|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2017 Мәдәният
Рәнис Габбазов беренче иҗади сәфәренә чыгаФевраль аенда Рәшит Ваһапов фестивале яшь җырчы Рәнис Габбазовның беренче иҗади сәфәрен оештыра: 12 февраль – Буа (Драмтеатр), 13 февраль – Ульяновск (ДК “Руслан”), 14 февраль – Апас (РДК). Рәнис Габбазов Ульян өлкәсендә туып үскән. Балачактан татар җырына, бигрәк тә озын, моңлы көйләребезгә мөкиббән булып үсә.
Ә зур сәхнәгә беренче адымнарын 2015 елда Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсында җиңү яулаганнан соң ясый башлый.
Бүгенге көндә Рәнис Габбазовны тамашачы радио-телевидениедән ишетеп-күреп белә башлады инде. Яшь җырчыда табигать тарафыннан бирелгән милли моң, халыкчан башкару культурасы, затлы, зыялы репертуар җәлеп итә.
13 ноябрьдә Рәнис Габбазовның беренче концерты Казанда, Татар дәүләт филармониясендә зур уңыш белән тулы залда үтте.
Программада иҗатташ дуслары – Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Артур Шөгәепов катнаша.
Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов.
Өметле киләчәге булган яшь җырчының беренче концертларына рәхим итегез! Татар галәмендә яңа йолдыз кабына – бу мизгелнең шаһиты булыгыз!
Белешмәләр өчен:
- 8(84374) 3-73-44 (Буа);
- 8(8422)206494, 8(937)277-43-38 (Ульяновск),
- 8(960)051-64-55 (Апас).
6+
--- |
Иң күп укылган
|