|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2016 Интернет
«Ростелеком» «Татнефть» өчен Виртуаль ЦОД булдырды«Татнефть» Татарстанда беренчеләрдән булып эре компанияләр арасында үзенең мәгълүмати системасының бер өлешен «Виртуальный центр обработки данных»ка (ВЦОДка) күчерде. Хәзерге вакытта бу «Татнефтькә» виртуаль хезмәтләрне альтернатив тулы серверлы компьютер буларак кулланырга мөмкинлек бирә. «Виртуаль ЦОД» хезмәте клиентларга мәгълүмати системаның резерв күчермәсен саклауда, болыт платформасында урнаштыруда зур ярдәм күрсәтә. Милли болыт платформасы иң югары дәрәҗәдә шәхси мәгълүматлар куркынычсызлыгын тәэмин итә. Идарә итү web-интерфейс сервисы аша булдырыла. «Ростелеком» клиентлары «Виртуаль ЦОД»ка заказны мөстәкыйль рәвештә үзләре дә калдыра ала. Барлык конфигурацияләрне сайлау һәм исәп-хисап калькуляциясе www.rt.ru сайтында бар. Компаниягезнең исемен, электрон почта адресын һәм телефон номерын гына калдырасы була. Активация автоматик рәвештә SMS аша килгән кодны кертү белән ясалачак. Партнерлар яңалыгы
--- |
Иң күп укылган
|