поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.01.2017 Җәмгыять

Сыйфатсыз товар һәм хезмәт күрсәтүләрдән ничек сакланырга?

Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар хокукларын яклауда системалы эш булдырды. Экспертлар халыкның хокукый белемен һәрдаим арттырып тора. Республикада кулланучыларның бәйсез экспертизалары уздырыла, иң күп кулланыла торган продуктлар тикшерелә. Әлеге эшнең нәтиҗәсе дә бар. Татарстанда кулланучы хокукларын бозуга карата шикаятьләр саны кимеде, судка кадәр хәл ителә торган бәхәсләр саны артты.

– Безнең инспекция сөт, ит, балалар ризыкларына даими рәвештә дегустацияләр уздыра, – дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе матбугат хезмәте. – 2013-2016 елларда республика сәүдә челтәрләреннән алынган 1200 төр товар тикшерелде. Лаборатор тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча күбесенчә ак май, каймак, эремчек, роллы, суши, салатлар, балык консерваларына карата кисәтүләр булды. Кайбер сөт ризыкларында сыйфатсыз пробалар ачыкланды.

Әлеге мәсьәлә ТР Куркынычсызлык советында да каралды. Ялган продукциягә каршы көрәш буенча чаралар күрелде. Сәүдә оешмалары сөт продуктларын кабул иткәндәге тикшерү параметрларын янә күздән кичерде. Бу ысул сыйфатка уңай тәэсир итте. Быелгы елда ак майның 35 үрнәге тикшерелде, бары берсендә генә ялган состав ачыкланды.

БҮЛӘККӘ – БИШ ТАПКЫР ТАКСИДА ЙӨРҮ

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе республика халкына кулланучы базарында гына түгел, ә хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә үз хокукларын якларга булыша. Күптән түгел «кайнар линия»гә такси хезмәтеннән зарланып, Чаллыдан пенсионер хатын-кыз шалтырата. Бик салкын һәм аяк асты бозлавык була бу көнне. Пенсионер табибка таксида гына барып кайтырга уйлый. Такси йөртүче, начар һава торышын сәбәп итеп, пассажирны поликлиникадан ераграк төшереп калдыра, җитмәсә, тиеш булганнан да күбрәк акча ала.

– Әгәр хезмәт күрсәтү тиешенчә булмаса, үз хокукларыңны яклау турында дәгъва хаты язарга кирәк. Аны пассажирларга хезмәт күрсәтү предприятиесенә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, яки судка юлларга кирәк, – дип искәртә Дәүләт алкоголь инспекциясе.

Пенсионер хатын-кызга түләүсез юридик консультация бирәләр, таксопаркка шикаять язарга ярдәм итәләр. Нәтиҗәдә, җитәкчелек пенсионердан гафу үтенә һәм биш тапкыр бушлай йөрүгә сертификат бүләк итә.

БАНКОМАТ 45 МЕҢ СУМНЫ «ЙОТТЫ»

Чистай районында яшәүче бер ханым Казандагы улына фатир түләве өчен банкомат аша акча күчерә. Банкомат 45 мең сум акчаны ала, әмма техник сәбәпләр аркасында, акча счетка килеп җитми. Ханым банкка гариза яза. Әмма акча кайтару башта - бер, аннан ике айга чигерелә. Бу вакыт аралыгында әни кеше улына булышу өчен кредит ала, процентлар түләп тора. Үз акчасын ни рәвешле кайтарырга икәнлеген белмәгән хатын-кыз Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Белгечләр аңа банк җитәкчесе адресына шикаять язарга, зыянны кире кайтарырга булыша. Ә банк таләпләрне канәгатьләндермәгән очракта, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә зыянны кире кайтару, әхлакый зыянга компенсация түләтү дә күздә тотыла.

ЯХШЫ ТОВАР АРАСЫНДА НАЧАРЫ ДА БУЛЫРГА МӨМКИН

Шул ук Чистай районыннан бер ир-ат төзелеш материаллары сатучыга дәгъва белдерә. Ул ремонт ясау өчен базардан арзан бәягә такта алырга уйлый. Сатып алучы үзенә кирәк кадәр такта сайлый, әмма яхшы материаллар арасында сыйфатсызларын да күреп ала. Сатучы аларны кире алырга теләми. Гаделсезлекне күреп, сатып алучы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә.

Ир-атка «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы канун нигезендә, бер товарны саткан вакытта икенчесен ирексезләп бирү тыелуын аңлаталар. Товарны ирекле рәвештә сайлап алганда кулланучы хокуклары бозылса, сатучы зыянны кайтарырга тиеш.

ХОКУКЛАР БОЗЫЛГАНДА КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

Хокуклары бозылган кулланучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә һәм Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә ала. Барлык контактлар www.gosalcogol.tatar.ru сайтында күрсәтелгән. Күп кенә файдалы мәгълүматны tatzpp.ru сайтыннан да алырга мөмкин.


---
Интертат.ру
№ --- | 02.01.2017
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»