26.12.2016 Ир белән хатын
Кыйный, димәк, ярата?
Бүген гаиләдә сугышырга яратучыларга, хатыны, балаларына кул күтәрүчеләргә карата җинаять эше ачылырга мөмкин. Әмма депутатлар тырышсалар, гауга куптаручыларны административ тәртип бозучылар рәтенә кертергә мөмкин. Гаиләдә кыйнау, физик көч куллану киң таралганмы, дигән сорауга респондентларның 42 проценты, Россиядә мондый күренеш аз, дип җавап бирә.
Сораштыруда катнашучыларның өчтән бер өлеше таныш гаиләләрендә көч куллану күренеше барлыгын әйткән. Хатын белән ир әрләшкәндә көч куллануны берничек тә аклап булмый дип санаучылар – 77 процент. Ә сезнең арада гаиләләрендә якыннарына карата физик көч кулланучылар бармы? “Кыйный, димәк, ярата” дигән гыйбарәне ничек кабул итәсез?
Нурбәк БАТУЛЛА, Яшь тамашачылар театры хореографы:
– Шөкер, без тату гаиләдә үстек, кул күтәрү түгел, дорфа, тупас эндәшүләр дә булмады. Туганнарны, дусларымны уйлап утырам – берсендә дә андый түбәнчелеккә төшү юк. Урамда барганда, балаларына акырган, төртеп, хәтта сугып җибәргән кешеләрне күрсәм дә, йөрәгем әрни. Баланың күңеленә гомерлек яра ясыйлар. Россиядә мондый күренеш бик еш, гаиләдә көч куллану бар һәм ул, кызганычка, яшерелә. Чит илдә балага сугу гына түгел, кычкыру да ярамый. Белмим, бу җинаятьләрне Административ кодекска кертү берни хәл итмидер. Аның Җинаять кодексында булуы да берсен дә богаулап тотмый. Кылынган җинаять нигезендә җәза бирү – нәтиҗә белән көрәшү. Кешеләрнең мондый хәлгә төшүенең сәбәпләре социаль мәсьәләләр хәл ителмәүгә бәйле төбе.
Ләлә БӘҺРАМШИНА, психолог:
– Кызганыч ки, хатын-кызлар гаиләдәге көч куллануга түзә, әйтми, яшерә. Сабыр төбе – сары алтын, дип фикер йөртәләр. Ә түзәргә, үзеңне кимсетергә ярамый. Психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның белән бергә сәбәпләрне ачыкларга, чишелеш юлын табарга була. Бар шундый хатыннар: ир бер әйтә, икенче тапкыр кабатлый, өченче һәм дүртенче булырга мөмкин, ә аның фикере исәпкә алынмый. Менә шуннан көннәрнең берсендә көчле затның да ачуы кабарып, ирлеге калкып чыгарга мөмкин. Шуннан да сак булырга кирәк.
Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы:
– Шәхескә каршы көч куллану – коточкыч җинаять, илдәге иң зур проблемаларның берсе. Ул җинаятьләрнең күпчелеге онытыла, игътибарга алынмый, җәзаланмый. Моның артыннан киләчәктә сузылачак проблемалар чылбыры барлыкка килә. Өйдә кыйналып үскән бала дорфа, психологик яктан китек, үз-үзенә ышанмас булып үсә. Әлбәттә, киләчәктә ул үзе дә башкаларга карата көч кулланачак. Агрессия аның күңеленә кереп урнашкан була. Хатын-кызлар, балаларга каршы кулланылган көч, җинаять өчен, кызганыч, безнең илдә җавап тотучы сирәк. Еллар буе изелеп яшәгән хатын-кыз авызыннан бер сүз дә чыкмый. Һичшиксез, бу полициягә җиткерелергә, дәүләт органнары тарафыннан хәл ителергә тиеш.
Ренат ВӘЛИУЛЛИН, Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкаләтле вәкиле:
– Кыйнау, кешегә кул күтәрү – кыргый күренеш. Уз балаңны ничек кыйнарга мөмкин? Димәк ул бала сиңа кирәк булмаган, яки син аны үз балаң дип санамыйсың, яки кеше чирле. Бу очракта баласын кыйнаучыга карата Җинаять яки Административ кодексны кулланыргамы, дип фикер йөртергә кирәкми, көч кулланган кешедән хатын-кыз белән балага ничек котылу, ничек яклану турында уйлау мөһим.