|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2016 Икътисад
“Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түләнә башладыТатфондбанкта 1,4 млн сумга кадәр кертемнәре булган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары түләүләрне ала алачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы барышында республиканың икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. Министр билгеләп үткәнчә, Татфондбанк мәсьәләсен хәл итү өчен, Татарстан Президенты фәрманы нигезендә эшче төркем булдырылган иде. Әлеге эшче төркемгә өч банк кертелгән, алар эшмәкәрләргә бу проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк. Чәршәмбе көнне исә Казан эшмәкәрләре белән очрашу күздә тотыла. Анда башкаланың Башкарма комитеты әгъзалары да катнашуы көтелә. Шулай ук бүген “Татфондбанк”ка акча салганнарга биш банкта иминият акчаларын түли башладылар. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы әлеге банк клиентларын фамилиясенең беренче хәрефе буенча бүлде, акчаларын алу өчен кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә икәнен таблицадан карап була. Моның өчен 26 декабрьдән башлап агентлык сайтындагы «Найти свой банк-агент» сервисыннан файдалану мөмкинлеге каралган («Страхование вкладов/Страховые случаи/"Татфондбанк" (ПАО)»). “Ак Барс” банкы да “Татфондбанк”ка акча салганнарга компенсация түли. Банк матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “Ак Барс” банкы бүлекләрендә иминият түләүләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Саратов, Екатеринбург, Ижевск һәм Ярославльдә яшәүче клиентларның фамилияләре “К” һәм “Л” хәрефенә башланганнарына бирелә.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|