02.01.2017 Җәмгыять
Туйдырды бу тәрәзәчеләр!
Бу арада фатир телефонының һич тә тынып торганы юк. Трубканы алуга башта аптырап торасың, чөнки ягымлы гына хатын-кыз тавышы сиңа исем-фамилияң белән дәшә. Аннан соң гына эшлекле сөйләшүгә күчә. Сөйләшү пластик тәрәзәләр турында. Чылтыратучы кызларның кайберләре әңгәмәне җайлап кына башлый, мондый тәрәзәләрнең уңайлылыгын мактый, бераздан тәрәзәләрнең ничәнче елны куелуы белән кызыксына.
Янәсе, алар бу атнада безнең йортта планлы рәвештә пластик тәрәзәләрне тикшерәчәкләр икән, имеш, куелганнан соң өч-дүрт ел үтүгә үк мондый тәрәзәләр бозыла башлый, шунлыктан аларны кабат карап көйләргә кирәк. “Безнең пластик тәрәзәләр түгел бит, ә агач рамлы тәрәзәләр”, – дим мин. Трубканың теге башындагы кыз җанланып китә: “Менә-менә, соң, әйдәгез, алмаштырабыз тәрәзәләрегезне. Сез пенсиядәме? Пенсионер булсагыз ташлама да ясыйбыз”. Һе, мин тиз генә җеби торган кеше түгел шул, җавабым әзер: “Әле яңа гына әйттегез ич, пластик тәрәзәләр өч-дүрт ел үтүгә үк бозыла башлый, кабат көйләргә кирәк була дип. Нигә кирәк миңа андый тәрәзәләр!?” Кызый бирешми, имеш, агач тәрәзәләрне пластикка алмаштыру дәүләт стандартлары белән каралган, шунлыктан барыбер алмаштырырга туры киләчәк.
Чылтыратучы кызларның кайберләре пластик тәрәзәләр турында сөйләп азапланмый, шунда ук, пулеметтан аткан шикелле, ГОСТ таләпләрен сылтау итеп, пластик тәрәзәләргә кабат профилактик карау үткәрергә кыстый башлый. Интернеттан ачып карадым мин ул ГОСТларны, аларда пластик тәрәзәләр җитештергәндә нинди техник таләпләр куелуы турында гына сүз бара.
Көн саен бер үк әйбер турында чылтыраткач ачу да килә. Тыңлап та тормый трубканы куя башладым. Элемтәнең теге очына әрсез кызларны җыялар, күрәсең, кабат чылтыратмый калмыйлар. Әрепләшеп туктыйбыз.
Кәгазьләре белән дә көчәйтелгән режимда эш итәләр пластик тәрәзәләр куючы оешмалар. Менә ничә ай инде почта тартмаларына атнасына икешәр-өчәр тапкыр уведомление салып китәләр. Текстлары шул бер үк инде: имеш, бу атнада гына, безнең йортта гына планлы рәвештә иске тәрәзәләрне ГОСТ таләпләренә җавап бирә торган пластикларга алмаштыру үткәреләчәк. Заявкалар саны чикләнгән, тизрәк язылып калыгыз, имеш.
Хәзерге кешегә мондый уведомлениеләр белән генә тәэсир итеп булмый, шуңа да подъезд идәне кәгазь кисәкләренә күмелә. Почта тартмасын ачуга ук, укып та тормый ыргыталар аларны идәнгә, аңлыраклар иренмичә чүпүткәргечкә салалар салуын, әмма андыйлар аз. Әлбәттә, җыештыручы хатын кәгазьләрнең идәндә ятканнарын да барыбер дә шул чүпүткәргечкә тондыра инде. Уведомление генә түгел, бүтән реклама кәгазьләре дә, ниндидер даруларны, медицина приборларын сатып алырга өндәгән газеталар да идәнгә шактый чәчелгән була. Алары да чүп бакларына эләгә инде. Кайчак шушы исраф ителгән кәгазьләргә карап гаҗәпкә каласың, хөкүмәт берәр вакыт реклама кәгазьләрен чикләү буенча карар кабул итә алыр микән дип уйлыйсың. Югыйсә урманнарыбыз мәйданы елдан-ел кими дип чаң сугабыз. Киләчәк буыннарга ни калыр соң?
Пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнүчеләр ашыга-ашыга эш эзлиләр шикелле. Заказлары азайганмы, кризисмы, бүтән берәр сәбәпме – аңламассың. Кайбер чит илләрдә пластик тәрәзәләрнең зыяны белән ныклап кызыксына башлаганнар дигән хәбәрләр дә бар интернетта. Мәсәлән, дөрес булса, Швеция 1995 елда ук инде илдә мондый тәрәзәләр куюны тыйган. Мин пластик тәрәзәләрнең өстенлеген, яисә кимчелекләрен бәян итәргә җыенмыйм, кешеләрнең фикерләре төрлечә. Әмма пластик тәрәзәләр куелган бүлмәләрдә һава алмашынуы бозылуы, урамнан төшүче яктылыкның 30 процент чамасы кимүе, ультрафиолет нурлар тәэсире астында рамнарның сыйфаты үзгәрүе, пластик тәрәзәләрдән файдалану срогының 25 ел гына булуы турындагы мәгълүматлар дөрес шикелле.
Телефоннан чылтыратулар проблемасына әйләнеп кайтсак, мин заманында шәһәрнең телефон станциясенә барып, өй телефоны номерын бернинди белешмәләрдә дә күрсәтмәүне сорап гариза язып кайткан идем. Димәк, гаризага игътибар биреп тормаганнар. Шулай булмаса өй телефонына исем-фамилияне әйтеп чылтыратмаслар иде. Хәзер бөтен нәрсә дә акчага сатыла торган чор шул, элемтә белән бәйле кемнәрдер акча эшли, күрәсең. Хәер, хәзер кайсы гына оешмага йомышың төшсә дә, телефон номерларыңны сорамый калмыйлар. Алар аркылы да җыя торганнардыр инде.
Әле шушы язманы әзерләп утырганда да чылтыраттылар. Һаман да шул бер балык башы инде: пластик тәрәзәләрегезгә ничә ел, нинди хәлдә...
Әллә өй телефонын өзәсе инде, тәмам ялкыттылар.