килгәнбез. Абыем Ильянур гаиләсе белән Яңавылда яши. Әти-әни безне кадерләп, назлап үстерде. Теләгән бөтен нәрсәне алып бирде. Һаман да балалар, дип янып-көеп яшиләр. Төп нигездә икесе матур картлык кичерә. Озак еллар безгә әти-әни, дип дәшәргә язсын, иде, дип телим.
Эльмираның фотоальбомыннан:
Әлфия Авзалова белән
“Журналист һөнәрен алыштыра” акциясендә катнашу
Кышкы пикникта Ресторанда Яңа елны каршы алганда Тамада ролендә
Сәлаховлар гаиләсе
“Ирек мәйданы” коллективы. “Шәрык” клубында ифтар ашы уздырганда Төркиядә туй мәҗлесендә Төркиядә ялда Шимбә өмәсендә Раиф Усманов белән Югары Осланга умартачы турында язарга баргач
Рәйсә БОРҺАНИЕВА |
Иң күп укылган
|