|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2016 Фаҗига
Һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычының кара тартмалары кайдалыгы ачыкланды25 декабрь иртән Сочи янында Кара диңгезгә килеп төшкән Ту-154 очкычы кара тартмаларының кайдалыгы ачыкланды, дип хәбәр итә "Коммерсант". Якын арада кара тартмалар диңгездән чыгарылачак. Россия Хәрби-космик көчләр башкомандующие Виктор Бондарев сүзләренчә, алар зыян күрмәгән булырга тиеш, чөнки алар, түбән өлеш һәм фюзеляж орынганга, иң аз зарарланган кильдә булган. Искәртеп үтәбез: Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 84 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сириягә баручыларның күпчелеге Мәскәүнең Александров исемендәге хор коллективында катнашучылар булган. Шулай ук "Беренче канал", "НТВ" һәм "Звезда" - барлыгы өч федераль канал журналистлары, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.
--- |
Иң күп укылган
|