|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2016 Мәдәният
Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Азат Абитовның беренче концерты!Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яшь җырчы Азат Абитовның беренче концертын тәкъдим итә. Ул 2017 елның 25 февралендә Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә үткәрелә. Ә 22 февральдә Азат үзенең туган ягында – Чувашстанның Шыгырдан авылында чыгыш ясый. Азат Абитов – Ваһапов фестиваленең 2015 елгы ачышы. Махсус музыкаль белеме булмый торып җиңү яулаган бердәнбер лауреат. Жюри әгъзаларын беренче тыңлауда ук Азатның үзенчәлекле тавышы, үзенчәлекле башкару алымы җәлеп итте. Жюри әгъзалары ялгышмаган булып чыкты: Фестивальнең БКЗда үткән гала-концертында иң кайнар алкышларга, мөгаен, Азат лаек булгандыр. Продюсер Рифат Фәттахов белән эшли башлау Азат өчен яңа бер этап, зур сәхнәгә күтәрелү юлында “трамплин” булды. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт мәдәният институтында профессор Венера Ганиева классында белем ала, үз җырларын булдыра, репертуар туплый. Беренче концерт программасында Азатның иҗатташ дуслары, шулай ук Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Артур Шөгәепов, Рәнис Габбазов катнаша. Махсус кунак – Венера Ганиева. Билетлар – concert.ru, kassir.ru һәм филармония кассаларында. Белешмәләр өчен: 8(987)296-66-27, 8(843)277-18-22.
--- |
Иң күп укылган
|