28.12.2016 Мәдәният
Наилә Әүхәдиева: “Бүгенге көн тамашачысы бик таләпчән”
Баланың сәләтен күрә белгән һәм әлеге сәләтне үстерү өчен барлык мөмкинлекләрен эшкә җиккән әти-әниләр аеруча хөрмәткә лаеклы. Дөрес, һәрбер әти-әни балаларына барысын да бирергә тырыша, тик иҗат ягыннан йә үзләренә, йә баласының киләчәгенә ышанып бетмәгәннәр дә байтак. Танылган артистлар арасында да андый очраклар күп.
Яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның газиз кешеләре исә кызның музыкаль яктан сәләтен күреп, ерак юл булуга карамастан сәнгать мәктәбенә дә укырга йөрткәннәр һәм бүгенге көндә дә иҗади яктан үсеш өчен этәргеч биреп торалар. Наилә Әүхәдиева укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисе Арча районыннан, җырга сәләте дә, Наилә фикеренчә, нәкъ аннан күчкән.
— Төрле танылган артистларның концертларында чыгыш ясыйсың. Аеруча яратып эшләгән җырчың бармы?
— Миңа инде күп кенә танылган җырчылар белән эшләргә туры килде. Бу җырчылар һәрберсе үзенчәлекле. Мин билгеле җырчыны гына яратам дип аерып әйтә алмыйм. Барысы да минем өчен якын, барысын да хөрмәт итәм.
— Җырларыңны Гөлфия Шакирова һәм Илдус Дәүләнов иҗат итә. Ни өчен аларның иҗатларына өстенлек бирәсең?
— Гөлфия Шакирова һәм Илдус Дәүләнов иҗатларына өстенлек бирүемнең сәбәбе шунда: без алар белән бер-беребезне аңлап эшлибез, фикерләребез гел туры килә. Гөлфия апаның шигырьләре бик мәгънәле, халыкчан. Аңа үземнең нинди темага җырлыйсым килгәнен әйтүгә минем теләкләргә туры килә торган җыр сүзләрен язып бирә. Илдус Дәүләновка килгәндә, ул бик талантлы композитор һәм аранжировщик, үз эшен җиренә җиткереп эшли. Мине эстрадага Илдус Дәүләнов алып кереп китте дисәм дә, ялгыш булмас. Аның җырлары затлы һәм матур. Без бер-беребезне аңлап эшлибез, ул миңа киңәшләре белән дә ярдәм итә.
— Халык җырларын башкарасыңмы? Башкортстанда милли җырларны ничек кабул итәләр?
— Әлегә минем халык җырларын зур сәхнәләрдән башкарганым юк. Башкортстанда милли җырларны бик яраталар. Халык җырлары минем өчен әле яңа гына ачыла торган иҗат юнәлеше булып тора. Минем, билгеле, аларны башкарасым килә һәм халык җырлары өстендә эшлим. Озакламый тамашачыга ишеттерермен дип ышанам.
— Музыка өлкәсендә иҗади дусларның булуы мөһим. Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсең? Алар белән сәхнәгә нинди яңалык кертәсез?
— Музыка өлкәсендә дуслар булу бик мөһим. Мин бик талантлы автор-башкаручы, Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Җәлил Гайбадуллин, күренекле композитор, бик күп җырлар авторы Илдус Дәүләнов, үзенең киңәшләре белән ярдәм күрсәтүче, эстрадада озак еллар иҗат итүче Башкортстанның атказанган артисты Флорида апа Исмагилова, талантлы баянчы Руслан Мухамадиев, популяр җырчы Марат Шәйбәков белән хезмәттәшлек итәм. Быел тагын бик куанычлы вакыйга булып минем «Казан егетләре» төркемендә эшләвем булды. Алар белән бик күп тамашалар куйдык.
Бөтен татар дөньясына билгеле талантлы кешеләр — композитор Альфред Якшимбетов, талантлы музыкант, баянчы Илфат Шаехов — минем киңәшчеләрем. Алар миңа дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итәләр.
Яшь кенә булуына карамастан, бик танылган, күпләрнең яраткан башкаручысына әверелгән җырчы Гөлназ Асаева да минем иҗади дустым. Без аның белән бергә укыйбыз һәм буш вакытларны бергә уздырабыз. Гөлназ ышанычлы дус, яхшы киңәшче.
— Җырларыңны гына түгел, имиджыңны да еш үзгәртеп торасың. Сәхнәдә төрле образда булу таләп ителәме?
— Бүгенге көн тамашачысы бик таләпчән, шуңа үзең өстендә эшләү беренче урында торырыга тиеш. Мин кыз кеше буларак та гүзәллеккә, яңалыкка омтылырга тырышам. Сәхнә матурлыкны яратканны һәркем белә.
— Җырчы тормышында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?
— Җырчының тормышы дүрт тәгәрмәч өстендә үтә дисәк тә ялгыш булмас. Юлларда йөрү җиңел түгел, ләкин мин моны авырлык дип атамас идем. Исән-сау йөрергә язсын. Тамашачы күңелен яулап алу җиңел түгел. Менә монда артистка чын мәгънәсендә ачылып, барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, сәнгатькә карата мәхәббәтен дәлилләргә туры килә. Бары шул очракта гына тамашачы каршында кызармыйча чыгыш ясарга мөмкин.
— Үзеңне төрле бәйгеләрдә сынарга яратасыңмы?
— Дөресен генә әйткәндә, бәйгеләрдә катнашырга яратмыйм. Минем фикерем буенча, һәр кеше үзенчә сәләтле һәм әлеге сәләтне ачу өчен бәйгеләрдә катнашу мәҗбүри түгел.
— Син бигрәк тә яшьләр арасында популяр. Иҗатың кайсы тамашачаларга юлланган?
— Әле минем иҗат юлым башлана гына. Яшьләр арасында күпмедер популярлык яулаганмын икән, мин моңа бик шат. Татар яшьләренең үз телендә җырларны тыңлавы бик куанычлы күренеш. Яшьләр татар-башкорт җырлары белән күбрәк кызыксынсыннар иде. Мин барлык тамашачыларны да яратам һәм хөрмәт итәм. Иҗатым билгеле бер яшьтәге тамашачыга гына юнәлтелгән дип әйтмәс идем. Шулай да концертларга яшьләр күбрәк килсен иде дигән теләктә калам.
— Татар эстрадасын ничек бәяләрсең?
— Татар эстрадасы бүгенге көндә бик көчле, талантлы җырчылар күп. Алар белән чагыштырганда эстрадада мин әле туган бала гына.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 28.12.2016